Берлин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Берлин latin yazuında])
(Berlin битеннән юнәлтелде)
Берлин
алман. Berlin
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1244[1]
Сурәт
Рәсми исем Berlin
Кыскача исем B[2]
ХФӘ билгесе bərˈlɪn һәм bɛʁ.lɛ̃
Позиция 9
Архивлары саклана Landesarchiv Berlin[d]
Демоним Berliner, Berlinerin, Berlinerinnen, Berliner, Berliners, Berlinano, berlinés, berlinesa, Berlinois[3], Berlinoise[3], ברלינאי, ברלינאית, Berlijner[4], Berlijnerin[4], berlińczyk[5], berlinianka[6], berlinez, berlineză, برليني, برلينية, berlinesi һәм berlinli
Рәсми тел алман теле
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Алмания[7][7]
Нәрсәнең башкаласы Алмания[8][9][10]
Административ-территориаль берәмлек Алмания[11]
Сәгать поясы Европа/Берлин[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Шпре[d], Большое Ванзее[d], Тегельское озеро[d], Хафель[d], Даме[d], Мюггельзе[d], Aalemannkanal[d], Neukölln Ship Canal[d], Луизенштадтский канал[d], Тельтов[d], Ландвер-канал[d], Westhafen Canal[d], Gosen Canal[d], Tegeler Fließ[d] һәм Берлинско-Шпандауский судоходный канал[d]
Анклав буларак әлеге территориягә керә Бранденбург
Иң көнчыгыш ноктасы 52°26′16″ т. к. 13°45′40″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 52°40′31″ т. к. 13°28′46″ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 52°20′19″ т. к. 13°38′53″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 52°25′11″ т. к. 13°05′18″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Berlin.map
Иң югары ноктасы Аркенберге[d][12]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы правящий бургомистр Берлина[d][13]
Хөкүмәт башлыгы Кай Вегнер[d]
Канунбирү органы земельный парламент Берлина[d][14]
Югары мәхкәмә органы Конституционный суд земли Берлин[d][15]
Әгъзалык Climate Alliance[d][16], Мэры за мир[d][17], IT Planning Council[d], Креатив шәһәрләр челтәре[d], Климат үзгәрешләре буенча 40 эре шәһәр группасы[d][18] һәм Всемирная федерация туристических городов[d][19]
Рәсми бәйрәм Халыкара хатын-кызлар көне
Халык саны 3 755 251 (31 декабрь 2022)[20]
Ир-ат халкы 1 792 801[21]
Хатын-кыз халкы 1 852 025
Административ бүленеше Митте[d][22], Фридрихсхайн-Кройцберг[d][22], Панков[d][22], Шарлоттенбург-Вилмерсдорф[d][22], Шпандау[d][22], Штеглиц-Целендорф[d][22], Темпелһоф-Шөнеберг[d][22], Нойкёльн[d][22], Трептов-Көпеник[d][22], Марцан-Хеллерсдорф[d][22], Лихтенберг[d][22] һәм Райниккендорф[d][22]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 34 ± 1 метр
Кардәш шәһәр Киев[23][24][25][…]
Моның хуҗасы Altes Stadthaus, Berlin[d], Шарите[d], Постштадион[d], Verkehrsverbund Berlin-Brandenburg[d], Музей Брёхана[d], Фридрих-Людвиг-Ян-Шпортпарк[d], Дойчланд-халле[d], Берлинская радиобашня[d], Стадион Ан дер Альтен Фёрстерай[d], ResearchGate[d], BEHALA[d], Стадион Моммзена[d], Flughafen Berlin Brandenburg GmbH[d], Olympiapark-Amateurstadion[d], Joachimstraße 6/8[d], Hans-Zoschke-Stadion[d], Stadium Buschallee[d], Wohnungsbaugesellschaft Berlin-Mitte[d] һәм Berliner Stadtwerke[d]
Нәрсә белән чиктәш Бранденбург
Алыштырган Старый Берлин[d] һәм Көнчыгыш Берлин[d]
Кулланылган тел алман теле һәм Берлинский диалект[d]
Бүләкләр
Бюджет 28 000 000 000 €
Нәрсәгә тоташа Европейский маршрут E55[d]
Мәйдан 891,12 км² (2016)[27][28]
Почта индексы 10115–14199
Рәсми веб-сайт berlin.de/politik-verwaltung-buerger/(алм.)
Һәштәге Berlin
Харита сурәте
Позиционная карта
Подробная карта
Төнге күренеше
Коллаж
Тема җәгърафиясе география Берлина[d]
Нинди вики-проектка керә Wikipedia:WikiProject Berlin[d]
Ачык мәгълүматлар порталы Berlin Open Data[d]
Феноменның икътисады экономика Берлина[d]
Феноменның демографиясе demographics of Berlin[d]
District heating grid Berliner Fernwärmenetz[d]
Спутниковый снимок
Беренче язма телгә алу 1237 һәм 1244
Бер мең кешегә туры килгән машина саны 344[29]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 122 802
Рәсми карта URL-адресы berlin.de/stadtplan/(алм.)[30]
URL сервера Мастодона berlin.social һәм mastodon.berlin[31]
Җирле телефон коды 030
Номер тамгасы коды B[32]
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Берлин Викиҗыентыкта

