Сергей Сироткин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Сироткин latin yazuında])
Сергей Сироткин
Туган 27 август 1995(1995-08-27)[1] (28 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт автомобил-юл техника университеты[d]
Һөнәре автоузышчы, Формула-1 узышчысы
Спорт такымы әгъзасы Уильямс[d]

 Сергей Сироткин Викиҗыентыкта

Сергей Олегович Сироткин (1995 елның 27 августы, Мәскәү, Россия) — Россия автоузышчысы. Европа Формула-Абарт чемпионы (2011), GP2 узыш сериясенең ике тапкыр бакыр призёры[2]. «Формула-1» чемпионатында «Уильямс» командасы өчен чыгыш ясаган (2018 елда).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Сироткин 1995 елның 27 августында Мәскәүдә туа. Әтисе — Олег Сироткин (1940 елның 20 июне) — галим, техник фәннәр докторы, профессор. РФА әгъза-корреспонденты.

2017 елда Сироткин Мәскәү автомобиль-юл институтының(рус.) (МАДИ) автомобиль транспорт факультетын тәмамлый[3].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карьерасын 2008 елда картинг белән башлый. KF3 класслы чемпионатларда чыгыш ясаган. 2010 елда KF2 класстагы өч сериядә катнаша.

Формула-Абарт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Сироткин Формула серияләрендә дебют ясый: «Jenzer Motorsport» командасы составында 6 узышта Формула-Абарт узыш сериясеның Италия классында катнаша. Беренче узышта ук очко зонасында финишка килә.

2011 елда Сергей Формула-Абартның ике классында да катнаша: Италия һәм Европа. Италия классында җиде ярышның дүртесендә чыгыш ясый, 136 очко җыя һәм шәхси зачетта икенче урынны ала[4]. Европа классында барлык 14 узышта катнаша, күрсәткән нәтиҗәләр буенча 175 очко җыя һәм серия чемпионы була.

Формула-3 һәм Auto GP[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елда берничә ярыш сериясендә чыгыш ясаган, шуларның берсе — Италиянең Формула-3 чемпионаты (Европа классы). Чемпионатта «Euronova Racing by Fortec» командасын тәкъдим иткән. Сезон барышында җиде тапкыр подиумда була, шул исәптән бер җиңүне (Хунгароринг трассасында, Модьород, Маҗарстан) дә кертеп, 166 очко җыя һәм шәхси зачётта 5 нче урынны ала.

Шулай ук 2012 елда «Euronova Racing» командасы составында Auto GP Дөнья сериясендә катнаша. Валенсия (Валенсия, Испания) һәм Сонома (Калифорния, АКШ) трассаларында җиңә, подиумга тагын җиде узышта күтәрелә, 175 очко җыя һәм серияның бакыр призёры була[5].

Формула-Рено 3.5[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сироткин Формула-Рено 3.5 узышында , 2014 ел

2012 елда Сироткин Moscow Raceway трассасында Формула-Рено 3.5 сериясенең «BVM Targer» командасы өчен ике узышта чыгыш ясаган. 2013 елда «ISR» командасы составында 17 ярышның 15ен уздыра. Команда өчен чыгыш ясаган вакытта биш тапкыр очко зонасында финишка килә, 175 очко җыя һәм шәхси зачётта 9 нчы урынны ала.

2014 елда чемпионатта «Fortec Motorsports» командасы составында катнаша. Мәскәүдә узган беренче ярышта җиңеп һәм тагын өч тапкыр подиумга күтәрелеп, 132 очко җыя һәм сезон нәтиҗәләре буенча бишенче була.

GP2 һәм Формула-2[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның февралендә Ятимкин GP2гә күчү турында игълан итә. «Rapax» командасы өчен чыгыш ясап, россияле Сильверстоун (Бөекбритания) трассасында беренче ярышны ота. Шулай ук сезон барышында дурт тапкыр подиумга күтәрелә, 139 очко җыя һәм чемпионатның бакыр призёры була.

2016 елда бу сериядә чыгыш ясавын «ART Grand Prix» командасы составында дәвам итә. Ярышларда ике җиңү яулый, 159 очко җыя һәм чемпионатның бакыр призёры була.

2017 елның июнендә, ART Grand Prix командасы составында имгәнгән Александр Албонны алыштырып, Бакы трассасында Формула-2 сериянең Азәрбайҗан этабында катнаша[6]. Беренче узышта финишка унынчы, ә икенчесендә бишенче килә. Барлыгы тугыз очко җыя.

Формула-1[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның июлендә, Формула-1 чемпионатының «Заубер» командасы белән Россия оешмалары (Халыкара инвестицион хезмәттәшлек фонды, Россия Федерациясенең төньяк-көнбатышын үстерү дәүләт фонды һәм Милли авиация технологияләре институты)[7] хезмәттәшлек итә башлаганнан соң, узыш коллективы һәм Сироткин арасында контракт имзалау турында игълан ителә. Башта Сироткин 2014 ел сезонында «Заубер»ның төп пилоты булачагы турында хәбәр ителә[8], әмма, нәтиҗәдә, аның урынын Эстебан Гутьеррес ала[9].

2014 елның 8 апрелендә Сироткин Бәхрәйндә «Заубер» болиды руле артында тестларда катнаша[10]. 75 әйләнеш эчендә Формула-1 суперлицензиясен алу өчен кирәкле 300 км уза һәм узышлар нәтиҗәләре буенча 8 нче нәтиҗә күрсәтә.

