Пётр Столыпин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Пётр Столыпин

Тулы исеме Пётр Аркадий улы Столыпин
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, ислахчы
Туу датасы 2 апрель 1862(1862-04-02)
Туу җире Дрезден, Саксония
Үлем датасы 5 сентябрь 1911(1911-09-05) (49 яшь)
Үлем җире Киев
Бүләк һәм премияләре Изге Владимир ордены, Александр Невский ордены, Изге Анна ордены кавалеры һәм бүтән
Столыпин, Репин рәсеме

Пётр Аркадий улы Столыпин (tat. lat. Pyotr Stolıpin, рус. Пётр Аркадьевич Столыпин) - (2 [14] апрель, 1862, Дрезден, Саксония — 5 [18] сентябрь, 1911, Киев) - Русия империясе дәүләт эшлеклесе. Гродно һәм Сарытау губернасы губернаторы, Эчке эшләр министры, Русия премьер министры (хөкүмәт рәисе) булып эшләгән.

Беренче Русия инкыйлабын бастыручы, аграр ислахны үткәрүче, хәрби-кыр хөкеме канунын булдыручы. Рәхимсезлек сәясәте өчен Столыпин тәнкыйтьләнгән булган.

Көнбатыш губерналарда җирле хәкимиятен керткән.

Бөек Финляндия кенәзлеге үзидарәсен чикләгән.

Сайлау хокукларын киметкән. Икенче Думаны тараткан.

Столыпинны 11 тапкыр үтермәкче булган.

1911 елның 1 (14) сентябрендә Киев шәһәр театрында анархист Дмитрий Богров (сакчы бүлегенең белдереп торучысы) тарафыннан атып яраланган, ике көннән Столыпин үлгән. Киев-Печора лаврасында күмелгән.

Аграр ислах[үзгәртү]

Аграр ислахның проектын Витте тәкъдим иткән, ләкин үткәрергә өлгермәгән.

Столыпин шушы ислахны үткәрә башлаган.

Ислах буенча крестьяннарга җирнең хосусый милеге кертелгән, хуторлар (аерым крестьян хуҗалыклары) булдырылган, коммуна (уртак крестьян хуҗалыгы) бетерелгән.

Аграр ислахны үткәргәндә крестьяннар көчләп күчерелгән булган, шулай ук күп татарлар Себергә, Ерак Шәрекъкә, Казакъстанга күчерелгән (сөреп җибәрелгән) булган.

Столыпин эшчәнлегенең төрле бәяләре[үзгәртү]

Начар бәяләре[үзгәртү]

Совет заманында Столыпин эшчәнлеге тәнкыйтьләнә һәм начар бәяне бирелә: 1907 елда Столыпин "өченче июнь түнтәрелеше" ясаган, кискен сәясәтен үткәрә башлый, "асып үтерүче" дип йөртелә. Столыпин галстугы (асып үтерүче) гыйбәрәсе танылган.

Шулай ук либераль эшлеклесе Дмитрий Шипов 1908 елда Столыпинны ирекләр кыскартуы өчен тәнкыйтьли.

Уңай бәяләре[үзгәртү]

Монархистлар һәм кайбер либераллар Столыпин эшчәнлегенә уңай бәяне бирәләр. Хәтта Горячкин Харбин шәһәрендә 1928 елда "Беренче рус фашисты" китабын чыгара, китапта Столыпин белән Муссолини һәм Һитлер чагыштырыла. Рус фашистлар Харбинда Столыпинны үз юлбашчысы булып санаган. Күбесе рус милләтчеләре, уң оешмалар, шул исәптә язучы Солженицын Столыпинны бик хөрмәтли. Патшалыкны сөючеләр Столыпинны - соңгы монархиянең яклаучысы дип йөртә.

Канатлы сүзләр[үзгәртү]

  • Аларга бөек тетрәүләр кирәк, безгә бөек Русия кирәк.
  • Дәүләткә 20 елга эчке һәм тышкы тынычлыкны бирегез һәм сез Русияне танымачаксыз.

Столыпин әсәрләре[үзгәртү]

  • Столыпин П. А. Нам нужна Великая Россия...: Полное собрание речей в Государственной думе и Государственном совете. 1906—1911 / Предисл. К. Ф. Шацилло; Сост., коммент. Ю. Г. Фельштинского. — М.: Молодая гвардия, 1991. — 416 с. — (Звонница; Антология русской публицистики). — 100 000 экз. — ISBN 5-235-01576-2 (в пер.)

Истәлек[үзгәртү]

Столыпинга һәйкәл, 1917 елда бетерелгән, Киев

Сылтамалар[үзгәртү]