Бакча каен җиләге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакча каен җиләге latin yazuında])
Бакча каен җиләге
Сурәт
Халыкара фәнни исем Fragaria ×ananassa Duchesne, 1785[1][2]
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон каен җиләге[1][3]
Таксонның халык атамасы Garden strawberry, Aedmaasikas, Puutarhamansikka, Guard-eerdbei, オランダイチゴ, Земляника садовая, Полуниця садова, 士多啤梨, 草莓[4][5], Aardbei[6], jahodník ananasový[7], 딸기, Havejordbær, Fragaria ×ananassa һәм mirandanera[8]
Базионим Fragaria chiloensis var. ananassa[d]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Нәрсәнең чыганагы каен җиләге[d], Fragariae folium[d] һәм клубничный сок[d]
Зоны морозостойкости растений 5[d][9]
Ареал таксона Кытай[5]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=244[10]
 Бакча каен җиләге Викиҗыентыкта

Бакча каен җиләге (лат. Fragaria ananassa) — Каен җиләге (Fragaria) ыругына кертелгән культуралы үсемлек төре.

Файдалы сыйфатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Составында фосфор, кремний, калий, бакыр, кальций, цинк, марганец, тимер, магний кебек элементлар, фолий кислотасы, С, В5, А, Р, Е витаминнары шактый күп.

Җир җиләге авитаминоз, атеросклероз, азканлылык, гипертония авы­ рулары вакытында, аналыктан кан киткәндә файдалы. Ул кан басымын нормальләштерә, онкологик авыруларга каршы тора, баш миенең эшен яхшырта. Организмнан агулы матдәләрне чыгара. Бу җиләкнең антиок- сидантлык сыйфаты да бар. Ул салкын тиюдән саклый, күз авыруларына каршы чара булып тора, бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр өчен файдалы.

Әлбәттә тискәре тәэсирләре булырга мөмкин икәнен дә истә тоту зарур.

Аның орлыклары ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта. Шуңа күрә ул гастрит, ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә тыелган җиләк. Югары кан басымыннан энаприл даруы кабул итүчеләргә дә җир җиләге ашамаска киңәш ителә.

Үстерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакча каен җиләге туфракка таләпчән түгел, ләкин дымлылыкны ярата. Тамырча барлыкка китерүче кыска, тармакланган сабаклы. Күпчелек сортларның чәчәкләре ике җенесле. Җиләкләре эре (40 г га кадәр, уртача 15 г), төрле төсмерле кызыл төстә, тәме тәмле, хуш исле һәм җимеш йомшагы эреп тора. Составында 5–10 % шикәр, 0,8–1,6 % органик кислоталар, 1–1,6 % пектин, 50–80 мг % С витамины бар. Җиләкләре яңа өлгергән, туңдырылган һәм эшкәртелгән килеш кулланыла.

ТРда җиләкләре июнь уртасында, ә кайбер елларда июнь башында өлгерә. Уңышы 1 га дан 60–80 ц дан артыграк. Үстерелә торган сортлары: иртә өлгерешле — «Заря»; уртача өлгерешле — «Фестивальная», «Зенга-Прекоза», «Лорд», «Редгонтлит», «Татарстан»; соң өлгерешле — «Зенга-Зенгана», «Рубиновый кулон» һәм башка.

Җиләк түтәлләре
Җимеше: күпчикләвек

Каен җиләге «мыекчалар» ярдәмендә үрчетелә, аларда яфрак таралгысы барлыкка килә. Үрентеләр, нигездә, яз көне (май башында), җәй көне (июль ахыры – август башында) утыртыла. Яз көне утыртканнан соң, икенче елда югары уңыш алына. Утырту схемасы — бер сызыклы (рәт араларының киңлеге 70–80 см, 1 рәттә 25 см аралыкта) һәм ике сызыклы (рәт араларының киңлеге 50–60 см, рәттә 30 см аша). Плантациядән файдалану вакыты 3 ел (утырткан елны санамыйча). Аннан соң җиләкләре ваклана, уңышы кими, куаклары авырулар һәм корткычлар белән зарарлана. Махсус җиләк-җимеш хуҗалыкларында каен җиләге интенсив технология буенча үстерелә: яхшы сортлар җирле шартлар өчен сайлап алына, культура әйләнеше кулланыла (күпьеллык үләннәр һәм сидератлардан соң 4–5 кыр каен җиләге белән), тиешле күләмдә ашламалар кертелә, үсемлекләр югары сыйфатлы итеп карала (өстәмә тукландыру, гербицидлар белән чүп үләннәрен бетерү, рәт араларын эшкәртү-йомшарту, су сибү), уңыш үз вакытында җыеп алына.

Татарстанда бакча каен җиләге Кайбыч, Арча, Тәмте җиләк-җимеш питомникларында, шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтында һәм «Татплодоовощпром» концернының махсуслаштырылган хуҗалыкларында үстерелә. Төп корткычлары — каен җиләге талпаны, кура-каен җиләге филчеге, каен җиләге нематоды; авырулары — җиләкләрдәге соры черек, ончыл чык, яфракларда ак һәм көрән таплар. [11].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]