Сергей Говорухин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Говорухин latin yazuında])
Сергей Говорухин
Туган телдә исем Сергей Станислав улы Говорухин
Туган 1 сентябрь 1961(1961-09-01)
ССРБ, Украина ССР, Харьков
Үлгән 27 октябрь 2011(2011-10-27) (50 яшь)
РФ, Мәскәү
Үлем сәбәбе баш миендәге кан тамырлары авыруы[d]
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Милләт русяһүд[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре язучы, режиссер
Балалар уллары Станислав, Василий, кызы Варвара
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Батырлык ордены (РФ) Кыюлык өчен медале (РФ)

Сергей Говорухин, Сергей Станислав улы Говорухин (рус. Сергей Станиславович Говорухин, 1961 елның 1 сентябре, ССРБ, Украина ССР, Харьков2011 елның 27 октябре, РФ, Мәскәү) — РФ кинорежиссеры, сценарий авторы, язучы. Хәрби корреспондент — кинодокументалист сыйфатында сугыш барган урыннарда була. Проза әсәрләре җыентыклары, берничә фильм авторы. Халыкара һәм РФ кинопремияләре лауреаты. Хәрби конфликтлар ветераннарына һәм инвалидларына ярдәм фондын нигезләүче (1996). РФ Язучылар һәм кинематографистлар берлекләре әгъзасы. «Ника» гомумРоссия кинематографик сәнгатьләр академиясе академигы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елның 1 сентябрендә Украина ССР Харьков шәһәрендә күренекле кинорежиссер Станислав Сергей улы Говорухин (1936—2018) белән Казан Зур театры актрисасы, режиссер һәм педагог Юнона Илья кызы Карева (1933—2013) гаиләсендә туган. Ике айлык вакытында әнисе белән Казанга күченә. Балачагы, үсмерлек чоры һәм яшьлеге Казанда (Театр урамы, 13) узган. 1978 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Укуын ташлый, каравылчы, лаборант, йөкче булып эшли. Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үтә. 1982 елда ВГИКның сценарий язучылар бүлегенә укырга керә, аны читтән торып укып тәмамлаган (Валентин Иванович Ежов курсы, 1988)[2].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньякта эретеп ябыштыручы, монтажчы, төзүче, прораб булып эшли.

19942005 елларда хәрби корреспондент — кинодокументалист сыйфатында Әфганстанда, Таҗикстанда, Югославиядә, Чечняда хәрби конфликтлар барган урыннарда була, егерме хәрби һәм өч махсус операциядә катнаша. Берничә сугышчан бүләккә лаек була.

2000 елда НТВ телеканалында «Онытылган полк» ток-шоуын алып бара (хәрби корреспондент Евгений Кириченко белән берлектә).

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссерлык эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Говорухин.
Фото: kazan-journal.ru
  • 1994 елда Россиядәге хәзерге заман сугышлары турында фильм төшерүгә керешә. 1995 елның 2 февралендә Грозный шәһәрен кинога төшергәннән соң кайтып килгәндә, Чечня боевиклары тарафыннан каты яралана, 4 февральдә аягын кисәләр.
  • 1998 елгы кинодебюты — Беренче чечен сугышы турында «Каргалган һәм онытылганнар» (рус. Прокляты и забыты) нәфис-публицистик фильмы (1997, «Ровитич» киностудиясе, Инна Ванеева белән автордаш). Фильм IX ачык Россия кинофестиваленең (Екатеринбург) баш призына һәм РФ кино сәнгате академиясенең «Ника» премиясенең Гран-приена лаек була. 1999 елда Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе алу өчен тәкъдим ителә, ләкин премияне Никита Михалковка бирәләр.
  • 2001 елда «Мосфильм» киностудиясендә «Узып баручы чор турында инша» (рус. Сочинение на уходящую тему) картинасын тәмамлый. Фильм Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Мәскәү шәһәре премиясенә лаек була.
  • 2008 — «Бездән башка беркем дә» (рус. Никто кроме нас) документаль фильмы.
  • 2011 — «Кешеләр җире» (рус. Земля людей) нәфис фильмы. Фильм Россия киносының «Аурупага тәрәзә» фестиваленең ике «Көмеш ладья» призына, Россия кинорежиссерлары гильдиясе призына ия була[3][4].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1995 — Батырлык ордены (РФ)
  • III дәрәҗә Сергей Радонежский ордены
  • 1998 — «Кыюлык өчен» медале (РФ)
  • «Сугышчан батырлыклары өчен» медале
  • башка медальләр

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч тапкыр өйләнгән, уллары Станислав (1990), Василий (1998), кызы Варвара (2010).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачагы, үсмерлек чоры һәм яшьлеге узган Казан шәһәре скверларының берсендә һәйкәлен урнаштыру өчен акча җыю бара (скульптура портреты авторы рәссам Елена Гаршина)[5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сергей Говорухин. Память о настоящем человеке. 2019 елның 26 декабрь көнендә архивланган. «Казань», 2019, декабрь, стр.105-135

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юнона и театр. «Наш дом – Татарстан», №5 (013) 2010 г.
  2. Сергей Говорухин. Сто сорок лет одиночества. «Знамя», № 5, 2003(рус.)
  3. Сергей Станиславович Говорухин. Сайт Фонда ветеранов боевых действий «Рокада»(рус.)
  4. Сергей Говорухин. kino-teatr.ru(рус.)
  5. Памятник Сергею Станиславовичу Говорухину. Сайт «Послесловие» (рус.)