Этикет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
High-Change in Bond Street,—ou—la Politesse du Grande Monde (1796), үз-үзен тиешле итеп тота белмәгән, хатын-кызга күз кырыеннан гына карап торучы һәм аны тротуардан кысрыклап чыгаручы ирләргә карата ясалган Джеймс Гиллрэй карикатурасы.

Этикет (фр. étiquette — ябыштыргыч, ярлык) — үз-үзеңне тиешле рәвештә тоту кагыйдәләре җыелмасы. Бу кагыйдәләр француз корольләре, башлыча Людовик XIV сараенда кертелгән була. Алар дворяннарны король каршында тупас хаталардан саклый.

Этимология[үзгәртү]

«Яхшы гадәтләр җыентыгы» мәгънәсендәге «этикет» сүзе XVIII гасырда инглиз телендә дә урын ала. Этикет турындагы хәзерге китаплар француз короле сараендагы кагыйдәләр җыентыгы кебек үк бер максатка хезмәт итәләр. Алар күп еллар дәвамында тупланган яхшы (уңай) гадәтләр кагыйдәләрен аңлаталар, кешеләргә теләсә-кайсы ситуациядә үзләрен ышанычлы тотарга ярдәм итәләр.

Яхшы гадәтләр дуслар табарга булыша. Ягымлы һәм киң күңелле кешеләрне күпләр үз итә. Күркәм гадәтләр туганнар, дуслар яки бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән аралашудан ямь табарга булыша. Яхшы гадәтләр өйдә башлана, мәктәптә дәвам итәләр. Сыйныфташлар яки укытучы белән ягымлы мөнәсәбәт кенә түгел, ә биремне намус белән башкару да «этикет» төшенчәсенә керә. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү кичәләрдә хурлыкка калмаска ярдәм итә. Әдәплелек нигезләре кешеләр белән яшәүнең иң гади кагыйдәләрен үтәүдән гыйбарәт, мәсәлән, машина йөртүче җәяүлеләргә пычрак чәчрәтеп китмәскә яки кирәксез урында борылып, башка машиналарга комачау ясамаска тиеш.

Тарих[үзгәртү]

Этикетның шактый формалары һәм элементлары бик борынгы заманнарга барып тоташа. Мәсәлән, исәнләшкәндә кул кысышу антик заманнарда ук булган. Ир кеше ачык уң кулын сузганда, үзенең коралсыз һәм ниятләре яхшы булуын белдергән. Башка киелгән эшләпәне күтәреп кую да урта гасырларда таралган борынгы гадәт булган. Мөгаен, ул, бер-берсен тану өчен битлекләрен салган рыцарьлардан башлангыч алгандыр.

Ихтирамлы сүз-мөрәҗәгатьләрнең дә үз тарихы бар. «Мистер» сүзе — «мастер» сүзенең модификациясе, латин телендәге суд термины magister терминыннан килеп чыккан, ул «юрист» һәм «закон чыгаручы» мәгънәсен аңлаткан. XVIII гасырда Америкада яшәгән хатын-кызлар ирләренә мөрәҗәгать иткәндә, аларның фамилияләренә исемнәре урынына «мистер» сүзен өстәп эндәшкәннәр. Хәзер исә бөтен ирләргә дә шулай мөрәҗәгать итәләр, бер үк вакытта рәсми дә, хөрмәт күрсәтү дә була. «Сэр» мөрәҗәгате «сеньор» сүзеннән килеп чыккан, бу сүз урта гасырларда Франциядә «алпавыт» мәгънәсен белдергән. Хатын-кызларга «мадам» дигән итагатьле мөрәҗәгать «минем госпожам» дигән күптәнге француз терминыннан башлангыч ала, ул сүз белән түбән катлау вәкилләре король сараендагы ханымнарга мөрәҗәгать иткәннәр.

Кунакчыллык этикетында кунакка чакыру һәр халыкта һәм һәрчак мөһим урын алып тора. Төньяк Америка индеецлары, болан тиресенә язып, кунакларга чапкын белән чакыру җибәрә торган булганнар. Шекспир заманында чакырулар киң ак кәгазьгә язылган һәм бик матур итеп чәчәкләр белән бизәлгән. Башка төрле итеп чакыру кимсетү дип саналган.

