Алмас Нәзиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмас Нәзиров latin yazuında])
Алмас Нәзиров
Туган телдә исем Алмас Әмин улы Нәзиров
Туган 29 февраль 1956(1956-02-29) (68 яшь)
ТАССР, Арча районы , Сеҗе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Лубиян урман-техник көллияте, Идел буе дәүләт технология университеты[d] һәм Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты[d]
Һөнәре урманчы-инженер
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d]

Алмас Нәзиров, Алмас Әмин улы Нәзиров (1956 елның 29 феврале, ТАССР, Арча районы, Сеҗе) — урманчы — инженер, 2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры, 2006-2014 елларда Арча районы башлыгы. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 29 февралендә Татарстан АССР Арча районы Сеҗе авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (2012 елдан Лубян урман-техник көллияте) (1975), «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча М. Горький исемендәге Мари политехник институтын (1981, Йошкар-Ола), «банк эше» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын (2004, Мәскәү), «юриспруденция» белгечлеге буенча Идарә итү һәм хокук институтын (2006) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елда ТАССР Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә (2002 елдан авыл) урнашкан Саба төзелеш-монтаж оешмасы (рус. СМО) эшчесе.

1971-1975 елларда Лубян урман хуҗалыгы техникумы укучысы (ТАССР, Кукмара районы, Лубян эшчеләр бистәсе (2002 елдан авыл).

1975-1978 елларда ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе механикалаштырылган урман хуҗалыгының Ключище урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры.

1978-1985 елларда Татарстан урман хуҗалыгы идарәсенең Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Сабабаш урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры (ТАССР, Саба районы, Лесхоз бистәсе).

1985-1988 елларда Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Үзәк урман пункты урман (агач) хәзерләү өлкән урман мастеры.

1988-1989 елларда Саба урман сәнәгать хуҗалыгының баш инженеры.

1989-2001 елларда ТР урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгы директоры.

2001-2006 елларда ТР Арча районы администрациясе башлыгы.

2006-2014 елларда Арча муниципаль районы башлыгы, Арча район шурасы рәисе, Арча шәһәре һәм районы шуралары депутаты, Бердәм Россия фиркасенең Арча җирле бүлекчәсе сәркатибе[1].

2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры. 2018 елның 18 гыйнварында үзенең соравы буенча министр вазифасыннан азат ителә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]