Берли́н (алман. Berlin) — Алманиянең башкаласы, халык саны һәм мәйданы буенча иң зур шәһәре. Лондоннан соң Берлин Европа Берлегенә кергән шәһәрләр арасында халык саны буенча икенче, ә мәйдан зурлыгы буенча бишенче урында тора.

Берлинның халыкка хезмәт күрсәтүче ике төп аэропорты бар: Шёнефельд һәм Тегель.

Берлин Алмания Федератив Республикасының составына кергән 16 җирнең берсе. Шәһәр Шпрее елгасы (моның белән Берлинның «Spree-Athen» ягъни «Шпрее Афинары» кушаматы бәйле) һәм Хафель елгасы ярларында урнашкан.

1200 елга кадәр хәзерге заман Берлин шәһәре урынында Кёльн һәм Берлин исемле ике сәүдә итү торак урыны булган. Аларның шәһәр исеме алу датасы төгәл билгеле түгел. Кёльнның беренче тапкыр шәһәр буларак искә алынуы 1237 елда, ә Берлинның 1244 елда теркәлгән. 1307 елда ике шәһәр берләшә һәм гомуми шәһәр идарәсе оештырыла. 1400 елда Берлинның халык саны 8 000 кеше тәшкил итә. Тарихи «Кёльн» исеме хәзерге заманда Берлинның «Нойкёльн» районында чагылыш таба.

Берлин 1417 елдан Бранденбург маркграфлыгының/курфюрлыгының башкаласы һәм Бранденбург белән Пруссия герцоглыгы кушылгач Пруссия башкаласы була. Соңрак Германия империясе оешкач аның башкаласы була.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Берлин Алманиянең совет оккупациясе зонасында урнашуына карамастан, Ялта конференциясе нәтиҗәсендә сугышта җиңүче 4 ил арасында оккупация секторларына бүленә. Соңрак 3 оккупация секторлары Көнбатыш Берлинга берләшә. Көнбатыш Берлин аерым дәүләт оешмасы статусын алса да, АФР белән тыгыз элемтәдә тора. Берлин секторлары арасында күчеп йөрү озак вакыт ирекле була, әмма Алмания Демократик Республикасы хөкүмәте халык санын киметмәү максаты белән Берлин диварын төзергз карар кыла. Бу дивар 1961 елның 13 августыннан Көнбатыш Берлинны урап ала. Салкын сугышның символларының берсе булган Берлин дивары 1989 елга хәтле тора. 1990 елда Алмания кушылгач аның башкаласы булып Берлин шәһәре була. 1994 ел ахырына кадәр Боннан Берлинга бундестаг, президент һәм федераль канцлер администрацияләре күчерелә.

