Иске Кызылсу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Кызылсу latin yazuında])
Иске Кызылсу
Байрак
Рәсми исем Урайкино[1], Татарское Урайкино[2] һәм Татарская Урайкина[3]
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Урайкинское сельское поселение[d][4]
Административ-территориаль берәмлек Урайкинское сельское поселение[d][4]
Сәгать поясы UTC+03:00[5] һәм UTC+04:00[5]
Халык саны 1416 (28 гыйнвар (9 февраль) 1897)[6]
Почта индексы 433454
Хуҗалыклар саны 225[3]
Карта

Иске КызылсуСембер өлкәсенең Иске Майна районында татар авылы. Авыл советы үзәге.

Бүген авылда 750 кеше яши. Шуларның 450се – пенсиядә. Авылда “Кызылсу” исемле авыл хуҗалыгы кооперативы – СПК эшли. 4 мең гектар җирнең быел 3500ендә ашлык чәчәләр.

Сембер өлкәсенең Иске Кызылсу авылында ифрат та уңган татар халкы яшәгән. Моны XVIII гасырда сәяхәтче Иван Лепехин юлъязмалары да раслый. 1771 елда Питербурдан чыккан сәяхәтче татар тукыган киндерләрне мактап китә, юлъязмаларында менә нәрсә язып калдырган ул: "Татары ткут нарочито чистый холст, а мордовки и чувашки – только толстый".

Икенче сәяхәтче галим Иоһан Георгидан бер өзек тә шул күзәтүне куәтли: "Һәр авылда диярлек үз тире эшкәртүчеләре, итекче-тегүчеләре, тимерче һәм балта осталары бар. Ә аларның хезмәт сөючән хатын-кызлары йон һәм җитен тукымалары җитештерә".

1938 елда чыккан "История Татарии в документах и материалах" дигән китаптан алынган бу күзәтүләр Шәһри Болгардан көньяк-көнчыгышка – Мәләкәс шәһәренә илтүче юл өстендә утырган Иске Кызылсу авылы халкына да кагыла.

1959 елга кадәр Кызылсу милли (татар, чуаш, мукшы) авыллары тупланган Иске Кандал районына керсә, шул елны районны бетереп, Парау авылы – Мәләкәс, Татар Урайкины (Кызылсу) авылы – Иске Майна, Ертуган һәм Абдулла авыллары – Чардаклы районына кертелә.

Авылда район өчен бердәнбер татар мәктәбе эшләп килә.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. XXXVI. Самарская губерния: Список населенных мест Российской Империи по сведениям 1859 года / мөхәррир А. И. АртемьевСПб: Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1864. — 134 бит — (Списки населенных мест Российской империи)
  2. Подковыров Н. Г. Список населенных мест Самарской губернииСамара: 1910. — 425 бит
  3. 3,0 3,1 Список населенных мест Самарской губернии, по сведениям 1889 годаСамара: 1890.
  4. 4,0 4,1 ОКТМО
  5. 5,0 5,1 Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ — 2016.
  6. Населенные места Российской империи в 500 и более жителей с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 г.: под ред. Н. А. ТройницкогоСПб: 1905. — 270 бит