«Тәрбиятел-әтфаль» журналы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Тәрбиятел-әтфаль» журналы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тәрбиятел-әтфаль

Нигезләнде

1907

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1907

Төп офис

Мәскәү

«Тәрбиятел-әтфаль»Балалар тәрбиясе») — 1907 елның 1 гыйнварыннан Мәскәүдә чыга башлаган, беренче төрки,татар балалар журналы.

Титул битенә: «Унбиш көнгә бер чыга торган сабак балаларына әдәби, фәнни вә рәсемле мәҗәллә»[1] дип куелган бу басманың чыгымнарын Мәскәү бае Хөсәен Байбеков күтәрә, редакция дә аның йортына урнаша. Журналны оештыру, мөхәррирлек вазифасын милли хәрәкәт житәкчесе дагстанлы Шамилнең оныгы Заһит Шамил үз өстенә ала.

«Тәрбиятел-әтфаль» балаларны күп яклы итеп тәрбияләүне максат итеп ала. Дини тәрбия бирүне дә күз уңыннан читтә калдырмый. Журналда «Ислам галәме вә мөселманнарга һәрнәрсәдән артык игътибар итәчәкмез» диелгән. «Бармы бездә балалар әдәбияты?» дип, әдәбиятның тәрбияви роле дә алгы планга чыгарылган.

Фатих Әмирхан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фатих Әмирхан 1906 елның гыйнварында Питырбурда мөселманнарның Бөтенсоюз корылтаенда катнаша. Корылтайда ул Заһит Шамил белән очраша. Әтисе ягыннан бераз туган тиешле Заһит Шамил аны журналның жаваплы сәркатибе итеп чакыра.

Әмирхан 1906 елның октябрендә Мәскәүгә килә. Заһит Шамил, журналист булудан бигрәк, ижтимагый эшлекле булганлыктан, журналда төп эшләрне башкару Әмирхан өстенә төшә.

Әмирханың Дания әкиятчесе Ганс Христиан Андерсеннан тәрҗемә иткән «Мәхәббәтсез үрдәк баласы», «Гөл агачы һәм әкәм-төкәм» исемле әкиятләре дә шушы журналда дөнья күрә.

Әдәбият бүлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журналда әдәбият бүлеген Нәҗип Думави алып барган булса кирәк. Аның 1907 елда ижат ителгән шигырьләренең күбесе («Гает көннәре», «Балалар тавышы», «Бер валидәнең (ана) балаларга нәсихәте» «Карлыгачның балаларга әйткән сүзләре», «Бер саилченең мөнәҗате», «Төн» исемле мәгърифәтчелек дидактизмы белән сугарылганнары) шушында басыла.

Рәсемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журналда дини тәрбия башлыча күрсәтмәлелек юлы белән хәл ителә, чөнки сабыйның дикъкатен җәлеп итүдә рәсемнен роле бәхәссез. Монда Твир, Хәрбин шәһәре мәчетләре, Тифлис мөселман гыйбадәтханәсе, Мәккә, Мәдинә шәһәрләре рәсемнәрен күрәбез. Хаҗ кылу турында тарихи географик белешмә дә урнаштырылган.

Дөньяви мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында Русиядә капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеше һәм катлаулана баруы дөньяви белемле кешеләр таләп итә. Журналда «Күктә күренә торган нәрсәләр», «Зилзилә», Мәскәү, Питырбур шәһәрләре, «Дума ачылу», «17 октябрь манифесты», табигать хәлләре турында сөйләгән мәкаләләр басылган. Тарихыбызда эз калдырган олуг шәхесләрдән Дмитрий Менделеев, Галимҗан Баруди, Гаяз Исхакый, Исмәгыйль Гаспринский турында биографик мәгълүматлар бирелгән.

Чыгу туктау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Редакция табышмаклар, көлке кыйсемнәре, башваткычлар, балалардан килгән хатлар бүлекләре вәгъдә итә. Ләкин вәгъдә үтәлми кала. Биш сан чыкканнан сон, 1907 елның март аенда журнал чыгудан туктала. Моңа аның татар җирлегеннән еракта чыгуы да сәбәп булган булса кирәк. Фатих Әмирханның әйтүенә караганда, ул житәрлек мөштәриләр җыя алмый. Журнал кыска гомерле булса да, жәмәгатьчелектә кызыксыну уята. «Вакыт» газетасының 1907 елгы 9 гыйнвар санында аның яхшы кәгазьгә басылуы, рәсемнәренең нәфислеге турында әйтелә. Габдулла Тукай да «Тәрбиятел-әтфальгә» исемле мактау шигыре бастыра.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. мәҗәллә — журнал