Өйдә кунаклар кабул итү — шулай ук этикет элементы. Японнарда чәй тантаналарының аеруча мөһим булуы мәгълүм. Аларда кунакка кәгазь кисәкләренә салып кечкенә конфетлар һәм пирожное бирәләр. Ашап бетермәгән кисәген кунак кәгазьгә төреп өенә алып кайтып китә, бу яхшы гадәт санала. АКШта да хуҗабикәләр кунакларга ризык, мәсәлән, туй яки туган көн бәлеше кисәген өйләренә биреп җибәрәләр.

Борынгы грекларда кунакчыллык символы булып тоз исәпләнгән, ә гарәпләр кунак кулын җылы сөт белән юганнар. Индеецларда татулашу трубкасы тарту — кунакчыллык йоласының төп билгесе.

Аурупада өстәл приборлары XVII гасыр ахырына кадәр бөтенләй диярлек булмаган. Кешеләр пычакны үзләре белән йөрткәннәр һәм ашаганда файдаланганнар. Бүген пычаклар һәм чәнечкеләр барлык илләрдә дә кабул ителгән, әмма аларны куллану кагыйдәләре төрлечә. АКШта пычакны ун, кулда, ә чәнечкене сул кулда тоталар. Ризыкны кискәч, пычакны куялар да чәнечкене уң кулга алалар. Европаның күпчелек илләрендә чәнечке сул кулда кала.

Кытайлар ашаганда таякчыклардан файдаланалар. Савытка таякчыкларны берсе өстенә икенчесен тәре формасында кую кунакның өстәл артыннан чыгарга җыенуын белдерә.

Этикет кагыйдәләре[үзгәртү]

Этикетның милли генә түгел, ә милләтара кагыйдәләре дә була. Мәсәлән, БМО утырышларында илчеләр үз илләре атамаларына карап алфавит тәртибендә утыралар, ә менә чакырулы яки рәсми булмаган кичәләрдә аларның иерархиясе күзәтелә. Дипломат тарафыннан күрсәтелгән теләсә нинди әдәпсезлек билгесе бөтен илнең әдәпсезлеге буларак кабул ителә.

Әгәр дә сүз көндәлек гадәт түгел, ә нәзакәтле яки югары әхлакый тәртип турында барса, этикет үз-үзеңне тотуның үзенчәлекле идеаль бер кодексына әверелә. Ул борынгы чорлардан ук мәгълүм. «Үзеңә карата нинди булуларын теләсәң, башкалар белән үзең шундый бул» кагыйдәсе Иске Гаһедтәге (Ветхий завет) «якыннарыңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән өндәүдән үк башлангыч ала. Мондый кагыйдәләргә борынгы акыл ияләре фикерләрен, мәсәлән, Кытай фикер иясе Конфуций сүзләрен өстәргә мөмкин.

Борынгы Кытай[үзгәртү]

Борынгы Кытай трактаты «И-Ли» (Этикет һәм Церемонияләр китабы) югары аксөякләр өчен языла һәм дәүләт чиновникларын нәзакәтле гадәтләргә (модалы күлмәк кияргә һәм чәч рәвешен тиешенчә сакларга, үз-үзеңне тоту тәртипләренә, баш ию кагыйдәләренә, йөз-чырай рәвешенә) өйрәтә. Катгый этикет белән, кытайлар үзләрен һәм үз хисләрен контрольдә тотарга өйрәнәләр. Япон самурайлары язылмаган «Бушидо» кодексына таяналар, бу кодекста сугышчының яхшылык, намуслылык һәм кыюлык сыйфатларының хуҗасына булган тугрылыгы белән үрелүе таләп ителә. Дан һәм хөрмәткә ирешү өчен, самурай бөтен газапларны, михнәтләрне зур сабырлык белән кичерә, хәтта тормышы белән хушлашырга да әзер тора.

Борынгы Греция[үзгәртү]

Борынгы Грециядә идеаль кеше «калос кагатос» (матур һәм мәрхәмәтле) булган. Мондый кеше гакыллы, гадел һәм кыю, шулай ук рәхимле, гадел һәм дустанә булырга тиеш дип исәпләгәннәр. Ә тыйнаклык мәҗбүри сыйфат дип саналмаган. Римлылар өчен тышкы матурлык түгел, ә үз-үзеңне яхшы тоту мөһимрәк булган. Алар ярлыга да, байга да, җитәкчегә дә, гади кешегә дә тигез хөрмәт белән караганнар.

