Алия Молдагулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алия Молдагулова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алия Молдагулова
The Soviet Union 1975 Illustrated stamped envelope Lapkin 75-309(0526)face(Aliya Moldagulova) (cropped).jpg
Туган телдә исем каз. Әлия Нұрмухамбетқызы Молдағұлова
Туган 25 октябрь 1925(1925-10-25)
Болак (Актүбә өлкәсе), Тимер өязе[d], Актюбинская губерния[d], Казакъ Автоном Социалистик Совет Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 14 гыйнвар 1944(1944-01-14) (18 яшь)
Яңа Сокольники, Псков өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg СССР
Әлма-матер Вятская школа (Некрасовский район)[d] һәм Центральная женская школа снайперской подготовки[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр, мәргән
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә яфрәйтер[d]

Commons-logo.svg Алия Молдагулова Викиҗыентыкта

Алия Молдагулова ССРБның нәфис маркалы конвертында, 1975 ел

Алия Нурмөхәмбәт кызы Молдагулова (каз. Әлия Нұрмұхамбетқызы Молдағұлова, шулай ук Лия Курумгамб Молдагулова буларак танылган[1]; 1925 елның 25 октябре1944 елның 14 гыйнвары) — совет снайперы, Бөек Ватан сугышы елларында 2 нче Балтыйк буе фронтының 22 нче армиясенең 54 нче аерым укчылар бригадасында хезмәт иткән, ефрейтор. Советлар Берлеге каһарманы (1944, үлгәннән соң).

78 солдатны һәм офицерны юк итә[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алия Молдагулова 1925 елның 25 октябрендә Болак авылында (хәзер — Актүбә өлкәсенең Хобдинск районында) туа. Казакъ[3]. Бала чактан ук әти-әнисез кала. Әтисе Нурмөхәммәт Саркулов аерым яшәгән һәм бай токымы буларак хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнүгә дучар ителгән[4]. Табын нәселенеке.

Алия күпмедер вакыт Аулия-Ата шәһәренең 11 мәктәбендә укыган[5]. Алияне әбисенә, Аубакир Молдагуловның әнисе гаиләсенә тәрбиягә бирәләр. Сигез яшеннән Алия аның гаиләсендә Алма-Атада яши. Балачакта ук ул максатчан һәм каты холык белән аерылып торган[6].

1935 елда Алиянең агасы хәрби-транспорт академиясенә укырга керә. Молдагуловлар гаиләсе, Алияне алып, Мәскәүгә күчеп килә. Берничә елдан соң алар Ленинградка күчеп киләләр, чөнки Академия анда күчерелә. 1939 елның көзендә агасы 14 яшьлек Алияне 46 нчы мәктәп-интернатка укырга урнаштыра.

Бөек Ватан сугышында катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июнь аенда, Бөек Ватан сугышы башлану белән, агасының гаиләсен эвакуациялиләр. Әмма Алия Ленинградта калырга тели.

1941 елның 8 сентябрендә Ленинград камалышы башлана. 1942 елның мартында балалар йорты белән бергә Алия Ленинградтан Ярославль өлкәсенең Вятское авылына чыгып китә. 1942 елның 1 октябрендә, Вятск урта мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлагач, ул Балык авиация техникумына укырга керә. Ул һавада сугышырга тели, әмма «металлны салкын эшкәртү» белгечлеге буенча уку төркеменә эләгә. Өч айдан соң Алия Молдагулова Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә аны фронтка җибәрү үтенече белән гариза бирә. 1942 елның 21 декабрендә, «фронтка китү сәбәпле», техникумнан китә.

