Мәхмүт Аипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт Аипов latin yazuında])
Мәхмүт Аипов
Туу датасы 12 июль 1920(1920-07-12)
Туу урыны Иске Кулаткы районы, Киреавыл
Үлем датасы 22 апрель 1945(1945-04-22) (24 яшь)
Үлем урыны Алмания
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, рядовой
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены

Мәхмүт Аипов (1920 елның 12 июле, хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы Киреавыл1945 елның 22 апреле, Каульсдорф, Алмания) — Советлар Берлеге Каһарманы (1945, үлгәннән соң), рядовой.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүт Аипов 1920 елның 12 июлендә татар крестьян гаиләсендә туа[1]. Балачагын Костычи авылында үткәрә, анда башлангыч белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев тимер юлының Батрак станциясендә слесарь, соңрак вагон депосында белгеч-тимер юлчы булып эшли башлый.

1942 елның маеннан Кызыл Армиядә. 1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче удар армиянең 230 нчы укчылар дивизиясе 990 нчы укчылар полкы укчысы. Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, Көньяк, 3 нче Украин һәм 1 нче Беларус фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942—1943), Украинаны, Молдавияне, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә катнаша. 1944 елда ВКП(б) га керә[2].

Берлин өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. 1945 елның 22 апрелендә, Берлинның Каульсдорф шәһәре өчен сугыш вакытында, кызылармеец Аипов яраланган пулемёт наводчигын алмаштыра. Бинаның астына бәреп кереп, пулемёттан берничә солдатны юк итә, ләкин үзе дә яралана. Дошманнарның кул белән көрәшкә күчүен күреп, гранатаны тартып ала һәм дошманнарга ташлый, тик янәдән яралана. Икенче граната белән ул калган дошманнарны юк итә. Шул ук көнне ул алган яралардан үлә. Польшаның Мендзыжеч шәһәрендә җирләнә.

Үзенең батырлыгы өчен 1945 елның 31 маенда, вафат булганнан соң, «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены бирелеп, Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Подвиг во имя Родины. Куйбышев, 1965. Кн. 1.
  • Татар энциклопедиясе. 2008

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шакиров Рәшид (29 мая 2014). Умелый автоматчик — в депо, героический автоматчик — на фронте. Самарские татары. әлеге чыганактан 2017-10-21 архивланды.
  2. 2,0 2,1 Наградной лист «Подвиг народа» сайтында
  3. Наградной лист «Подвиг народа» сайтында

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]