Фәйрүзә Мөслимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәйрүзә Мөслимова latin yazuında])
Фәйрүзә Мөслимова
Тугач бирелгән исеме: Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова
Туу датасы: 9 июль 1954(1954-07-09)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Иске Балтач
Үлем датасы: 7 ноябрь 2021(2021-11-07) (67 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Ватандашлык: / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Эшчәнлек төре: журналист, шагыйрә
Жанр: поэзия, публицистика
Иҗат итү теле: татар
Дебют: 1992 ел
Премияләр: Абдулла Алиш премиясе

Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимовататар шагыйрәсе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Ана ягыннан әбисе Әминә Шаһиарслан мулланың кызы була. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул "Әллүки" әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.

Университетны тәмамлагач, яшь журналист "Яшь Ленинчы" (хәзерге "Сабантуй газетасы") газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта,«Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә җиң сызганып эшли башлый.

2016 елга кадәр «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе.

Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 7 ноябренә каршы төндә Казанда, Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан вафат булган. Самосырово мөселман зиратында җирләнә [1][2][3]

Басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бер тауда ун чишмә (коллектив җыентык), Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел.
  • Ярату яралары, Татарстан китап нәшрияты, 2001 ел.
  • Апрель кары, Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел.
  • Алтын йозак, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Камил Сәгъдәтшин (29.02.1952), «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Улы Илдар Сәгъдәтшин (3.02.1978), 2015 елдан ТКН генераль директоры; килене Гүзәл, оныклары Илсинә, Сәлим.[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казанда шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова вафат. Азатлык радиосы, 7.11.2021
  2. Татар җәмәгатьчелеге Фәйрүзә Мөслимованы соңгы юлга озатты. ТР язучылар берлеге, 7.11.2021
  3. Шагыйрә һәм язучы Фәйрүзә Мөслимова вафат. Tatar-inform.tatar (2021 елның 7 ноябрь). 2022 елның 23 декабрь тикшерелгән. “Бүген иртүк кайгылы хәбәр килде: иртәнге 3 тулып 10 минутта РКБда язучы һәм шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың ковидтан гомере өзелде…”
  4. ​​​​​​​«Хатын-кыз чибәр була!». «Сөембикә», 2021 ел, август, 52-53нче бит

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сабантуй газетасы, №10 (5812) 5 март, 2011 ел.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]