1942 елның 20 мартында ССРБ Халык оборона комиссариаты приказы белән Гомуми хәрби укытуның Баш идарәсе каршындагы инструктор-снайперлар мәктәбе оештырыла, ул 1942 елның 27 ноябрендә ССРБ Халык оборона комиссариатының яңа приказы белән Снайпер әзерлекле инструкторларның үзәк мәктәбе (ЦШИСП) булып үзгәртелә. Алия Мәскәү өлкәсенең Вешнәк бистәсендә (хәзерге вакытта Мәскәү гуманитар университеты урнашкан территориядә (Юность ур., 5)) урнашкан әлеге мәктәпнең беренче җыелмасына эләгә. Бу бинада дәресләр уза, ә курсантлар яшәгән казармалар Кусковода урнашкан граф Шереметевлар утары территориясендә урнаштырыла[6][7].

1943 елның 23 февралендә Алия төркеме курсантлары хәрби ант кабул итәләр, ә 1943 елның июлендә Алия курсташлары белән 54 нче укчылар бригадасына снайпер итеп җибәрелә (22 нче армия).

Сугыш эпизодларының берсендә нейтраль полоса буенча баручы снайпер кызларны күреп, биш немец солдаты засада оештыра. Ләкин беренче булып Алия атарга өлгерә; тагын ике солдатны снайперлар Зина һәм Надя юк итә, ә исән калган ике дошманны кызлар кулга алып, команда пунктына китерәләр.

Ленинград-Новгород операциясе барышында 1944 елның гыйнвар башында 54 нче укчылар бригадасы марш булып фронт буйлап Новосокольники шәһәренә (Псков өлкәсе) чыгып китә, анда дошманның оборонасын өзеп, шәһәрнең төньяк өлешенә чыга. Снайпер Алия Молдагулова хезмәт иткән 4 нче батальонның сәяси җитәкчесе Г. В. Варшавский истәлекләренә буенча, бригаданың бер өлеше Насва станциясе янындагы тимер юлга чыга, анда алар дошманның көчле уты белән каршы алына. Төнлә башлангыч чикләрне алып, Кызыл Армиячеләр 1944 елның 14 гыйнварында таң атканда һөҗүм итә. Ул көнне Алия өч тапкыр дошманның контратакларын чагылдыруда катнаша[6].