Бүгенге көндә Берлин сәнәгый, фәнни һәм мәдәни үзәкләрнең берсе булып тора. Берлинда велосипедта йөрү киң таралган. Күп кенә юлларда велосипедчылар өчен махсус өлешләр калдырылган, аларда йөрүләрне аерым светофор секцияләре тәртипли.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлин Алманиянең көнчыгышында, Польша чигеннән 70 км ераклыкта урнашкан. Берлин тулаем Бранденбург федераль җирендә урнашкан, ләкин үзе федераль җир хокукларына ия. Шәһәрнең тарихи үзәге уйсу җирдә Шпрее елгасы тугаеның Барним һәм Тельтов калкулыклары арасында урын алган. Хәзерге заманда да шәһәрнең шактый зур өлеше шул ике калкулыкта урнашкан: Барнимда Райникендорф һәм Панков районнарының зур өлеше, ә Тельтовта Шарлоттенбург-Вильмерсдорф Штеглиц-Целендорф, Темпельхоф-Шёнеберг районнарының күпчелек өлеше.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр уртача климат зонасында урнашкан. Елның уртача температурасы +9,2 °C тәшкил итә. Иң җылы айлар булып тәүлек буена уртача +16,6 дан +18,4 °C белән июнь, июль, август айлары, иң салкыннары -0,5 тән +1,8 °C белән декабрь, гыйнвар һәм февраль айлары торалар.

Берлин климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 15,2 18,6 25,1 30,9 33,2 35,0 37,2 37,7 34,2 27,5 19,5 15,7 37,7
Уртача максимум, °C 4,2 8,5 13,2 18,9 21,6 23,7 23,6 18,8 13,4 7,1 4,4 13,4
Уртача температура, °C 0,6 1,0 4,7 8,3 13,9 16,8 18,8 18,6 14,6 9,6 4,9 2,0
Уртача минимум, °C −1,5 1,3 4,2 9,0 12,3 14,3 14,1 10,6 6,4 2,2 −0,4 5,7
Абсолют минимум, °C −21 −26 −16,5 −6,7 −2,9 0,8 5,4 4,7 −0,5 −9,6 −16,1 −20,2 −26
Явым-төшем нормасы, мм 42 33 41 37 54 69 56 58 45 37 44 55
Чыганак: World Weather


Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлин һәм Кёльн шәһәрләренең XVII гасырда ясалган картасы

Барлыкка килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлин кушма Берлин-Кёльн шәһәреннән барлыкка килә. Кёльн Шпрее елгасының утравында, ә Берлин аңа каршы көнчыгыш ярда урнашкан була. Кёльн беренче мәртәбә 1237 елда (28.10), ә Берлин — 1244 елда (26.01) искә алына. 1307 елда шәһәрләр кушылып уртак ратуша төзи. «Берлин» сүзенең килеп чыгуы турында төрле фикерләр йөри: сүз полаб теленең berl/birl сүзеннән («сазлык») барлыкка килгән дигән версия бар. Әмма Алманиянең үзендә башка фикер йөртәләр. Мәсәлән, Теодор Целль (Theodor Zell) шәһәр исемен «аю» (алман. Bär) сүзеннән килеп чыккан дип саный. Шулай ук кимендә 1280 елдан бирле аюның Берлин шәһәренең символы булуы да билгеле.

Курфюрстлар резиденциясе булган шәһәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1415 елда курфюрст Фридрих I Бранденбург маркграфлыгын нигез сала һәм 1440 елга кадәр аны җитәкли. Шул чактан башлап Гогенцоллерннар династиясе әгъзәләре Берлинда 1918 елга кадәр баштан Бранденбург җире маркграфлары буларак, соңрак Пруссия патшалары буларак һәм, ниһаять, алман императорлары (кайзерлар) буларак идарә итәләр. Шәһәр халкы идарәдәге үзгәрүләрне гел уңай яктан кабул итми. Мәсәлән, 1448 елда Тимер Фридрих IIнең курфюрст замогын төзүгә каршы халыкның дулкынлануы билгеле. Әмма бу протест уңышка китерми һәм шәһәр халкы, үз чиратында күп кенә икътисадый һәм сәяси ирекләреннән мәхрүм ителә. 1451 елда Берлин бранденбург маркграфлары һәм курфюрстлары шәһәр-резиденциясе дип игълан ителә һәм ирекле сәүдә шәһәре статусын югалта. 1618 елдан алып 1648 елга кадәр барган Утызъеллык сугыш шәһәргә зур зыян ясый: биналарның өчтән бер өлеше җимерелә, халык саны яртылаш кими. 1640 елда Бөек Бранденбург курфюрсты дип танылган Фридрих Вильгельм әтисеннән соң идарә итә башлый. Аның сәясәтенә иммиграцияне яклау һәм дини түземлелек хас була. Хаким итүенең икенче елында ук ул Фридрихсвердер, Доротеенштадт һәм Фридрихштадт бистәләренә нигез сала. 1671 елда Фридрих Вильгельм Австриядән килгән 50 яһүд гаиләләрен үзенең җирендә сыендыра. 1685 елда Потсдам эдикты белән ул Бранденбургка француз гугенотларын чакыра. 15 000 француз килә һәм 6 000 Берлинда яшәп кала. 1700 елларда Берлин халкының 20 % французлар тәшкил итә, Франциянең мәдәни тәэсире гаять зур була. Шулай ук шәһәрдә Богемиядән, Польшадан һәм Зальцбургтан килгән иммигрантлар саны да шактый зур була.

