Ләбибә Хөсәения

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләбибә Хөсәения latin yazuında])
Ләбибә Хөсәения
Файл:.jpg
Туган телдә исем Ләбибә Һади (Кади) кызы Хөсәенова (Һадиева)
Туган 7 декабрь 1880(1880-12-07)
Казан губернасы Чистай өязе Яңа Әмзә авылы
Үлгән 1921(1921)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Һөнәре мөгаллимә, мөдәррис
Балалар улы Габдулла
Ата-ана
  • Һади Шәмсетдин улы, мулла (әти)

Ләбибә Хөсәения, Ләбибә Һади (Кади) кызы Хөсәения (Һадиева) (1880-1921) — Казан шәһәрендә 1904-1918 елларда эшләгән татар кызлары өчен мәктәпне ачучы һәм мөдәррисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1880 елның 7 декабрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Норлат районы) Яңа Әмзә авылында туган. Әтисе Һади Шәмсетдин улы Бакиров, мәдрәсә тәмамлап, башта Яңа Әмзә авылында, соңыннан Казан артындагы (хәзерге Биектау районы) Чуаш Иле авылында мулла һәм мәдрәсәдә укытучы була. Л. Хөсәения башта әтисеннән, аннары бертуган абыйсы (булачак тарихчы) Мөнир Һадиевтан(башк.), Казанга күчкәч, Галимҗан Барудидан белем ала. Ләбибә үзе кебек яшь кызларга белем бирүне изге бурычы итеп санап үсә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1896 елга кадәр Сембер губернасы Барыш районы Тирескә авылындагы миллионер Акчуриннарның йон юу фабрикасында эшче кызларны укыта. 1896 елда Мөхәммәдия мәдрәсәсе мөдәррисе Галимҗан Баруди (Галиев) чакыруы буенча, Казанга килә. Г. Барудиның хатыны Маһруй Исхак кызы Галиевага (?-1904) өендә кыз балалар укытуда ярдәм итә башлый. Казанда беренче булып кызларны яңа ысул белән укыта башлаучы Маһруй абыстайдан җәдитчә укытырга өйрәнә. 1903 елда Маһруй ханым каты чирләгәч, кызлар мәктәбе эшен оештырып алып бару тулысынча диярлек Ләбибә кулына күчә.

Кызлар өчен беренче мәктәп[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхәллә байларыннан үз өенең ишегалды түренә кызлар укыту өчен мәктәп салдырып бирүгә ирешә. Бу — Казанда кызлар укыту өчен махсус салынган беренче мәктәп була. 1904 елда Уфага барып, мөгаллимә исемен юллап, рөхсәт кәгазе алып кайта. 1910 елда үзенең педагогик әзерлеген тиешле документ белән рәсмиләштермәсә, киләсе уку елыннан мәктәбен ябу белән куркыталар. 1911 елның гыйнварында Уфага барып, Диния нәзарәтендә имтиханнан үтеп, 1911 елның 1 февралендә мөдәррислек шәһадәтнамәсен алып кайта. Мәктәпне бетергән кызлар «Мәктәптә укытырга хокуклы татар мөгаллимәсе» дигән таныклык алып чыга. Мәктәпне тәмамлаган кызлар Казан, Уфа губерналарында, Сарытау, Мәскәү, Тамбов, Екатеринбург, Пенза, Самар, Урта Азия (бигрәк тә хәзерге Үзбәкстан, Кыргызстан) җирлегендәге татар мәктәпләрендә мөгаллимә булып эшлиләр. Кече сыйныфларда дәрес бирүче кызларның белемнәрен күтәрү өчен, укытучылар әзерләү курслары оештыра, анда укыту өчен Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән (яшертен) мөгаллимнәр чакырта. Л. Хөсәения мәктәбен бетергән кызлар Фатиха Аитова мәктәбендә укыта башлыйлар.

Инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабтан соң хатын-кызлар өчен укытучылар әзерләү мәктәбе (1918-1919 елларда хатын-кыз укытучылар семинариясе) директоры булып эшли.

1921 елда тифтан үлә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов, Р.Р. Насыйбуллов. Педагогика: аңлатмалы сүзлек. Казан: ТРИ “Школа”, 2013. ISBN 5-7761-0225-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]