Андрей Жеханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андрей Жеханов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Андрей Жеханов
Туган 1884(1884)
Нижгар
Үлгән 5 май 1924(1924-05-05)
Мәскәү
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Андрей Жеханов (рус. Андрей Ильич Жеханов, 1884(1884), Нижгар5 май 1924, Мәскәү) — сәвит фирка-дәүләт эшлеклесе.

1905 тән РСДЭ(б)Ф әгъзасы. Беренче бөтендөнья һәм Ватандашлар сугышларында катаншкан. 1906-08 елларда һәм 1914-17 елларда патша гаскәрендә; 1918-19 елларда Кызыл Гаскәрдә. 1908-14 елларда инкыйлаби эшчәнлек өчен Орёл губернасында сөргендә була. 1917 дә Петроградта РСДЭ(б)Фнең полк кәмитите рәисе. 1918-19 елларда Көнчыгыш фронтта хезмәт итә. 1920-1922 елларда Нижгарда фирка эшендә. 1922 нең апрель-сентябрендә РК(б)Фнең Башкортстан өлкә кәмитите сәркәтибе. 1922 нең ноябреннән РК(б)Ф Царицын губерна кәмититенең бүлек мөдире, 1923 дән - сәркәтибе.

1924 нең 5 маенда (апрельдә?[1]) Мәскәүдә үз-үзен үтерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]