Балтач таңнары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балтач таңнары latin yazuında])
Балтач таңнары
Балтачевские зори
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының «Балтач таңнары» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе

Баш мөхәрир

Рөстәм Вәлиев

Штат корреспондентлары

14

Нигезләнгән

1931

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Балтач районы, Иске Балтач авылы, Комсомольская ур., 2

Тиражы

~ 6 мең


Веб-сайт: http://baltach.ru/

Балтач таңнары - татар телендә Башкортстанның Балтач районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. "Матбугатның алтын фонды - 2012" (рус. "Золотой фонд прессы - 2012") бүләге иясе.

1931 елдан башлап чыгучы газета – бай тарихлы, данлы матбугат басмасы . Бүгенге көндә «Балтач таңнары» татар телендә 6 000 данәдә чыгып килә. Райондагы марилар белән удмуртлар да алдырып укый[1]. Редакция каршында башк. «Танып тулҡынҙары» атналык газетасы чыга. Тиражы 450 данә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басмаханә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта районда типография булмаганлыктан, «Генераль сызык өчен» гәзите Бөредә, аннан соң Борайда басылган.

  • 1936 елда район басмаханәсе ачыла.
  • 1952 елда иске машиналар алмаштырла.
  • 1962 елда линотиплар кайту эшне җиңеләйтә.
  • 1998 елда офсет ысулы белән басу гамәлгә керә.
  • 1998 елдан район гәҗите компьютерда әзерләнә.

Мөхәрририят[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда бу басмага талантлы мөхәррирләр Хәмит Якупов, Нурислам Нуретдинов, Рафик Бабич, Хәким Шәймөхәммәтов, Әнвәр Әхмәтҗанов, Марс Шәрипов, Әнис Таҗетдиновлар җитәкчелек итә.

2004 елдан баш мөхәррир – Рөстәм Вәлиев.

Иҗади хезмәткәрләр - шагыйрә Аида Хәертдинова, Рифина Нигимаева, Эльза Зараева, Дамир Хәертдинов[2].

Төрле зилзиләле елларда исемнәрен берничә тапкыр алмаштырса да, район гәҗите үзенең төп кыйбласын үзгәртми – район халкына кызыклы һәм эчтәлекле язмалар, теге яки бу вакыйгалар хакында яңалыкларны көне-сәгате белән җиткереп тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-08-24 
  2. Гәҗит сайты

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]