Галина Сачек (Яруллина)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Сачек (Яруллина) latin yazuında])
Галина Сачек
Галина Яруллина
Туган телдә исем Галина Георгий кызы Сачек
Туган 1915(1915)
Русия империясе Русия империясе, Киев
Милләт чех
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре балет артисты
Балалар кызы Наилә (29.02.1942)

Галина Сачек (Яруллина) (Галина Георгий кызы Сачек (Яруллина), рус. Галина Георгиевна Сачек) — балет биючесе. Татар композиторы Фәрит Яруллинның хатыны.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1915 елда Киевта туган. Әтисе чех милләтеннән, Ватандашлар сугышында һәлак булган.

Г. Сачек Харьковта хореография училищесын тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. Яруллин белән очрашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Фәрит Яруллин

1940 елның июнендә Фәрит Яруллин үзенең булачак хатыны Г.Г. Сачек белән таныша. Балет артисткасы Галина зур кара күзле, матур, зифа буйлы кыз. Алар танышканда, Галинага 25 яшь була. Бер-берсен бик яраталар. Композитор сөйгәнен «Гөлчәчәк» дип йөртә.

Галина Георгиевна: «Фәрит гадәти булмаган тыйнак һәм намуслы, эчке дөньясы искиткеч бай. Аз сүзле, әмма музыкасы кебек үк югары фикер йөртә торган һәм иң чиста, изге ниятле кеше иде».[1]

Ул хатынына үзенең «Шүрәле» балеты турында күп сөйли, эчтәлеге белән таныштыра, төп темаларын көйләп күрсәтә. Театрны нык ярата. Татар драма театрына еш йөриләр. Аңа аеруча төп рольдә Х. Әбҗәлилов уйнаган «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт) спектакле ошый.

Галина Георгиевна Фәритнең беркайчан ата-анасы турында сөйләмәвен исенә төшерә. Әмма бервакыт кунакханәгә анасы Нәгыймә килә. Аның күп еллар әнисен күргәне булмый, хәтта кайда булуын да белми. Очрашу икесен дә дулкынландыра, сөйләшеп сүзләре бетми, бер-берсенең хәлләрен сорашалар. Шул вакыттан соң ул еш кына анасы янына бара, ярдәм итә. Ара-тирә авылдан[2] атасы да килеп китә.

Сугышка кадәр чорда композитор бик күп эшли. Кайда гына булмасын, нота кәгазьләрен, карандаш һәм бетергечне үзеннән калдырмый. «Музыканы тиз һәм җиңел яза, — дип искә ала Г.Г. Сачек. — Соңыннан аңладым, шушы тоелган җиңеллек артында искитмәле, бертуктаусыз эчке уй, эш яткан икән. Музыка аның бөтен барлыгын били, уйларын үзенә ала, кешеләр белән якынлыгын чикли. Еш кына мин аның төшенкелеккә бирелгәнен күрә идем. Ярты юлда өзелгән сүз, кисәк йомылу, хисләрен белдергәндә басынкылык, еш кына таркаулык, уйчанлык — болар барсы да аның иҗат белән даими мавыкканын күрсәтә».[1]

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ватан, хатыны, кызы һәм музыка. Фронттан килгән хатларның эчтәлегендә уйлар гел алар турында. «Мин бер генә нәрсә — котырган фашизмга каршы көрәштә Ватаныма кирәк булырга теләр идем. Испан хатыны Долорес Ибаррури дөрес әйткән: «Тезләнеп яшәүгә караганда басып үлүең яхшырак». Шундый уйлар белән фронтка китәм», — дип яза ул әтисенә. «Шикләнмә, без җиңәчәкбез», — монысы хатынына язган хатларда.[3] Әлеге хатларның һәр юлыннан наз, ярату хисе бөркелеп тора. Кызы Наиләне коча, ярата, күрә алмавына җаны әрни. «Тормышының шатлыгы, өмете»н саклауны сорый.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш вакыты авырлыклары, иренең үлеме Галина Георгиевнаның сәламәтлеген нык какшата. Тормышның бар михнәтен аның белән бергә кызы — Наилә Фәрит кызы Яруллина да күтәрә. Иң авыр вакытларында алар аны үзләренең яннарында кебек тоялар. Бөтен гомерләре буена тугрылык һәм мәхәббәт саклыйлар.

«Каршымдагы диварда аның рәсеме, төрле телләрдә театр афишалары, тартмада күпьеллык тугрылыклы әңгәмәдәшләрем — саргайган хатлар бәйләме һәм йокы бирми торган хатирәләр».[4] Хатынының, кызының бөтен тормышы композитор, батыр сугышчы, ир һәм ата ядкарен мәңгеләштерүгә багышлана. Алар — аның турында иң кадерле истәлекләрне саклаучылар, композиторның иҗатын һәм тормышын өйрәнүчеләр, яңа документларны эзләүдә катнашучылар.

Ф. Яруллинның каберен табу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил буенча аны фронтта күргән кешеләргә мөрәҗәгать итеп хәбәр салалар. Эзләүдә Д.С. Самойлов, Х. Габдрахманов, С.Д. Сурмилло һәм башка шактый күп кеше катнаша. Эшне 19- танк корпусының ветераннар советы рәисе, отставкадагы подполковник М.Н. Тихненко җитәкли. Ветераннар советына караган Мәскәүнең 646- мәктәп укучылары да эзләнүләрдә катнаша. Нәтиҗәдә, 1985 елда композиторның җирләнгән урыны (Беларус, Витебск өлкәсе, Дубровинский районы, Тухиня авылы) табыла.[5]

Шүрәле балеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шүрәле балетына авторлык хокукын дәгъвалаучы В. Власов һәм В. Фере белән көрәштә Фәрит Яруллин гаиләсенә Нәҗип Җиһанов ярдәм итә, авторлык хокукы Ф. Яруллинның хатыны һәм кызында кала.[6]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Аида Алмазова. Фәрит Яруллин һәм аның даирәсе. Казан утлары, 2015, №3, 10-139 бб.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Вечерняя Казань, 1984, 27 февраль
  2. Мамадыш районы Кече Сөн авылы
  3. З. Сәйдәшева. Көйязар һәм яугир (рус.)
  4. Г. Сачек. «Минем язмышымда ул җыр булып кала». Вечерняя Казань, 1984, 27 февраль.
  5. Дняпроўская праўда, 13.12.2011
  6. Наилә Яруллинаның Н. Җиһановка язган хаты 2016 елның 16 март көнендә архивланган.(рус.)