Александр Лукашенко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Александр Лукашенко
Александр Лукашенко
Байрак
1 Беларусь президенты
Байрак
 20 июль 1994
аңа кадәр: вазифа барлыкка килгән
 
Фирка: КПСС (19791991)
Белем: 1) Могилев дәүләт педагогика институты
2) Беларусь авыл хуҗалыгы академиясе
туу урыны: Копысь, Орша районы, Витебск өлкәсе, БССР, ССРБ
Дин: атеизм
Туу: 30 август 1954(1954-08-30) (60 яшь)
Копысь, Орша районы, Витебск өлкәсе, БССР, ССРБ
 
Сайт: president.gov.by

Алекса́ндр Григо́рий улы Лукаше́нко (рус. Алекса́ндр Григо́рьевич Лукаше́нко, белар. Аляксандр Рыгоравіч Лукашэнка)) — беларус дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Беларусь Республикасының беренче һәм бердәнбер президенты (1994 елда хәзрге вакытына кадәр).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Иртә еллар[үзгәртү]

Александр Лукашенко 1954 елның 30 августында Витебск өлкәсенең Копысь бистәсендә туган. Милләте буенча белорус.[1] Әтисез тәрбияләнгән.

1975 елда Могилев педагогика институтының тарих факултетын, ә 1985 елда Беларусь авыл хуҗалыгы академиясене читтән торып тәмамлый. 1975-1976 һәм 1980-1982 елларда армиядә хезмәт иткән.

1982 елдан — Шклов районының «Ударник» колхозы рәисе, 1983 елдан — Шклов төзү материаллар комбинаты директорының урынбасары, 1985—1987 елларда Шклов районының Ленин исемле колхозының парткомы сәрктибе. 1987 елның мартыннан — Могилёв өлкәсе Шклов районының «Городец» совхозы директоры.

Сәяси карьера[үзгәртү]

1990 елда Беларусь Югары Шурасы депутаты булып сайланыла.

1993 елның апрельдән 1994 елның июленә кадәр Югары Шурасының коррупция белән көрәш буенча комиссияне җитәкләгән.

1994 елда Беларусь президенты булып сайланыла. 1996, 2001, 2006 һәм 2010 елларда кабаттан сайланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]