Ананас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ананас latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ананас
Сурәт
Халыкара фәнни исем Ananas comosus Merr., 1917
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон ананас[d]
Таксонның халык атамасы pineapple[1], Abrob3, anansovník chocholatý, abable, Ανανάς, Piña, Harilik ananass, hedelmäananas, Ananász, ananas jadalny, abacaxi-branco, Abacaxi, aberas, ananá, ananás, ananaseiro, nanás, nanaseiro, 菠萝 һәм 鳳梨
Базионим Bromelia comosa[d]
Нәрсәнең чыганагы ананас[d], piña[d] һәм ананас суы[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=3074[2]
URL секвенированного генома plants.ensembl.org/Ananas_comosus[3]
MCN коды 0804.30.00
Commons-logo.svg Ананас Викиҗыентыкта
Ананас (туралган)

Бүрекле Ананас[4][5] яки чын Ананас'[6] яки зур бүрекле Ананас[7](лат. Ananas comosus) — купьеллык үсемлек, Бромелия (Bromeliaceae) гаиләсеннән Ананас (Ananas) төре.

Чын ананасның күп төрле сортлары Көньяк Америкада гына түгел, җир шарының бөтен тропик илләре буенча киң таралган.

Синонимнар:

  • Bromelia ananas L.
  • Bromelia comosa L.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк Америка анансларын беренче тапкыр тасвирлаучы «Перу хроникасы» китабының беренче өлеше (1553)

Аның беренче тасвирламасы 1553 елда Сьеса де Леонның «Перу хроникасы» китабында телгә алына[8].

Морфологик тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

60 см кадәр биеклектәге тропик купьеллык үсемлек, читләре тешле озынча, тар, шул ук вакытта каты һәм сусыл (суккулент) яфраклар белән[9].

Чәчәкләре чәчәк атучы сабагында югарыда, спираль буйлап чәчәк чугы барлыкка китерерлек итеп куе урнашкан. Чәчәкләре ике җенесле, зигоморфлы, чәчәк эргәлегендә өч яфрак, бер җимешлек һәм алтылы серкәлек белән. Бөтен чәчәкләре дә үзара берегеп үскән, чәчәк эргәсе һәм каплаучы яфрагының өске яфраклары гына ирекле кала. Жгут рәвешендә серкәлекләре спираль буйлап өемне уратып ала. Җимшәне өч җимеш яфрагыннан тора, өч оялы, орлык береләре белән плацентасы үсү урыны буенча бүлгеләрдә урнашкан[9].

Ананас җимеш сыйфатында кулланылган вакытта зур (2 кг чаклы) ылыслы агач тубырчыгына охшаш була, алтынсу-көрән төстәге куш җимеш, өске кыска яфраклары шәлкеме белән, алар пролиферация — куш җимеш аша чәчәк сабакларында үсү нәтиҗәсендә зурая. Куш җимеш бер-берсенә кушылып үскән сусыл һәм йомшак җимешләрнең кабыргаларга китүче сусыл, ләкин каты үзәгеннән тора. Аерым җимешнең диварлары җимешче яфрагыннан һәм чәчәк эргәсе яфраклардан, чәчәк төбеннән барлыкка килә, кайвакыт 3 ояның берсе үсешеп җитми[10].

Ананасның культуралы сортлары орлыклары үсешми. Өлгергән җимешнең ояларында вак орлык береләрен күрергә мөмкин, алар оя читләре фонында ак төстә аерылып тора. Куш җимешнең бөтен өлешләре шәлкемнәр белән тезелгән. Үзәк өлешендә алар башлыча вертикаль буйлап бара, үзәктән шәлкемнәр кыеклап җимешкә бара[9].

Ананасның өлгереп җитмәгән җимеше ачы үзенчәлеккә ия, иренне яндыра, ашказанны ярсыта, эчәкләргә көчле эч йомшартучы буларак тәэсир итә. Өлгергән җимеше ачы үзенчәлекләрен югалта[10].

Химик составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ананасның йомшагы 86 процент судан тора, анда гади шикәр күп (12-15 мг %), нигездә, ул сахароза, органик кислоталар (0,7 мг %) — башлыча лимон кислотасы, һәм 50 мг % кадәр аскорбин кислотасы. Моннан тыш ананаста В, В, В, РР витаминнары, А провитамины бар.

