Ләлә Кузнецова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләлә Кузнецова latin yazuında])
Ләлә Кузнецова
Туган телдә исем Ләлә Миңлебай кызы Халитова
Туган 4 август 1946(1946-08-04) (77 яшь)
СССР, Казакъ ССР, Уральск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре фотограф
Бүләк һәм премияләре Leica Medal of Excellence (Mother Jones)
Париж шәһәренең Гран-прие
Сайт Фотограф Ляля Кузнецова

 Ләлә Кузнецова Викиҗыентыкта

Ләлә Кузнецова, Ләлә Миңлебай (Мендыбай) кызы Кузнецова (кыз фамилиясе Халитова, 1946 елның 4 августы, СССР, Казакъ ССР, Җаек шәһәре) ― фоторәссам, Россия Фоторәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 4 августында Казакъ ССР Җаек шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе Миңлебай (Мендыбай) Зариф улы Халитов шофер-инкассатор булып эшләгән, әнисе Мөнирә Мифтахетдин кызы ― хуҗабикә. Олы абыйсы Равил ― очучы.

Казанда КАИны (А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) тәмамлаган, инженер булып эшләгән. Икенче курста укыганда кулына фотоаппарат алган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елдан Казанда Татарстан дәүләт сәнгать музеенда фотограф булып эшли. Литва фотографлары очрашуларында катнаша, һәм 1970-еллар азагында Литва рәссамнары берлегенә кабул ителә. 1980-еллар башында «Вечерняя Казань» газетасында фотограф булып эшли, заманча мода мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Шул вакыттан бирле Ләлә Кузнецова бәйсез фотографка әверелә һәм Татарстан мода йорты өчен заказлар белән яши.

Студент еллларында «Идел» (рус. Волга), аннан аерылып чыккан «Тасма» легендар фото-төркемнәре (Владимир Зотов, Эдвард Хәкимов, Рифхәт Якупов, Фәрит Гобәев һ. б. бик күп фотографлар) эшчәнлегендә катнаша.

1980-еллар уртасыннан аның эшләре Аурупада һәм АКШта, шул исәптән Вашингтондагы The Corcoran Gallery of Art (en) галереясында берничә тапкыр күргәзмәгә куелган һәм бастырып чыгарылган.

Мәскәүдә «ИнтерФото» фестивалендә катнашучы (1996).

1970-еллар азагында Кузнецова СССР территориясендә (Төркмәнстанда) соңгы чегән таборларының берсен фотога төшерә, соңрак аның «Чегәннәр» сериясе Одесса даласында дәвам итә.

Берничә дөнья нәшрияты, шул исәптән Aperture («Апертура»), Л. Кузнецованың китапларын зур тираж белән нәшер иткән. Мәскәүдә Леонид Гусев нәшриятында Ләлә Кузнецованың гомер буе ясаган иң яхшы фоторәсемнәр тупланган «Юл» («Дорога») китабы дөнья күргән. «Чегәннәр» сериясеннән тыш, әлеге китапта «Цирк»ның беренче сериясе, шулай ук «Яһүдиләр. Бохара» исемле иң яңа сериясе тәкъдим ителә.

Олег Климов Ләлә Кузнецованың иҗатына багышлап, «Жизнь будет фотографией» (Тормыш фотосурәт булачак) документаль фильмын төшергән[1].

Ләлә Кузнецова фотография белән 30 елдан артык шөгыльләнә. Мәдәният эшлеклеләренең портрет галереяларын ясау белән мавыга, Татарстан газеталары һәм журналлары өчен фотога төшерә. Хәзер ул фотоэкспедицияләргә йөри, актив рәвештә күргәзмәләрдә катнаша, Родченко исемендәге фотография мәктәбендә һәм Заманча фоторәсем мәктәбендә лекцияләр укый[2]. . «Юл» күргәзмәсе проекты фотографның иҗади һәм тормыш юлын тәкъдим итә.

Күргәзмә Россия шәһәрләре буенча зур гастроль графигына старт биргән (Казан, Пермь, Петербург, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород)[3].

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңү (Победа) галереясы, Мәскәү
  • 2008 – «Җиңү» (Победа) галереясы, ВИНЗАВОД заманча сәнгать үзәге, Мәскәү.
  • 2010 – «Юл» ― «Меглинская» галереясы, ВИНЗАВОД заманча сәнгать үзәге, Мәскәү [3].
  • 2010 – «Юл» – ТР сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залы, Казан (90 ретроспектив фотосурәт) [2].
  • 2011 – «Юл» – Туган якны өйрәнү музее, Новосибирск.[1].

Авторлык китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ljalja Kuznetsova «Shaking the Dust of Ages: Gypsies and Wanderers of the Central Asian Steppe» Издательство: Aperture, 1998 ISBN 0893816825
  • Ljalja Kuznetsova «Gypsies: Free Spirits of the Open Steppe» London. Thames and Hudson. 1998 ISBN 9780500542200
  • Ляля Кузнецова «Дорога». Издатели книги Леонид Гусев, Мила Сидоренко. М.: 2010. ISBN 978-5-903788-09-5 [4]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997 ― Leica Medal of Excellence (Mother Jones)
  • Париж шәһәренең Гран-прие

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире 1979 елда вафат. Кызы Влада[5], оныклары.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]