Патша башкаласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1701 елда узган Фридрих I коронациясе нәтиҗәсендә Берлин Пруссиянең башкаласы дип игълан ителә. 1709 Берлин, Кёльн, Фридрихсвердер, Доротеенштадт һәм Фридрихштадт шәһәрләрекушыла. Ләкин алар инде күптәннән Берлин шәһәренең өлешләре дип саналып килгән була. 1760 елның 9 октябрендә Җидееллык сугыш (17561763 еллар) вакытында Берлин генерал граф З.Г. Чернышев җитәкчелегендәге рус корпусына бирешә. Әсирлеккә 4500 солдат алына. Ганимәт (трофей) буларак руслар 143 корал, 18000 мылтык һәм пистәлит, контрибуция буларак 2 миллионга якын талер акча алалар. Шул вакытта рус генералына бирелгән Берлинның символик ачкычы әле дә Петербургның Казан соборында саклана. Берлинда дүрт көн торганнан соң, Чернышев дошманның шәһәргә якынаюы турында хәбәр ала һәм корпусын кышкы фатирларга күчерә.

1806 елның 14 октябрендә Йен һәм Ауэрштедт тирәсендә узган Наполеон гаскәрләренә каршы сугышта Пруссия җиңелә. Бу прусс дәүләте үсешендә мөһим роль уйнаган реформаларга китерә. «Прусс реформалары» икътисад һәм мәгариф үсешенә зур этәргеч була. 1806 елның ноябрендә француз гаскәрләре Берлинга керә. 1806 елның 21 (9) ноябрендә Наполеон Англиягә каршы континенталь блокада игълан итә. Наполеон армиясенең калдыкларын куганда, 1813 елның февралендә рус гаскәрләре кабат Берлинны ала. 1861 елга Берлинга Веддинг, Моабит, Темпельхоф һәм Шёнеберг бистәләре кушыла.

Империя башкаласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1871 елда Берлин янә оештырылган Алман империясенең башкаласына була.

1918 елда Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач Берлинда алман республикасы төзелүе игълан ителә. 1920 елда Зур Берлин турында канун чыга. Ул Берлин янындагы барлык шәһәрчекләрне, бистәләрне, төрле җирләрне бер шәһәргә куша. Монардан соң Берлинның халык саны арта һәм 4 миллион кешене тәшкил итә башлый.

Өченче рейх башкаласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елда хөкүмәт башына национал-социалистлар килү сәбәпле, Берлин Өченче рейх башкаласы дип таныла башлый. 1936 елда шәһәрдә җәйге Олимпия уеннары уза һәм нацистлар аларны үзләренең пропаганда максатлары белән дә куллана. Альберт Шпеер җитәкчелегендә Берлинның булачак «Алмания дөньясы башкаласы» төзелеш буенча генераль планы булдырыла. Бу планның тормышка ашуын Икенче бөтендөнья сугышы боза.

Таркалудан бердәмлеккә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Берлин (Потсдам мәйданы, 1945 ел)

1945 елда сугыш тәмамлангач Берлинның шактый зур өлеше җимерек хәлдә була. Кызыл армия шәһәрне алгач, Алмания тулы һәм берсүзсез капитуляция игълан иткәч, Берлин, бөтен Алмания кебек, чит ил идарәсе астында булган өч секторга бүленә. Көнбатыш союздашларның (АКШ, Бөек Британия) секторлары шәһәрнең көнбатыш өлешен, ә Советлар Берлегенең секторы шәһәрнең көнчыгыш өлешен ала. 1945 елның 26 июлендә шәһәрдә шулай ук француз секторы булдырыла.