Җимешләренең йомшагы минераль матдәләргә — калий (320 мг %), тимер, бакыр, цинк, кальций, магний, марганец, йодка бай[11].

Ананасның куш җимешендә углеводлар, А, В һәм С витаминнары һәм микроэлементлардан тыш тагын бромелаин — югары активлыкта полеолит ферментлар комплексы (ягъни аксымнар таркатучы) бар. Бромелаин аркасында организм аксым матдәләрне яхшы үзләштерә. Ананасны үтә күп куллану авызның лайлалы тышчасына зыян китерә. Ананаста С 40 мг% витамины бар (яфракларында 120 мг% кадәр).

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ананасның куш җимеше — кыйммәтле туклану ашамлыгы. Сей яки консерваланган килеш кулланыла, кондитер сәнәгатендә киң кулланыла (кәнфитләр, джем, кайнатма). Биологик актив матдәләр комплексы ярдәмендә ананас файдалы сыйфатларга ия: аш эшкәртүне көйли, эчәкләргә санация ясый, канның үзлелеген киметә. Аннары ананас кискен азык икәнлеген онытырга ярамый, ул ашказан чирләре вакытында тәкъдим ителми. Ананаслар җилсенүгә каршы көчле чара — бромелаин ферменты күп[12].

Яфракларында ныклы сүсләр күп, шуңа күрә ананасны эрләү культурасы итеп тә кулланалар[13].

Куш җимешен куллану[14]:

  • Аш сеңдерүнең бозылуы очраклары: ашказан сутының ферментатив активлыгын арттыру өчен ашау вакытында бер стакан ананас согын эчү яки бер кисәк яңа җимешен ашарга тәкъдим ителә. Бу аеруча мул ризык ашаганда, азыкта майлы, итне күп кулланганда файдалы. Бер стакан ананас согы авиаочыш яки суда сәяхәт иткәндә күңел болгануы белән көрәшергә ярдәм итә.
  • Артык авырлык булганда (ананас аз калорияле азык, 100 г җимештә 48 ккал.). Калий тозларының югары булуы артык сыекчалардан котылырга ярдәм итә, бу ябыгуга булышлык итә. Ананастан десерт май эшкәртүне көчәйтә һәм организмда матдәләр алмашынуын яхшырта.
  • Тромбоз һәм бүртенү очракларында
  • Сөялләрне бетерә.
  • Битнең майлы тиресенә косметик битлек буларак кулланыла[11].
  • Ананас йомшагында кеше организмы өчен кирәкле булган файдалы матдәләр күп. Былар А, В, Е. РР, С. К витаминнары. Шулай ук ананас магний, калий, тимер, натрий, фосфор, бакыр, цинк, селен, марганец, бор, йод, кальций һәм башка минералларга бай.
  • Ананас иммунитетны күтәрә, артериаль басымны һәм авырлыкны кәметергә булышлык итә.

Культивация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ананас җитештерү, 2018 ел
Ил Продукция
млн. к.
Коста-РикаFlag of Costa Rica (state).svg Коста-Рика
3,4
ФилипинFlag of the Philippines.svg Филипин
2,7
БразилияFlag of Brazil.svg Бразилия
2,6
ТаиландFlag of Thailand.svg Таиланд
2,1
ИндонезияFlag of Indonesia.svg Индонезия
1,8
ҺиндстанFlag of India.svg Һиндстан
1,7
Дөньяда
27,9
Чыганагы: FAOSTAT of the United Nations

Культураны үстерү күп тропик илләрдә киң таралган. Җимешнең мәдәни сортлары исле, тәме әчкелтем-таталы, 2 кг алып 16 кг авырлыкка кадәр була, орлыклары юк. Чын ананасның йомшагы (ак яки саргылт) 86,1 процент су, 4,5 процент шикәр, 6,9 процент сахароза, 0,41 процент азотлы матдәләр, 0,52 процент кислота, 0,42 процент көлдән тора.