Аурупа[үзгәртү]

Үз-үзеңне яхшы, матур тоту Аурупада рыцарьлык заманнарында чәчәк ата. Франциядә әлеге заман XI гасырда башлана. Рыцарьларны кулга кылыч тотып һәм үз-үзләрен аямыйча христианлыкны якларга һәм гүзәл ханымга буйсынырга өйрәткәннәр. Еш кына рыцарь үзенең ханымына читтән торып кына баш игән, аның белән беркайчан сөйләшмәгән, мөгаен, хәтта бөтенләй күрмәгәндер дә. Рыцарьлык этикеты соңрак дворяннарның барлык катлауларына, аеруча сарай дворяннарына үтеп кергән. Шуңа күрә дә аның соңрак чор атамасы — «сарай этикеты» сакланып калган. Мондый кагыйдәләр теркәлгән беренче трактат Италиядә 1528 елда нәшер ителә. Урта сыйныф өчен намус һәм гадәтләр кодексы гамәлдә йөргән. Англиядә ул 1479 елда, Италиядә исә XVI гасыр уртасында басылган. Анда тупас киемнәр һәм тупас сөйләм тәнкыйтьләнгән. 1526 елда бөек галим Эразм Роттердамский яшьләр өчен әдәплелек гадәтләре турында «Ихтирамлылык» дип аталган китап чыгарган.

XV һәм XVI гасырларда этикет буенча чыгарылган үгет-нәсихәтләр балаларны һәм хезмәтчеләрне укыту-өйрәтүгә багышланган. Киң танылу тапкан «Балалар китабы» (1475) сарай каршында хезмәт итәчәк малайларны ашыгып йөрмәскә һәм сөйләмәскә, өстәл астына ризык төшермәскә һәм аш өстәле артында йокламаска, үз хуҗалары киенгәндә ярдәм итәргә, алар тукланганда шәм тотып торырга өйрәткән. Кызларны тыйнаклыкка һәм булачак ирләренә яхшы мөгамәләле булырга, хезмәтчеләрне өстәл әзерләргә һәм кунакларны табынга утыртырга өйрәткәннәр. XVII гасырда Франциянең сарай тормышы атаклы Версальдә тупланган. Король Людовик XIV үзе яраннары өчен сарай тантаналары турында китап язган. Сарайдагы үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә гади шәһәр халкы да иярергә тырышкан. Англиядә пуританлык таралгач, этикетка әхлак нормалары үтеп кергән. XVII—XVIII гасырларда инглиз джентльменыннан гадәти ягымлылыктан тыш тыйнаклык, диндарлык, якыннарының хәленә керә белү, үз вакытларын сарай тормышына гына түгел, ә илгә күбрәк хезмәт итәргә багышлау таләп ителгән. Джентльменны ялкау булмаска һәм үз тормышын алып бару чаралары табу өчен нинди дә булса эш башкаруга өндәү яңа күренеш булган.

Англия[үзгәртү]

Англиядәге индустриаль революция урта сыйныф ролен алга чыгарган. Бу сыйныфның вәкилләре яхшы гадәтләргә аксөякләргә караганда күбрәк игътибар итә башлаганнар.

Королева Виктория заманында респектабельлек — аш өстәле артында нәзакәтле әңгәмәләр һәм хезмәтчеләре белән көндәлек гыйбадәт кылулар идеалга әверелгән. Кием-салымда һәм үз-үзеңне тотудагы тыйнаклык төп таләп булган. Хатын-кызлар косметика файдаланмаганнар, шау-шулы әңгәмәләрдә катнашмаганнар, әхлакка зыян китерерлек романнар укымаганнар. Бу заманда идеаль туташ бик аз ашаган, еш кына аңын җуеп ауган, үзенә караганнарын сизсә кызарган.

Виктория чоры гадәтләре Англиядән АКШка да үтеп кергән. Тыйнаклыкка аерым басым ясалган. Ирләр һәм хатын-кызларның бергәләп үлән өстендә утыруы бик начар күренеш саналган. Хатын-кызларга һәм ирләргә кайчакларда ялангач фигуралар карау өчен аерым-аерым музейларга бару рөхсәт ителгән. XX гасыр башында җәмгыятьнең әхлак нигезләре какшый башлаган. Хатын-кызлар кеше алдында тәмәке тарта башлаганнар. Кинотеатрлар экраннарына җилбәзәк фильмнар чыккан. Яшь буын үзен бик иркен тота башлаган.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Кравченко А.И., Певцов Е.А. Җәмгыять белеме: 9 сыйныф өчен уку ярдәмлеге./Русчадан М.А. Хәйруллин тәрҗ.-Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005. - 223 б. рәс. б-н. ISBN 5-94113-205-0
  • Compton's Interactive Encyclopedia. Compton's NewMedia, Inc., 1994.