Чулпан (планета)
Чулпан (лат. Venus) — Кояш системасының икенче эчке планетасы. Кояш тирәсендә 224,7 җирдәге тәүлек эчендә әйләнеп чыга. Аның исеме Борынгы Рим уйланма гыйшык алиһәсене искә алып куштылар.
Чулпан — Җирнең күк йөзендә яктырыш буенча Кояш һәм Ай соңыннан өченче объект, аның күренмә йолдызча зурлыгы −4,6m җитә. Венера Җиргә караганда Кояшка якынрак булуы сәбәпле, җирдәге күзәтүче өчен Кояштан беркайчан да 47,8° ка артыграк ераклашмый. Аның иң югары яктырышы Кояш чыгу алдыннан гына яки Кояш бату озак вакыт үтмәстән була, шуңа күрә аны шулай ук Таң йолдызы һәм Шәфәкъ йолдызы дип атыйлар.
Атамалар [үзгәртү]
Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның Зөһрә (иске тат. زهرە; «Зөһрә йолдызы») гарәп исеме кулланган[1]. Шулай ук Чулпан («Чулпан йолдызы») төрки исеме кулланылышта булган. Хәзер исә бу исемнәр тик нәфис әдәбиятта һәм гади сөйләмдә очрыйлар.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Зөһрә — Зөһрә йолдызы, чулпан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 143.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
|
|
|---|
|
|
| Кояш |
| Планеталар һәм кәрлә планеталар: Меркурий · Венера · Җир · Марс · Церера · Юпитер · Сатурн · Уран · Нептун · Плутон · Хаумеа · Макемаке · Эрида |
| Иярченнәр/боҗралар: Җир · Марс · Юпитер/∅ · Сатурн/∅ · Уран/∅ · Нептун/∅ · Плутон · Хаумеа · Эрида |
| Кече җисемнәр: метеороидлар · астероидлар (Җир янындагы · баш поястагы · кентаврлар) · Нептун арты (КП · СТ) · кометалар (ОБ) |