Ананасларның бөтен ашамлык һәм десерт төрләре бүрекле Ананас сортына карый. Туган ягы үзәк Бразилиянең коры яссы таулыгы, аннан ананас культурасы бөтендөнья буйлап таралган. 1519 елда Магеллан йөзүе катнашучыларының берсе ананасны «җирдә табарга булган иң тәмле җимеш» дип тасвирлый. Озакламый Американы ачканнан соң португаллар ананас культурасын Африкага һәм Һиндстанга алып килә. Аурупага ананасны беренче тапкыр якынча 1650 елда китерәләр. Аурупада аны оранжереяларда үстерәләр (хәтта Санкт-Петербургның тирә-ягында һәм Соловецкий утрауларында). XIX гасыр уртасында ананасны тропик плантацияләрдән турыдан пароходларда алып киләләр һәм ананасның оранжерея культурасы бөтерелә.

XXI гасыр башында ананасның иң зур плантацияләр Гавай утрауларында туплана (дөнья җитештерүенең 30 %ы). Шулай ук дөнья кимәлендә ананас үстерү буенча лидерлар Таиланд, Филипин, Бразилия, Коста-Рика.

Филипин һәм Тайванда ананас шулай ук яфраклардан сүс алу өчен үстерелә.

ФАО мәглүмәтләре буенча, 2016 елда дөньяның бөтен ананасның өчтән бер өлеше өч илдә  — Коста-Рика, Бразилия һәм Филиппинда үстерелә[15].

Агротехника

Чәчәк атсын өчен су белән кальций карбиды катнашмасыннан алынган ацетилен киң кулланыла. Бу катышманы зур булмаган микдарда өске яфраклары куенына сибәләр. Ацетилен чәчәк атуга стимулятор буларак тәэсир итә, нәтиҗәдә ананасны ел әйләнәсенә алырга мөмкин була. Ананас — мул ашлама индерүне һәм кулдан җыеп алуны таләп иткән культура. Соңгысы плантация хезмәткәрләреннән төрле хәвефсезлек чараларын кабул итүне таләп итә, чөнки ананас нык чәнечкеле үсемлек.

Ананасны үрчетү өчен куен бөреләреннән барлыкка килгән йөгерешләрне файдаланалар. Җимешнең өстен кисергә һәм тамырландырырга мөмкин, чөнки үсеш нөктәсе саклана.

Ананас геральдикада һәм сәнгатьтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ананас җимеше Ямайка, Антигуа һәм Барбуданың гербларында төшерелгән. 1915 елда Петроградта шагыйрь Игорь Северянин үзенең билгеле «Ананасы в шампанском» шигырен яза, ул болай дип башлана[16]:

Ананасы в шампанском! Ананасы в шампанском!
Удивительно вкусно, искристо и остро!

1917 елда шагыйрь Владимир Маяковский киң танылган һәм цитаталы рифмовка яза::

Ешь ананасы, рябчиков жуй,
День твой последний приходит, буржуй.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  2. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  3. Ensembl Genomes
  4. А — Анкетирование. — М., 2005. — С. 667. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 1). — ISBN 5-85270-329-X.
  5. Сааков С. Г. Род Ананас // Оранжерейные и комнатные растения и уход за ними. — Л.: Наука, 1985. — С. 262.
  6. Калып:БСЭ3
  7. Ананас // Новая российская энциклопедия. — М.: Энциклопедия, 2005. — Т. 2. — С. 384. — ISBN 5-94802-009-6.
  8. Сьеса де Леон, Педро. Хроника Перу. Часть Первая. — Киев, 2008 (пер. А. Скромницкий).
  9. 9,0 9,1 9,2 Ананас.
  10. 10,0 10,1 Ананас.
  11. 11,0 11,1 По данным сайта KULINA.
  12. Диетологи назвали главные полезные свойства ананаса.
  13. Шипунов А. Б. Ананас // Биология: Школьная энциклопедия / Белякова Г. и др. — М.: БРЭ, 2004. — 990 с. — ISBN 5-85270-213-7.
  14. Ананас настоящий (Ananas comosus).
  15. Производство ананасов по странам, отсортированный список стран по количеству произведённой продукции в 2016 году. Продовольственная и сельскохозяйственная организация ООН (2018).
  16. Игорь Северянин «Увертюра».

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]