Зәй крекеры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй крекеры latin yazuında])
Зәй крекеры
рус. Заинский крекер
Элеккеге исемнәр
Зәй азык-төлек комплексы (1978―1986)
Зәй кондитер фабрикасы (1986―1991)
Төр
ААҖ
Нигезләнгән 1974 ел
Штаб-фатир 423520, РФ, ТР, Зәй шәһәре, Нариманов ур., 16
Төп затлар
директор Сергей Александрович Суриков
Продукциясе
кондитер эшләнмәләре
Хезмәткәрләр саны
158 (1994)
210 (2009)
Сайт веб-сайт (ачылмый)

«Зәй крекеры» кондитер фабрикасы ААҖ (рус. ООО Кондитерская фабрика «Заинский крекер») — Татарстан Республикасы Зәй шәһәрендә урнашкан, Кама аръягында азык-төлек сәнәгатенең иң эре предприятиеләренең берсе. 1974 елда нигезләнгән, 1977 елдан гамәлдә. Фирма кондитер эшләнмәләре җитештерә һәм сата. Ассортиментында 120дән артык исемдә продукция бар[1]. Төп эшләп чыгарган продукциясе — печенье, шоколад, крекерлар.

«Зәй крекеры» кондитер фабрикасы бинасы

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кондитер фабрикасы биналары Зәй шәһәре эчендә, Зәй тимер юл станциясеннән 1 км, Яр Чаллы пристаненнән 60 км читтә урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй шәһәрендә азык-төлек комплексын төзү 1974 елда башланган. Төзелешнең генподрядчигы – «Теплоэнергосрой-1» төзелеш идарәсе. Төзелүче предприятиенең директоры ― В. М. Николаев. Комлекс проекты буенча, биредә бер елга 1000 тонна төрле кондитер эшләнмәләре, 300 мең декалитр шәраб (вино) һәм 150 мең декалитр хәмерсез (алкогольсез) эчемлекләр җитештерү каралган була. Комплекста беренче продукция 1977 елда чыга башлаган. Ул вакытта комплекс директоры – Т. М. Сабиров.

1985 елның 16 маенда кабул ителгән «Эчкечелеккә каршы көрәшне көчәйтү, көмешкә кууны бетерү турында» СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә предприятиедә шәраб җитештерү туктатыла, җиһазлар сүтеп алына.

Зәй кондитер фабрикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елдан предприятие исемен үзгәртә: «Заря» җитештерү берләшмәсенең дәүләт кече предприятиесе ― Зәй кондитер фабрикасы дип атала һәм ул кондитер эшләнмәләре җитештерү буенча гына махсуслаша. Биредә реконструкция үткәрелә. 1991 елда көнбатыш Алманиядән кайтартылган «Werner & Pfleiderer» компаниясенең крекер җитештерү линиясе урнаштырылган җитештерү корпусы торгызыла[2]. Италия һәм Алмания технологлары белән бергә крекер һәм башка эшләнмәләрнең оригиналь рецептуралары эшләнгән.

Фабрикада гомуми мәйданы 4 мең кв. метр булган ике цех эшли: оннан ясалган эшләнмәләр һәм шикәрдән ясалган эшләнмәләр цехлары. Биредә крекер, төрле кәнфитләр, драже, ирис, көнчыгыш тәм-томнары һ. б. азык-төлек җитештерелә.

Чимал: шикәрне Зәй шикәр заводы бирә, үсемлек мае, тәмләткечләр Россиянең башка төбәкләреннән кертелә.

Кондитер фабрикасы эшләнмәләре күбесенчә Татарстан районнарына, шулай ук Идел буе өлкәләренә җибәрелә.

Зәй крекеры ААҖ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда «Заря» фабрикасыннан аерылып, мөстәкыйль ширкәткә әверелә: «Зәй крекеры» кондитер фабрикасы ААҖ. Акционер – Алексей Клоков.

2003 елда предприятиедә печеньеның озын һәм шикәрле сортларын эшләү өчен Laser s.r. l. фирмасының (Италия) махсус штамплау автоматы урнаштырыла[3].

2004 елда кәнфит җитештерү цехы яңартып төзелә. Кондитер эшләнмәләрен шоколад белән төрү линиясе торгызыла, грильяж корпуслы кәнфит җитештерү буенча махсус участок оештырыла. Биредә шикәр һәм он әйберләре, шоколад кәнфитләре җитештерү буенча ике цех эшли. Икенче цехта аена 500 тоннага кадәр крекер җитештерелә.

Әлеге предприятие ассортиментында 120дән артык төр продукция исәпләнә. «Зәй крекеры»ның партнерлары ― Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Чиләбе, Пермь, Екатеринбург, Киров һәм башка төбәкләрдәге күпләп сатып алучылар.

2001, 2009 елларда «Зәй крекеры» ААҖ карата банкротлык турында эш кузгатылган[4]

«Зәй крекеры»ның 5 эшләнмәсенә 3 елга (2019―2022) «Хәләл» (ru) сертификаты бирелгән[5].

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1974 елда – В. М. Николаев
  • 1977 елда – Т. М. Сабиров
  • 1994 елда – С. С. Жигалов
  • 2007 елда – Наил Рәхимов
  • 2009 елда – Денис Кукушкин
  • х. в. – Сергей Александрович Суриков

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Заинская кондитерская фабрика. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 71-72.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Заинский крекер
  2. ООО КФ Заинский крекер, archived from the original on 2021-07-11, retrieved 2021-07-11 
  3. Заинский крекер, archived from the original on 2021-07-11, retrieved 2021-07-11 
  4. Арслан Минвалеев. Крекер вприкуску. business-gazeta.ru, 30.07.2009(рус.)
  5. ООО КФ Заинский крекер. 2021 елның 11 июль көнендә архивланган. Комитет по стандарту Халяль(рус.)