Валлетта
|
Валлетта
|
Валле́тта, Ла-Валетта (мальт. Belt Valletta, инг. Valletta) — Мальта башкаласы, дәүләтнең икътисади һәм сәяси үзәге. Атамасы рыцарь Жан Паризо де ла Валетта хөрмәтенә бирелә.
Эчтәлек |
Географик мәгълүмат [үзгәртү]
Валлетта Мальта утравының төньяк-көнчыгыш ярында урнаша. Өлешчә Скиберрас тауларында ята.
Җәй көннәрен эссе, коры һава өстенлек итә (+36 градуска кадәр). Кыш көннәрен исә башкалада йомшак, яңгырлы һава торышы була (+4 градустан салкынрак түгел).
Шәһәрдә, илдә кебек үк, елгалар юк. Авыл хуҗалыгы өчен су яңгырлар ярдәмендә җыела. Үсемлекләр шулай ук юк дәрәҗәсендә.
Тарих [үзгәртү]
Хәзерге Валлетта җирендә беренче торак пункты инде б. э. к. IX гасырда булганы билгеле. Шушы вакытта утрауда финикиялеләр колониясе урнашылды.
Халык саны [үзгәртү]
Шәһәрдә 6 315 кеше яши дип исәпләнә (2005). Күбесенчә бу — мальталеләр, финикиялеләрдән формалашкан халык. Шәһәр халкы мальта һәм инглиз телләрендә сөйләшә. Халыкның абсолют күпчелеге католицизм динендә.
Сылтамалар [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Valletta |
|
|
|---|
| БМО әгъза-дәүләтләренең башкалалары:
Амстердам • Андорра-ла-Велья • Афина • Бакы • Белград • Берлин • Берн • Братислава • Брюссель • Будапешт • Бухарест • Вадуц • Валлетта • Варшава • Ватикан • Вена • Вильнюс • Дублин • Загреб • Киев • Кишинев • Копенгаген • Лиссабон • Лондон • Любляна • Люксембург • Мадрид • Минск • Монако • Мәскәү • Никосия • Осло • Париж • Прага • Рейкьявик • Рига • Рим • Сан-Марино • Сараево • Скопье • София • Стокгольм • Таллин • Тирана • Хельсинки • Цетине |