Көнбатыш союздашлар белән Советлар Берлеге арасында булган каршылыклар 1948-1949 елларда Көнбатыш Берлинның икътисадый блокадасына китерәләр. Аны узар өчен һава күпере дип аталган халыкны тәэмин итү юлы оештырыла.

Бу каршылыклар ахыр чиктә оккупацияләнгә җирләрдә ике алман дәүләте оештыруга китерә: алдан көнбатыш зонада Алмания Федератив Республикасы, соңрак көнчыгышта — Алмания Демократик Республикасы (икесе дә 1949 елда).

1953 елда Көнчыгыш Берлинда хөкүмәткә каршы массакүләм халык дулкынлануы уза. Ул Советлар Берлеге гаскәрләре тарафыннан басыла.

Көнбатыш Алмания үзенең башкаласы итеп Бонн шәһәрен сайласа, Көнчыгыш Алманиянең башкаласы булып Берлин шәһәре кала. Берлинның көнбатышы һәм көнчыгышы арасында булган конфликтлар шәһәрне бүлеп стена төзүгә китерә. Аның инициаторы булып социалистик Көнчыгыш Алмания чыга. Гражданнарның бер яктан икенче якка күчү чик контроль үткәрү урыннары аша гына рөхсәт ителә. 1971 елда Көнбатыш Берлинның статусын раслый торган Дүртъяклы килешү имзалана.

Берлин дивары җимерелгәннән соң

1949 елдан соң көнчыгыш һәм көнбатыш Берлин архитекторлары сәяси чынбарлыкны санга сукмау күзәтелә. Мәсәлән, 1965 – 1978 елда көнчыгышта эшләнгән «Көнчыгыш Берлин территориясен куллану планы»нда демография һәм транспорт мәсьәләләре бөтен Зур Берлин территориясен күзгә ала. Әлеге планның 1984 елда чыккан планның яңа редакциясендә әлеге хаталар булмый.

Көнчыгыш Берлинның генераль планын төзүдә шундый ук тенденция күзәтелә. 1949 елдан ук төзелә башланган әлеге планда шулай ук бөтен шәһәр районы турында сүз бара.

Көнчыгыш Алманиянең халкы басымы аркасында һәм Советлар Берлегенең АДР эчке эшләренә тыгылмавына нәтиҗәсендә Берлин стенасы 1989 елда ишелә.

1990 елның 3 октябрендә Алмания Демократик Республикасы Алмания Федератив Республикасының төп канунына буйсына. Алмания бердәм ил була. 1991 елда бундестаг, Алмания хөкүмәтенең кайда урнашуы турында бәхәскә нокта куеп, Берлинга күчүенә карар чыгара. 1999 елның 1 сентябрендә Алманиянең хөкүмәте һәм парламенты үзләренең эшләренә Берлинда керешә.

Берлинда 147 илнең илчелекләре урнашкан.

Берлинның административ бүленеше

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлин Алманиянең 16 җиренең берсе. Ул үзе 12 административ округка (алман. Bezirk) һәм аларга кергән 95 районга (алман. Ortsteil) бүленә.

Районнарга статистик максатлар белән дүртсанлы идентификация саннары бирелгән. Беренче ике саны округны билгели.

Районнардан тыш Берлин шулай ук «статистик территория»ләргә (алман. Statistisches Gebiet) бүленгән. Алар торак районнарга тиң һәм өч санлы номер белән билгеләнәләр. Мисал өчен Шёнеберг районында урнашкан Бавария кварталын китереп була (районның күпчелек урамнары Бавария шәһәрләре исемен йөртә). Статистик территорияләр шәһәр районнарына туры килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, Рудов статистик территориясе Рудов һәм Громиусштадт районнарын ала.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны


Берлин метрополиясендә 5370 квадрат километрда 3 950 887 кеше яши (2005 елның 1 гыйнварына). Халыкның тыгызлыгы бер квадрат километрга 736 кеше тәшкил итә, шәһәр тирәсендә бу күрсәткеч — 123.

