Батум мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Батум мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Батум мәчете
гөрҗ. თბილისის მეჩეთი
Мәчетнең урамнан күренеше
Мәчетнең урамнан күренеше
Ил Гөрҗистан
шәһәр Батум
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни, хәнәфи
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 18861888 еллар
Төп даталар:
1886 (нигезләнү)
1932 (ябылу)
1946 (яңадан ачылу)
1995 (яңа манара куелу)
2007 (киңәйтү)
Халәте гамәлдә
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Урта җәмигъ мәчете фотосурәтләре.
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Батумның борынгы мәчетләре фотосурәтләре.

Батум мәчете, Урта җәмигъ мәчете (гөрҗ. ბათუმის მეჩეთი) — Гөрҗистанның Аҗарстан(рус.) төбәге башкаласы Батум шәһәрендә урнашкан дини гыйбадәтханә, җәмигъ мәчете. Батумдагы бердәнбер гамәлдәге мәчет булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVI гасырның икенче яртысыннан, 1547 елдан 1878 елга кадәр Госманлы империясе составында булганда, аҗарлар ислам динен тота.

1926 елга кадәр аҗарларны «гөрҗи-мөселманнар» дип атау кабул ителгән булган. 1926 елгы халык санын алу барышында 71 498 гөрҗи-мөселман «аҗар» дип теркәлгән. Хәзерге Гөрҗистанда аҗарларның диннәре турындагы мәгълүматлар халык санын алу вакытында җыелмый, ә иҗтимагый сораштырулар барышында билгеләнә.

XX гасыр уртасында мөселманнар автономияле республика халкының 70 % ы, ә христианнар 30 % ы булса, XXI гасыр башында христианнар 75%, ә мөселманнар 25% булган[1][2]. Ислам диненең Аҗарстанның көнчыгышында һәм көньягында позицияләре көчле, Хуло муниципалитетында(рус.) мөселманнар саны барлык халыкның (25 450 кеше) 90 % нан артыграк[3] .

2014 елгы мәгълүматлар буенча, Аҗарстанның 334 мең халкының 133 меңе, Батум шәһәренең 152 839 халкының 38 762 е (25, 4 %) мөселман динендә булган.

Батум шәһәренең мөселман җәмгыяте, халкының күпчелеген мөселманнар тәшкил иткән таулы Аҗарстаннан шәһәргә күченеп килүче яшьләр исәбенә елдан-ел арта бара, шулай ук соңгы елларда шәһәр яшьләре мәчеткә торган саен активрак йөри һәм ислам йолаларын төгәл үти.

Бүген Батумда XIX гасырда төзелгән бер генә мәчет — Урта җәмигъ мәчете генә бар. Ул намаз укырга килүчеләрнең яртысын да сыйдыра алмый. Калганнары мәчет ишегалдында яки урамда гыйбадәт кыла. «Яңа мәчет төзелешенә ярдәм итегез! Урамда намаз укуны бетерик!» дигән өндәмәләр Батум мәчетендә һәр җомга намазыннан соң яңгырый. Батум мөселманнары яңа мәчет төзү өчен җир бирүне, яки Абашидзе урамында бирелгән урында төзелеш эшләре башларга рөхсәт бирүне сорый. Әмма аларның үтенече хакимият (мэрия) ягыннан да, Гөрҗистандагы иң йогынтылы оешма булган православие чиркәве ягыннан да кискен каршылыкка дучар була. АКШ Дәүләт департаментының 2017 елның 15 августында дөнья күргән дин иреге турындагы махсус докладында Батум мәчетенең хәл ителмәгән проблемасы аеруча ассызыкланган[4].

Батум мәчетләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрдә нибары өч мәчет: ике таш һәм бер кечкенә агач мәчет булган. Алар барысы да XIX гасырда төзелгән[5].

Батумның беренче (таш) мәчете солтан Мәхмүд II хатыны һәм солтан Габделгазизнең әнисе Пәртәвниял вәлидә солтан(рус.) (18101883) инициативасы белән 1861 елда төзелә. Улы Габделгазиз хөрмәтенә төзеткәнгә күрә, мәчет «Газизия җәмигъ мәчете» дип аталган. Мәчет манаралы алтыпочмаклы бинада урнашкан була. Мәчетне совет чорында җимерәләр һәм аның урынында Ленин мәйданы ясыйлар.

Мөфти Мәгасин җәмигъ мәчете Батумның Чавчавадзе урамында диңгез буенда ук торган кечкенә агач мәчет була. Кайчан җимерелгәне билгесез.

Урта җәмигъ мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Батумның Урта җәмигъ мәчете 1886 елда гөрҗи-мөселман асылзаты Асланбәк Химшиашвили гаиләсе заказы буенча, аның әнисе акчасына корылган. Мәчет Газизия җәмигъ һәм Әхмәд-паша җәмигъ мәчетләре арасында төзелгәнгә күрә, «Урта җәмигъ» исемен алган. 1932 елдан 1946 елга кадәр Совет хакимияте тарафыннан ябылган. Бөек Ватан сугышы елларында мәчет хәрби корал склады итеп тотылган. 1946 елда (православларның Изге Николай храмы белән бер вакытта) мәчет яңадан эшли башлый [6].

1995 елда манарасы яңартылган. 2007 елда да төзәтү эшләре башкарылган. Мәчет каршында балалар өчен Коръән һәм ислам тарихы өйрәнелә торган пансионат-мәктәп эшли. Шулай ук бинада мөфтият, мәҗлес, берничә имам эшли[7].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет Батумның Кутаис урамы 33нче йорт адресы буенча, ике катлы ак төстәге таш бинада урнашкан. Бер манарасы һәм алтынланган гөмбәзе бар. Мәчетнең эчке бизәлешен лаз(рус.) милләтеннән булган осталар булдырган. Мәчет бинасы ике катлы гадәти йортны хәтерләтә, әмма архитектурада Көнчыгыш элементлары тоемлана. Мәчет, архитектурасы ягыннан, манарасыннан башка, янәшәдәге йортлардан берничек тә аерылып тормый.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Путеводитель по Батуми и Аджарии. Инфоцентр туризма, 2019, с. 26. (рус.)
  2. Заур Маргиев. Госманлы империясе чорында Батум. Батум: Алиони, 2008 (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]