Renault һәм Williams[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның апрелендә Сироткин Формула-1 чемпионатының «Рено» командасының тест-пилоты булачагы билгеле була[11]. Сентябрь аенда ул Валенсиядә элеккеге «Lotus» командасы болидында тестлар үткәрә[12], шулай ук Сочи һәм Сан-Паулу этапларында өч тренировканың берсендә катнаша[13]. Франция командасы белән россияленең хезмәттәшлеге 2017 елда да дәвам итә[14]. Сироткин Россия, Испания, Австрия һәм Малайзия Гран-приеның беренче сессияләрендә катнаша. Сезон тәмамлангач, Россия узышчысы «Рено» идарәче директоры Сирил Абитебулдан уңай фикерләр ала[15].

Сироткин 2018 елгы Кытай Гран-приенда

2017 елның ноябрь ахырында Сироткин Әбу-Дабида «Уильямс» командасы өчен тестларда катнаша. 2018 елның 16 гыйнварында Британия коллективының 2018 елгы сезонга пилоты дип игълан ителә[16][17][18].

«Уильямс» өчен үзенең дебют узышында сэндвич пакеты аның машинасының тормоз системасына эләккәч, дистанциядән 6 әйләнештә төшеп калырга мәҗбүр була[19]. Италия Гран-приенда 11 нче булып финишка килә, әмма Ромен Грожан дисквалификацияләнгәч, унлыкка керә һәм карьерасында беренче очко җыя[20].

2019 ел сезонында Сироткин «Рено» һәм «Макларен» командаларының резерв пилоты була[21].

2020 ел сезонында Сироткин «Рено» белән контракт төзи һәм эшен резерв пилоты сыйфатында дәвам итә[22]. Шулай ук AF Corse GT World Challenge командасы өчен GT World Challenge Europe Endurance Cup чемпионатында катнаша[23].

Чыгышлар нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Формула-1»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сезон Команда Шасси Двигатель 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 21 22 Урыны Очколар
2018 Williams Martini Racing Williams FW41 Mercedes M09 EQ Power+ 1,6 V6T АВС

Сход

БАХ

15

КИТ

15

АЗЕ

Сход

ИСП

14

МОН

16

КАН

17

ФРА

15

АВТ

13

ВЕЛ

14

ГЕР

Сход

ВЕН

16

БЕЛ

12

ИТА

10

СИН

19

РОФ

18

ЯПО

16

АКШ

13

МЕК

13

БРА

16

АБУ

15

20 1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. AsMadrid: Grupo Prisa, 1967. — ISSN 1888-6671
  2. Sergey Sirotkin | Racing career profile. Driver Database. 2016-07-09 тикшерелгән.
  3. 100% Скорости. 03.07.2017. Гость - Сергей Сироткин - Аудио - Спорт FM. sportfm.ru. әлеге чыганактан 2017-12-12 архивланды. 2017-12-11 тикшерелгән.
  4. Campionato Italiano Formula ACI-CSAI Abarth 2011 standings. Driver Database. 2016-07-09 тикшерелгән.
  5. Auto GP World Series 2012 standings. Driver Database. 2016-07-09 тикшерелгән.
  6. Сергей Сироткин завершил этап Формулы 2 в Баку, smpracing.ru (2017-06-25). 2018 елның 25 февраль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-25, retrieved 2021-10-09 
  7. Sauber F1 назвала российских партнеров. F1news.ru (15 июля 2013). 2016-08-06 тикшерелгән.
  8. Сергей Сироткин стал пилотом «Заубера». газета.ru (2013-08-23). 2016-08-06 тикшерелгән.
  9. Заубер продлил контракт с Гутьерресом, Сироткин — тест-пилот. f1ace.ru (2013-12-21). 2016-08-06 тикшерелгән.
  10. Сироткин примет участие в тестах в Бахрейне, F1news.ru (30 марта 2014). 1 декабрь 2016 тикшерелде.
  11. Сергей Сироткин — тест-пилот Renault F1, F1news.ru (2016-04-26). 1 декабрь 2016 тикшерелде.
  12. Сироткин провёл тесты на машине Формулы 1, F1news.ru (2016-09-23). 1 декабрь 2016 тикшерелде.
  13. Сироткин выступит в свободных заездах "Гран-при Бразилии". sport.ru (2016-11-08). 2016-12-01 тикшерелгән.
  14. Сироткин в сезоне 2017 года будет тест-пилотом команды "Формулы-1" "Рено", tass.ru (2017-02-21).
  15. Renault: Sirotkin deserves Formula 1 chance, planetf1.com (2017-12-22). 2018 елның 17 гыйнвар көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-01-17, retrieved 2021-10-09 
  16. Williams Martini Racing confirms Sergey Sirotkin to join Lance Stroll in 2018. Williams F1 (16.01.2018). әлеге чыганактан 2018-01-16 архивланды. 17 January 2018 тикшерелгән.
  17. Официально: Сергей Сироткин – пилот Williams в 2018 году. F1News.Ru (16.01.2018). 17 January 2018 тикшерелгән.
  18. Знакомьтесь, Сергей Сироткин! 10 интересных фактов о третьем российском гонщике Формулы 1. Autosport.com.ru (16.01.2018). 17 January 2018 тикшерелгән.
  19. Пакет из-под сэндвича помешал Сироткину финишировать в Австралии
  20. Grosjean disqualified from sixth place after Renault protest, racer.com, Racer Media & Marketing (2 September 2018).
  21. Сироткина подтвердили в качестве резервного гонщика «Рено». www.championat.com. 2019-02-27 тикшерелгән.
  22. Евгений Кустов. Сироткин вновь стал резервным гонщиком «Рено». 2020-06-30 тикшерелгән.
  23. Евгений Кустов. Сироткин проведёт сезон в GT World Challenge Europe Endurance Cup. 2020-07-26 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]