Берлинлының уртача яше — 41,7 (2004 ел).

2004 елның декабрендә Берлинда якынча 185 илдән 450 900 чит ил кешесе яшәгән. Бу халыкның 14 % дигән сүз. Шуларның 36 000 Польшадан, 119 000 Төркиядән.

2005 елгы статистика документлары буенча Белинның 60 % халкы бернинди дә дини оешмага керми, 22 % — евангелие христианнары, 9 % — католиклар, 6 % — мөселманнар.

Хатын-кызлар саны ир-атларга караганда бераз күбрәк. 50 % берлинлылар гаиләсез торалар. Рәсми рәвештә теркәлмичә бергә яшәү киң таралган. Гаилә корып, ләкин бергә яшәмәү очраклары да байтак.

Шуны да әйтәсе килә, кафе, һәм башка чәйханә сыман урыннарда өлкән буын вәкилләрен еә очратып була. Аларга төрле оешмалар страховка нигезендә өйдә яки картлар йортында да хезмәт күрсәтәләр. Мәсәлән, массаж, педикюр, чәчтараш һ.б. Пенсионерлар башка оешманы сайламасын өчен, әлеге оешмалар эшләрен сыйфатлы башкарырга тырышалар.

Мәдәният һәм күренекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бранденбург капкалары

Шәһәр үзенең урта гасырда төзелгәнгән кайбер элементларны саклап кала алган. 18-19 гасырларда дөрес сызыклы мәйданнар (мәсәлән, Жандарменплатц), киң урамнар (Унтер-ден-Линден), барокко стилендәге биналар төзелә.

20 гасыр башында төзелеш аеруча зур үсеш ала. 1920 елда «Шәһәр төзүнең төп принциплары» исемле күргәзмәдә Ауропа шәһәре үрнәге һәм Берлиның омтылышы чагылыш таба. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач шәһәрне җимерелгән тарихи урыннары, һәйкәлләре кабат торгызыла. Шулардан тыш яңалары да өстәлә: көнчыгышта Лихтенберг һәм Марцан районнары, көнбатышта Меркишес Фиртель районы. Иске төзелешләрдән Берлинда Опера театры, Кызыл ратуша, Бельвю Сарае, Бранденбург капкалары, Изге Мария чиркәве, Рейхстаг (1999 елда яңадан төзелә) сакланганар.

Брайтшайдтплатц мәйданында Император Вильгельм чиркәве хәрабәләре сугыш турында искәртмә һәйкәл буларак сакланган. Трептов паркта Берлин өчен көрәштә һәлак булган Совет армиясе сугышчыларына багышланган тарихи мемориаль зират урнашкан. Анарда шулай ук мавзолей һәм Азат итүче сугышчыга һәйкәл дә бар (скульпторы Е.В. Вучетич). Сугыштансоңгы яңа төзелешләрдгә төрле милләтле архитекторлар коллективы тарафыннан төзелгән Ганза кварталын, Олимпия стадионы янындагы торак квартал (архитекторы Ле Корбюзье), Карл-Маркс-аллее, Берлин филармониясе, Яңа милли галереяне һ.б. керә.

Берлин парклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең көнбатышында һәм көньяк-көнчыгышында киң урманнар урнашкан. Каланың һәр урамы диярлек агачлар белән бизәлгән. Шулай итеп Берлинны Алманиядәге иң яшел метрополия дип атап була. Берлинда 2500 артык парклар һәм ял итү урыннары бар. Аларның гомуми мәйданы 5500 гектар. Парклар, урманнар, елгалар, күлләр һәм каналлар шәһәр мәйданының 30 % җирен били.

Шәһәр уртасында Тиргартен паркы урнашкан. 5 гасырдан артык вакыт дәверендә ул шәһәрнең иң иске һәм зур (210 гектар) паркы. Элек Тиргартен шәһәр капкалары алдындагы урман булган. Аны каланың аксөякләре атта йөрү һәм аучылык өчен кулланганнар. Соңрак шәһәр үсеп урманны биләп алган.

