Лондон килешүе (1915)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лондон килешүе (1915) latin yazuında])
Лондон килешүе
Килешү төре халыкара килешү[d]
Имзаланган 26 апрель 1915
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Бөек Британия байрагы Бөекбритания

Россия байрагы Россия империясе
Франция байрагы Франция

Италия байрагы Италия
en: Convention of London Викитекада

1915 елгы Лондон килешүе (ингл. London Pact, рус. Лондонский договор, итал. Patto di Londra)— Бөекбритания, Россия империясе, Франция тарафыннан «Өчлек» берлегенә керүче Италияне Антанта ягыннан Беренче бөтендөнья сугышына катнаштыру турында яшерен килешү. 1915 елгы Лондон декларациясенә нигезләнеп төзелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елда бүлгәләнгән Тироль. Австрия өлеше кызыл төстә
Италиягә Антанта тарафыннан вәгъдә ителгән җирләр

1915 елның 13 (26) апрелендә Лондонда кул куелган.

Килешү буенча

Килешү буенча, Италиягә, Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Австро-Венгрия составына керүче Трентино, Көньяк Тироль өлкәләре, Триест порты, янындагы утраулары белән Истрия ярымутравы, Адриатика диңгезендәге утраулары белән Далмация провинциясе, 1914 елда Италия басып алган Албаниядәге Валона (Влёра) порты, Адриатик диңгездәге Сасено (Сазани) утравы, 1912 елда Италия басып алаган Додеканес утраулары вәгъдә ителә.

Госманлы империясенең Азиядәге җирләре килешүдә катнашучы илләр тарафыннан бүлгәләнгән һәм үзләштерелгән очракта, Италия Урта диңгезнең Анталия провиниясе белән чиктәш өлкәләрендә үз өлешен эләктерергә өмет итә.

Бөекбритания белән Франция Алманиянең Африкадагы колонияләрен басып алган очракта, Италия Эритрея, Сомали, Ливия кебек үз колонияләренең чикләрен үзгәртү хокукы ала.

Килешү буенча, Хорватия, Сербия, Каратауга Югары һәм Түбән Адриатикадагы җирләр бирелергә, Албаниянең Дураццо (Дуррес) шәһәре кергән үзәк өлешендә Италия протектораты булган мөселман дәүләте төзелергә, төньягы һәм көньягы, Бөекбритания, Россия империясе, Франция теләгән очракта, Каратау, Сербия, Греция арасында бүленергә тиеш була.

Сугыш тәмамлангач, Италия җиңелгән дәүләтләрдән башка илләр белән тигез күләмдә репарация алырга өмет итә.

Берлеккә кергән илләр Италиянең Изге тәхетне солых турында сөйләшүләргә катнаштырмау теләген хуплыйлар.

Килешү шартларын үтәп, Италия 1882 елгы Өчлек берлегеннән чыгуы һәм Госманлы империясенә, Алманиягә, Австро-Венгриягә каршы сугыш игълан итүе турында белдерә. Италиянең сугышка катнашуы хәрби балансны Антанта файдасына үзгәртсә дә, Италия хәрби-икътисад базасының һәм гаскәренең көчсез булуы сәбәпле, зур уңышларга китерми.

Сугыш беткәч, Италия гаскәре Далмацияне басып ала, ләкин 1919-1920 елгы Париж солых конференциясендә АКШ, шулай ук Италиянең көчәюен теләмәгән Бөекбритания белән Франция моңа каршы төшә.

1919 елгы Сен-Жермен солых килешүе буенча, Италиягә Трентино, Көньяк Тироль өлкәләре, Триест порты кергән Юлий Крайнасы, Истрия ярымутраы гына бирелә. Далмация Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгына бирелә. 1920 елгы Италия-Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы килешүе буенча, Фиуме бәйсез дәүләт дип игълан ителә (1924 елда Италия басып ала).

1915 елгы Лондон килешүенең Албания турындагы маддәләренең шартлары үтәлми кала, чөнки Албания 1920 елда яңадан бәйсезлек игълан итә.

Италиянең дипломатия өлкәсендәге уңышсызлыклары илдә шовинистик көчләрнең үсүенә китерә һәм хакимияткә фашистлар килү белән тәмамлана.

1915 елгы Лондон килешүе Россиядә Октябрь инкыйлабыннан соң, 1917 елда, Италиядә 1918 елда рәсми рәвештә басылып чыга.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Международные отношения в эпоху империализма. Сер. 3. Т. 7. Ч. 2. М., 1936.
  2. Сборник договоров России с другими государствами, 1856-1917. М., 1952.
  3. Toscano M. Il Patto di Londra: storia diplomatica dell ́intervento italiano (1914-1915). 2 ed. Bologna, 1934.
  4. Carrie R.A. Italy at the Paris Pease Conference. N.Y., 1938.
  5. Rossini D. W. Wilson und the American myth in Italy: culture, diplomacy and war propaganda. Camb.(Мass); L., 2008.