Аждаһа
Аждаһа — күпчелек очракта елансыман мифик зат. Татар телендәге Аждаһа сүзе Аяси-Дахака дигән фарсы сүзенә кайтып кала. Мишәр, ногай татарларында Аждаһа сүзе- Аздака дип яңгырый.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Мифлар
Күпчелек мифларда Аждаһа берәр каланы, йә тулаем илне юкка чыгу куркынычы астына куя. Халык, үз-үзен коткару өчен аңарга азык итеп берәр кыз бирә торган була. Актыкта берәр батыр ул Аждаһаны җиңеп, шуның өчен патша кызына өйләнә торган булган.
[үзгәртү] Төрки халыклар мифологиясе
Төрки халыклар мифологиясендә явыз, бик озын гомерле күпбашлы елансыман җан иясе.
[үзгәртү] Әзәри мифлары
Әзери мифларында Аждаһа корсаклы хатын-кыз карынына кереп, шунда яшәүче җан иясе.
[үзгәртү] Татар-башкорт мифлары
Мишәр татарлары мифларында Аздака- ут чәчүче елан кыяфәтендә.
Казан татарлары, башкорт мифларында елан(шулай ук зилант яки җылан) үлгәчтен Аждаһага, ә озак яши алган Аждаһа, үлеменнән соң Юхага әверелә.
[үзгәртү] Фарсы мифлары
Таҗикларда Аждаһа- ут, агу, төтен чыгара алып, тау куышларында яшәүче җан иясе.
[үзгәртү] Яшәү урыны
Төрле халыкларда Аждаһа төрле урыннарда яши. Урта Азия халыкларында ул җир асларында, мәгарәләрдә яши.
Әзери, башкорт мифларын буенча, ул күлләрдә яши.
Татар мифлары буенча, ул диңгездәге бер утрауда гомер итә, кайда аны яңгыр болыты илтеп ташлый.
[үзгәртү] Чыганаклар
- Азия мифлары (рус.)
|
|
|
|---|---|
| Табигый рухлар | |
| Көнкүреш рухлары |
Абзар иясе | Бичура | Йорт иясе | Кое иясе | Күпер иясе | Мич иясе | Моң иясе | Мунча иясе | Үләт | Чәчәк анасы | Чәчәк иясе
|
| Дини рухлар | |
| Яман көч | |