Амһара

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амһара latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Амһара
Сахле Селассие • Давид II Теодрос II • Заудиту Хайле Селассие I • Менелик II
Сахле СелассиеДавид II
Теодрос IIЗаудиту
Хайле Селассие IМенелик II
Үз аталышы: амх. አማራ амара
Гомуми саны: 20,33 млн (2000, бәяләмә)
Таралышы: ХәбәшстанFlag of Ethiopia.svg Хәбәшстан — 19 870 651 кеше

АКШFlag of the United States.svg АКШ — 127 мең кеше
Судан байрагы Судан — 85 мең кеше
СомалиFlag of Somalia.svg Сомали — 58 мең кеше
ЭритреяFlag of Eritrea.svg Эритрея — 32 мең кеше
КанадаFlag of Canada.svg Канада — 16 мең кеше
ШвецияFlag of Sweden.svg Швеция — 12 мең кеше
ЙәмәнFlag of Yemen.svg Йәмән — 9,4 мең кеше
АлманияFlag of Germany.svg Алмания — 5,8 мең кеше
Джибути байрагы Джибути — 4,3 мең кеше
НорвегияFlag of Norway.svg Норвегия — 3,2 мең кеше
МисырFlag of Egypt.svg Мисыр — 3,2 мең кеше

Тел: амһара
Дин: Христианлык, Ислам, Иудаизм
Шоа кенәзе Менелик II

Амһара, амхара (үзатамалары амх. አማራ амара) — Хәбәшстандагы сан буенча икенче урындагы халык. Халык саны ~20 млн кеше (2000, бәяләмә). 127 мең кеше АКШта, 85 мең амһара Суданда, 58 мең кеше Сомалида, 32 мең кеше Эритреяда, зур булмаган төркемнәр булып Джибути, Мисыр, Норвегия, Алмания, Италияда һ. б. илләрдә яши. Хәбәшстан таулыгының(ингл.) үзәк, төньяк, көнчыгыш өлешләрендә көн күрәләр. Афразия телләре(ингл.) макрогаиләсенең сами телләргә(ингл.) керүче амһара телендә сөйләшәләр. Диннәре буенча — христиан-миафизитлар, шулай ук католиклар, протестантлар, мөселманннар-сөнниләр бар. 1994 елда амһараларның ~80 % ы православ христиан, 18 % ы мөселман, 0,1 % ы протестант булган.

Халык булып формалашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амһара халкы Амһара-Сайни һәм Шоа(ингл.) кенәзлекләрендә XIII гасырдаXIV гасыр башында формалаша. Хәбәшстан империясенең өстенлекләргә ия халкы булып исәпләнгән. Касталарга охшаган һөнәри корпорацияләр булган (һөнәрчеләр, җырчылар, руханыйлар).

Мәдәнияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәнияте Көнчыгыш Африка халыкларыныкына охшаган. Агачтан уеп әйбер ясау, үрү, тукучылык, чигү һәм тукыманы батик техникасында бизәү, күнгә бизәк төшерү, түбән касталарда — тимер эшкәртү, зәркән, балчыктан чүлмәк ясау, пергаментка бизәк төшерү үсеш алган. Хәзер амһара күбесенчә шәһәрләрдә яшәүгә күчкән.

Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка мәдәнияте телгә алыну XIII гасырга карый. Музыка төрләре амһараларның аерым касталарына беркетелгән. Җырчылар һөнәри корпорацияләргә берләшкәннәр: азмари — кыллы уен коралында уйнап җырлый; дабтарахристиан чиркәве музыкантлары; аккваквам — литургия биюе осталары, табиблык белән дә шөгыльләнгәнгә күрә, аларны «сихерчеләр» дип йөрткәнәр; лалибэлашәһәр урамнарында җырлаучылар, азык-төлек табу өчен җырлаганнар. Бәйрәмнәрдә ялгыз җырлаучы һамарлар булган. XX гасырда туйларда, мәрхүмне искә алу йолаларында җырлаучы дуэтлар барлыкка килә (ир-ат үзе уйлап тапкан текстны җырлый, хатын-кыз рефренны кабатлый). Эскеста биюе популяр. Музыка уен коралларыннан дита, бегэнна, кырар, вашинт (көтүче флейтасы, бамбуктан), малакат (торба), ходудва (мөгез), берничә саплы фанта флейтасы, кабаро барабаны, нгарит литавралары киң таралган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. Т. 1. М.: НИ БРЭ, 2005, стр. 644-645. ISBN 5-85270-329-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]