Хаумеа (кәрлә планета)
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Хаумеа (136108, һав. Haumea) — кәрлә планета, плутоид, Нептун арты объекты. Плутон зурлыгына якын зурлыкка, бик сузылган формага ия. Үз күчәре тирәсендә әйләнү вакыты - 4 сәг. Аның 18 һәм 49 тәүлек әйләнә периодлы ике иярчене бар. Планетага Һавайи ундырышлылык һәм бала тудыру Хаумеа санәме исеме буенча исеме кушалар.
Зур иярченнең (Хииака) диаметры 350 км тәшкил итә, әйләнеш периоды — 48,9 тәүлек, орбита радиусы — 49,9 мең км. Кече иярчен (Намака) беренчесеннән ике тапкыр кечерәгрәк, Хаумеа тирәсендә 18 тәүлекле период белән әйләнә, орбитасының зур ярымкүчәре 25,6 мең км тигез.
|
|
|---|
|
|
| Кояш |
| Планеталар һәм кәрлә планеталар: Меркурий · Венера · Җир · Марс · Церера · Юпитер · Сатурн · Уран · Нептун · Плутон · Хаумеа · Макемаке · Эрида |
| Иярченнәр/боҗралар: Җир · Марс · Юпитер/∅ · Сатурн/∅ · Уран/∅ · Нептун/∅ · Плутон · Хаумеа · Эрида |
| Кече җисемнәр: метеороидлар · астероидлар (Җир янындагы · баш поястагы · кентаврлар) · Нептун арты (КП · СТ) · кометалар (ОБ) |