Брауншвейг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Брауншвейг latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Брауншвейг
Burgloewe 16 1a.jpg
Wappen Braunschweig.svg
Халык саны 248 667 (31 декабрь 2016, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 861 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Ульрих Маркурт Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00, UTC+02:00
Кардәш шәһәрләр Бандуң[d], Бат[d], Кирьят-Тивон[d], Магдебург, Ним, Сус[d], Чжухай[d][1], Омаһа һәм Казан
Җәгърафия
АТБ Түбән Саксония
Ил Алмания
Мәйдан 192.70 дүрткел киламитер
ДДӨБ 75 митер Edit this on Wikidata
Сулык Окер
Координатлар 52.2692°N 10.5211°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 38100, 38126, 38114, 38100–38126 Edit this on Wikidata
Телефон коды 05300, 05307, 05309, 0531, 05341 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Ульрих Маркурт Edit this on Wikidata


Брауншвейг (алман. Braunschweig) — Төньяк Алманиянең Түбән Саксония федераль җирендә урнашкан шәһәр. Брауншвейг халык саны буенча Түбән Саксониянең Ганновердан кала икенче зур шәһәре булып тора: 2015 елның 31 декабренә шәһәр халкы саны 252 768 кеше тәшкил итә. Брауншвейг Вольфсбург һәм Зальцгиттер шәһәрләре белән бергә Түбән Саксония җиренең тугыз оберүзәгенең (de) берсен төзи.

Брауншвейгның килеп чыгышы тамырлары белән IX гасырның башына барып тоташа. Генрих Лев идарәсе вакытында шәһәр аеруча тиз үсте һәм XIII гасыр уртасыннан Ганза берлегенә кергән күәтле һәм абруйлы сәүдә үзәгенә әверелде.

1918 елның ноябренә кадәр шәһәр Брауншвейг герцоглыгының башкаласы була. Ноябрь революциясе һәм герцогның тәхетеннән ваз кичүеннән соң Брауншвейг республикасы башкаласы була. 1946 елда республика таралгач, Брауншвейг яңа ясалган Түбән Саксония җиренә керә.

Хәзерге вакытта Брауншвейг төбәге - Ауропадагы мөһим белем бирү һәм фәнни үзәге. Ауропа берлегендә 2007 нче елдан башлап Брауншвейг фәнни-техник тикшеренүләр һәм эшләнмәләр аеруча интенсив рәвештә үткәрелә торган төбәкләренең берсе. Фән үсеше өчен фондлар оештыручылар берләшмәсе Германиядә 2007 елда Брауншвейгка "Фән шәһәре" дигән мауктаулы исем бирде.

Сәгать кушагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Time zones of Europe.svg

Халыкара стандарт буенча Брауншвейг Үзәк Аурупа вакыты (Central European Time, CET) сәгать кушагында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +1:00 гә тигез.

Физик-географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы

Брауншвейг Германиянең төньяк өлешендә урнашкан. Шәһәр аша Окер елгасы ага. Көньягында бөя төзелгән, шулай итеп Окер шәһәрнең үзәген көнбатыш һәм көнчыгыш якларыннан урый (бу Урта гасырларда шәһәрне яхшырак яклау өчен эшләнде) һәм шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә бер агымга берләшә. Әлеге бөя түбәнрәк урнашкан башка икесе белән бергә шәһәр эчендә елга суының дәрәҗәсен җайга сала. Шулай ук шәһәр аша Шунтер елагасына кушыла торган Вабе елгасы һәм аның Миттельриде кушылдыгы ага.

2006 нчы елга шәһәр мәйданы 192 км2 тәшкил итә һәм 98 км озынлыктагы шәһәр чиге белән уратыла. Халык саны һәм мәйдан зурлыгы буенча Брауншвейг Түбән Саксониядә 2 нче, Алманиядә 27 нче шәһәр. Шәһәрнең төньяктан көньякка озынлыгы 19,1 км, көнчыгыштан көнбатышка — 15,7 км. Уртача биеклеге — 75 м. Шәһәр үзәге диңгез биеклегеннән якынча 70 метр биеклектә урнашкан; иң югары ноктасы — Гейтельдер Берг (111 м), иң түбән ноктасы — шәһәрнең төньяк-көнбатышында урнашкан Окерның иске үзәне (62 м).

Брауншвейг 19 шәһәр районнарына бүленгән.

Янындагы эре шәһәрләр: Вольфсбург, 35 км төньяк-көнчыгышка таба, Ганновер, 65 км көнбатышка таба, Магдебург, 90 км көнчыгышка таба һәм Геттинген, 110 км көньяк-көнбатышка таба.

Климат диаграммасы. Сулда - явым-төшем, уңда (кызыл сызык) температура °C күрсәтелгән

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брауншвейг уртача климат зонасында, континенталь климаттан диңгез климатына күчү чигендә урнашкан. Уртача еллык температура 8,8 °C тәшкил итә, уртача еллык һава дымлылыгы 79% тигезләшә. Елда салкын көннәр саны (температура 0 °C түбән, 74 көн) эссе көннәр саныннан (температура 25 °C югары, 25 көн) шактый арта. Ел эчендә Брауншвейгта якынча 618 мм явым-төшем була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәргә нигез салынуы Урта гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брауншвейгка Саксония графы Бруно II нигез сала. Шәһәрнең баштагы исеме - Брунсвик - Бруноның үз исеменнән һәм күчмә пункт, складлар һәм сәүдәгәрләрнең ял итү урыны - вик сүзеннән кушылып ясалган. Әлеге максатлар өчен бу урын бик яхшы туры килә иде, ул Окер елгасы аша кичү урынында урнашкан була. Документаль рәвештә шәһәр беренче тапкыр 1031 елда Магникирхе чиркәвен изгеләндерү язмасында Брунесгвик исеме астында искә алына.