Бер һөҗүм вакытында Алия Молдагулова, кулы мина кыйпылчыгы белән яраланган килеш, немец траншеясында кул сугышында катнаша. Сугыш барышында Алия икенче тапкыр немец офицеры тарафыннан яралана. Алия аны юк итәргә өлгерә, ләкин үлем ярасы алган була. Операциягә бер көн кала Алия апасы Сапурага хат язарга өлгерә. Ул вакытта хәбәр ителгәнчә, Новосокольник районының Монаково авылында җирләнгән була[8].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 4 июнендә Алия Нурмөхәмбәт кызы Молдагуловага үлгәннән соң Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Шул ук вакытта ул Ленин ордены белән дә бүләкләнә[9].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алия Молдагулова хөрмәтенә Казахстанның Актүбә өлкәсенең Хобдинск районында авыл Әлия (2005 елга кадәр — Алпайсай) дип аталган.
  • Мәскәү, Санкт-Петербург, Нур-Солтан, Караганда һәм Актүбә (Казахстан) урамнары, берничә мәктәп, шулай ук ССРБ Диңгез флоты министрлыгы корабы Алия Молдагулова исеме белән аталган[6][10].
  • Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм Яңа Сокольники (Россия), шулай ук Казакъстанда — Алма-Ата, Нур-Солтан, Актүбә, Чимкәнтта һәм Алия Молдагулованың туган ягында аңа һәйкәлләр куелган[11].
  • Аның һәлак булган урында Яңа Сокольники шәһәрендә (Псков өлкәсе) мемориаль комплекс төзелгән[12].
  • Алиянең исеме «Артек» халыкара балалар лагерында артеклылар-геройлар хөрмәтенә стелада урнаштырылган.
  • Актүбәдә өлкә мемориаль музей булдырылган[11].
  • Алия Молдагуловага «Алия» балеты, берничә шигырь һәм поэмалар, бик күп җырлар багышланган. 1944 елда аның вафатыннан соң, газеталарда шагыйрь Яков Хелемскийның Молдагулова батырлыгына багышланган шигырьләре басыла. Роза Рымбаева Алия Молдагуловага багышланган «Алия» җырын башкара[13].
  • Алия Молдагулованың батырлыгы турында «Алия» документаль фильмы (режиссёры — Мансур Сагатов) һәм «Снайперы» нәфис фильмы (1985, режиссёры — Болотбәк Шамшиев) төшерелә.
  • Рыбинск шәһәрендә мемориаль такта урнаштырылган. Аның исеме шулай ук Идел буе яр буенда урнашкан «Рыбинцы — Советлар Берлеге Каһарманнары» стеласында урнаштырылган.
  • Вятское авылы урта мәктәбе бинасында мемориаль такта урнаштырылган[14].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Магдагулова Лия Курумгамб «Подвиг народа» сайтында
  2. Алия Молдагулова
  3. Алия Молдагулова «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  4. Кундыз Касенова. По другим данным мать Алии Молдагуловой была убита, место захоронения неизвестно (html). Радио Азаттык. әлеге чыганактан 2012-02-09 архивланды. 2019-03-04 тикшерелде.
  5. В. Ахметжанова (2017-10-22). В Таразе открыта аллея имени Героя Советского Союза Алии Молдагуловой. 2019-03-04 тикшерелде.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Галя Галкина. Дочь Ленинграда. әлеге чыганактан 2020-08-05 архивланды.
  7. Юрий Стародубов.  Курсант Молдагулова жила в усадьбе Кусково // Восточный округ. — № 7 (96) за 6 марта. — С. 5.
  8. Молдагулова Алия Нурмухамбетовна. ОБД «Мемориал»
  9. Магдагулова Лия Курумгамб «Подвиг народа» сайтында
  10. Natevan. Интернет-сайт «Водный транспорт».
  11. 11,0 11,1 Галя Галкина (16 апреля 2010).  Дочь Ленинграда. Новое поколение. 2015-01-04 тикшерелде.
  12. Пляскина Н. У Элички // Время: газета. — 21.08.2010.
  13. Роза Рымбаева. Дискография
  14. Под Ярославлем открыли мемориальную доску в память о Герое СССР — снайпере Алии Молдагуловой

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Молдагулова Алия Нурмухамбетовна // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2. — С. 105.
  • Смородкин С. Алия // Героини: очерки о женщинах — Героях Советского Союза / ред.-сост. Л. Ф. Торопов; предисл. Е. Кононенко. — Вып. 1. — М.: Политиздат, 1969. — 447 с.
  • Кирсанов Н. А. Место назначения — фронт / Н. А. Кирсанов; Акад. наук СССР; отв. ред. П. Ф. Исаков. — М.: Наука, 1978. — 119 с.: ил. — Содерж.: [Центральная школа инструкторов-снайперов под Москвой в Вешняках и слушательница их, Герой Советского Союза Алия Молдагулова]. — С. 98—101.
  • Дементьева М. Спустя много лет // Крестьянка. — 1983. — № 5. — С. 30: фот.
  • Попенко Ф. Алия // Военные знания. — 1983. — № 12. — С. 6—7: фот.
  • Никифорова Е. Краткая справка о Центральной женской снайперской школе Главного Управления Всеобуча НКО СССР // Алия: док., воспоминания, ст., очерки и др. док. материалы о герое Совет. Союза А. Молдагуловой / Сост. С. Аскаров. — Алма-Ата: Жалын, 1985. — С. 34—41.
  • Уральский Н. На берегах Ловати // Девушка из Легенды / Сост. Г. И. Нечунаев. — Алма-Ата: Казахстан, 1989. — С. 23—39.
  • Герои огненных лет. Книга 7. — М.: Московский рабочий, 1984. — С. 291—297.
  • Героини. — Вып. 1. — М.: Политиздат, 1969. — С. 423—432.
  • Евстигнеев Г. . Гнев ваш громом прогремит // Снайперы / Е. Никифорова, Г. Евстигнеев. — М.: Молодая гвардия, 1976. — 158 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]