Тигәнәле вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тигәнәле вулысы latin yazuında])
Тигәнәле вулысы
Ил

СССР

Статус

Вулыс

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Урта Тигәнәле

Нигезләү датасы

1920 елның 25 июне

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

20 053 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Тигән вулысы (рус. Тиганская волость) — 1920 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Спас шәһәреннән Көнчыгышка 56 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньягында урнашкан. Административ үзәк - Урта Тигәнәле авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тигән вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Ногай даругасында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгы Ногай даругасында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Ногай даругасында, 1719 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Казан провинциясе Казан өязе Ногай даругасында, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасы Казан өязе Ногай даругасында, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Спас өязе Зур Алан вулысында, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Спас өязе Зур Алан вулысында урнашкан.

1920 елның 25 июнендә Спас кантонының административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

1930 елның 23 июлендә Тигән вулысы юкка чыгарыла, 1930 елның 10 августында аның территориясе Алексеевск районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 1 гыйнварына Тигән вулысында 15 авыл советы, 24 торак пункты (Тигән Бүләк, Түбән Тигәнәле, Зур Тигәнәле, Урта Тигәнәле һ.б.) һәм 3949 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 469 км² тәшкил иткән.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда халык саны 20053 кеше[1] тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.

Мәдәният, мәгариф, тарих һәм дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вулыста күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге һәм дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгәннәр

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.millattashlar.ru/index.php/ТИГӘНӘЛЕ_ВУЛЫСЫ_(Тиганская_волость)
  2. http://history.org.ua/LiberUA/TerAdmPodSSSR_1926/TerAdmPodSSSR_1926.pdf

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года //Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  2. http://www.millattashlar.ru/index.php/ТИГӘНӘЛЕ_ВУЛЫСЫ_(Тиганская_волость)