Генрих Лев вакытында Брауншвейг берничә районлы (Вайхбильде дип аталган) күәтле шәһәр булып усә. Өстәмә рәвештә монастырь бистәсенең ике махсус районы бар иде. Һәрберсендә ратуша һәм гыйбадәтханә бар.

Генрих Брауншвейгны резиденция итеп корды. Ул Данквардероде сараен киңәйтте, 1030 елгы иске чиркәүне нигезенә кадәр яндырыга һәм аның урынына Брауншвейг соборын төзергә кушты. Собор изге Власий, Иоанн Крестительгә һәм Томас Бекетка багышланган. Бүгенге көндә собор евангелие-лютеран чиркәве булып хезмәт итә.

Генрих Лев хакимияте шундый дәрәҗәгә җитте ки, ул хәтта әлеге хайванны үзенең гербы буларак сайлады һәм якынча 1166 елда бакыр арысланны салырга кушты. Альплардан төньяктарак булган әлеге беренче бакыр шәһәр скульптурасын ул сарай мәйданында урнаштырды (бүгенгә оригинал сарай эчендә тора). Ул - шәһәрнең гербы һәм символы.

Ганза берлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суднолар йөрешле елга буенда урнашканга күрә, Брауншвейг мөһим сәүдә шәһәренә, ә XIII гасырдан Ганза әгъзасына әйләнә.

Брауншвейг-Люнебург герцоглыгы Генрих Лев заманасында Вельфлар биләмәсенең өлеше була. Соңыннан герөоглык мирас бүлү нәтиҗәсендә төрле вак кнәзлекләргә таркала. XIV гасырда Брауншвейг-Вольфенбюттель кнәзлеге барлыкка килә. Ирекле шәһәргә Брауншвейг якынча 1430 елда әйләнә, һәм вельф феодаллары үз резиденцияләрен якындагы Вольфенбюттельгә күчерәләр.

Гент һәм Париж белән беррәттән Брауншвейг соң Урта гасырларда Европаның иң тынгысз шәһәрләрнең берсе булып санала. Конституцион конфликтлар һәрвакыт Брауншвейгта "Шихтен" - катламнар - дип аталучы революцион гражданлык дулкынланулар дәрәҗәсенә үстеләр.

1671 елда шәһәр янә кенәз хакимияте астына эләгә, ә 1753 елда герцоглар үз резиденцияләрен Брауншвейгка кире кайтаралар. Әлеге вакытка яңа Брауншвейг резиденциясен төзү туры килә. Вольфенбюттельдән ерак булмаган Зальцдалумда барокко стилендә бакчалы резидеция булдырган герцог Антон Ульрихе заманында Брауншвейг барокко чорында эз калдыра. Кайчандыр әлеге сарайны бизәүче сәнгать әсәрләре соңрак Брауншвейгтагы герцог Антон Ульрихе Музеен тәшкил иттеләр.

Брауншвейг герцоглыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1806 елда Брауншвейг герцогы генерал-фельдмаршал Карл Вильгельм Фердинанд Йена һәм Ауэрштедт янынадгы сугышта яраланып һәлак булган. 1807 елдан 1813 елга кадәр Брауншвейг Наполеон гаскәрләре басымы астында була һәм Вестфалия корольлеге өлеше була. Вена конгрессы (1814) карары буенча Брауншвейг герцоглыгы торгызыла.

Вильгельм III үлеменнән соң герцоглык белән Берлин билгеләгән регентлар идарә итә. 1871 елда герцоглык Пруссия хакимлеге астындагы Алмания мәмләкәтенә керә. 1913 елның 24 маенда Виктория Луиза (кайзер Вильгельм II кызы) һәм принц Эрнст Август Брауншвейг-Люнебургның өйләнүшүе Гогенцоллерн һәм Вельфлар нәселләренең дуслашуына китерде, һәм соңгылары янә идарә итә башладылар.

1918 елның ноябрендә, Берлиндагы шундый ук вакыйгага 2 көн кала, Брауншвейгта инкыйлаб була, шуның нәтиҗәсендә герцог тәхетен югалта.

Халык[2][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 1950 1960 1970 1980 1990 2000 2010
189628 223760 242489 223275 261141 258833 245816 248867

Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брауншвейгта XX гасыр уртасына кадәр Брауншвейг Палатиналь телендә сөйләшкәннәр, һәм бу тел әле дә тәэмин ителә. Ул Түбән Саксония диалектының төбәк варианты булып тора, рәсми рәвештә ул Остфәлиш дип атала. XVII-XVIII гасырдан бирле югары алман теле тарафыннан кысрыклап чыгарылган булган. Брауншвейг югары алман теле Брауншвайгиш дип атала һәм "саф А" белән хаслана ("А" хәрефенең озынайтылган әйтелеше, күбрәк инглизчә кебек ишетелә). Бу телне илдә иң саф тел дип атарга була, әмма кайбер үзенчәлекләр аны аерым диалект итә. Монда, мәсьәлән, u-ны кыска һәм "о"-га охшаш итеп әйтәләр: "Gorke", "korz", "Korve", "Borg" (кыяр, кыска, бөгелгән, замок). Хәзерге көндә шәһәрдә бераз үзгәртелгән стандарт алман телендә сөйләшәләр.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми сайт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]