Дәҗҗал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәҗҗал latin yazuında])
Дәҗҗал белән Дию ( Лука Синьорелли фрескасы)

Дәҗҗал - (гар. алдакчы, ялганчы; арами телендәге даггала сүзеннән, шул ук ялган, ялган Мәсих ) борынгы гарәп һәм ислам мифологиясе персонажы; христиан динендәге Антихристка туры килә дип санала.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәҗҗалның махсус билгесе дә бар: аның гәүдәсе — кызыл, маңгаенда — бер күз, шунда ук каф хәрефе яки кяфер сүзе дә язылган икән.. Димәк, күрсәтелгән мотивның килеп чыгышы борынгы грек мифлары белән түгел, ә бәлки Борынгы Шәрекъ, арами яки набатей мифологиясе белән бәйләнгән.

Дастан-кыйссалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәҗҗал белән бәйләнгән дастан-кыйссалар да сөйләнелә. Мөселманнарның карашлары буенча, Дәҗҗалның эш-гамәлләре Иблис белән дә бәйләнгән.

Легендалар буенча, ул үзен Коткаручы, Гайсә пәйгамбәр яки Мәһди дип игълан итәчәк.

Дәҗҗал үзенең төп вазифасын үтәүгә керешкәнче, Һинд океанындагы утрауда тимер кадак белән кыя-ташка кадакланган килеш гомер итә. Мәгълүм кыйсса сюжетына кайвакыт борынгы грекларның мифоло- гик легендалары белән бәйле мотивлар да килеп керә: әлеге океандагы утрау яныннан узып баручы диңгезчеләр ис- киткеч моңлы көй-музыка ишетәләр икән.

Дөнья бетәр алдыннан, Йәэҗүҗ-Мәэҗүҗ Искәндәр патша торгызган диварны җимергәч, Дәҗҗал үзенең тоткынлыгыннан котылачак. Көнчыгыштан чыккан Дәҗҗал, коточкыч зур ишәккә атланып, дөнья буйлап китәчәк; аның артыннан кяферләр һәм монафикълар иярәчәк; Дәҗҗал бөтен Җир йөзендә, Мәккә белән Мәдинәдән тыш, үзенең куркыныч хакимиятен урнаштырып, үз юлындагы барлык мәчетләрне җимереп, мөселманнарны туган җирләреннән куып җибәрәчәк.

Дәҗҗал ның хакимияте 40 көн, икенче бер хәбәрләр буенча 40 ел дәвам итәчәк. Шуннан соң Мәһди, чыгып, Сүриядә яки Фәләстыйн илендә аны үтерәчәк.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. Урманче, Татар мифологиясе: Энциклопедик сүзлек.