Тиргартен паркыннан тыш Трептов-парк та зур мәйдан алып тора. Ул 1876-1882 елларда Берлинның беренче бакча төзелеше директоры Иоганн Генрих Густав Мейер җитәкчелегенә төзелә. 1896 елда Трептов-паркта һөнәрләр күргәзмәсе үтә.

Берлин ботаника бакчасы аерым игътибарга лаек. Ул шәһәрнең көньяк-көнбатышында урнашкан һәм шәһәрдәшләр арасында ял итү урыны буларак популяр.

Шуннан тыш Берлинда 2 зоопарк бар: Берлин зоология бакчасы һәм Фридрихсфельде. 1844 елда нигезе салынган Берлин зоопаркы Алманиядә иң искеләрдән санала һәм ул иң зур коллекциягә ия (14000 хайван, 1500 төр). Икенче зоопарк Көнчыгыш Алманиядә төзелә һәм Европада мәйданы буенча иң зур зоопарк булып санала (160 гектар).

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлин — музейлар шәһәре. Аларның тарихы Алманиянең тарихына бәйле. Элекеге Пруссия патшалары җыелмасы сугыш вакытында өлешчә эвакуацияләнә, өлешчә качырыла. Сугыш тәмамлангач коллекциянең бер өлеше Көнчыгышта, икенчесе Көнбатышта булып чыга. Хәзерге Берлинның берничә музейлар үзәкләре бар. Беренче чиратта, үзенә Иске милли галереяне, Боде һәм Пергам музейларын сыйдырган, Көнчыгышта урнашкан Музейлар утравы. Көнбатыштагы музейлар исә аурупа рәсем сәнгате һәм башка әсәрләрнең байлыгы белән дан тота. Мисыр музее, Далем-Дорфада урнашкан Далем музейлары (этнология музее, Һиндстан сәнгате музее һ.б.) шулай ук игътибарга лаек.

Музейлар сугыштан күп зыян күрә, тик төп коллекция сакланып калына.

Берлин дәүләт музейларының үзенчәлеге: һәр пәнҗешәмбе 16:00 дан 20:00 кадәр керү бушлай.

Театрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр тормышы Берлинда бер дә туктап тормый. Аны сәяси вакыйгалар да, сугыш та өзә алмый. Ул, хәтта, бүленгән шәһәрне берләштерүче булып та тора. Берлин театрлары: Немец операсы, Берлин дәүләт операсы, Комише Опер, Шиллер исемендәге театр, Курфюрстендаммдагы театр, Берлин ансамбле, Фридрихштадт-палас, Халык театры, Метрополь театры, бик күп варьете һәм кабаре һ.б. Үз вакытында Вильгельм Фуртвенглер һәм Герберт фон Караян дирижер булган Берлин филармония оркестры бөтен дөньяга танылган.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Христианлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Католиклык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Протестантизм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Православие[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яһүд дине[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлин — зур транспорт үзәге. Каналлар челтәре шәһәрне Эльба һәм Одер елгалары белән тоташтыра. Тегель — Берлинның халыкара аэропорты. Берлинның үзәк вокзалы — Европадагы иң зур вокзал. Шәһәр транспорт челтәре төрле транспорт (S-Bahn, U-Bahn, трамвай, автобус ) белән күрсәтелгән. Велосипедта йөрү дә зур үсеш алган.

Мәгариф һәм фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлинның Пруссия, соңрак Алман империясе башкаласы булуы, аның фәнни үзәккә әверелүен алдан ук билгели. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, белгәнебезчә, шәһәр бүленә. Көнчыгыш өлешендә зур фәнни оешмалар яңадан торгызыла. Шулар арасында Алмания фәннәр академиясе, Гумбольдт исемендәге Берлин университеты, Берлин техник университеты, Берлин сәнгать университеты бар. Көнчыгыш Берлинның Ирекле университеты һәм Макс Планк җәмгыяте һәм башка фәнни үзәкләр ачыла. Алмания берләшкәч, Берлин Европаның алдынгы фәнни үзәкләрнең берсе булган статусын кире кайтара. Хәзер Берлин студентлары саны якынча 140 000 кеше тәшкил итә.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Готһолд Вайль (Gotthold Eljakim Weil, 1883―1960), алман-израиль шәрык белгече, филолог һәм китапханәче, профессор.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлин панорамасы
Берлин панорамасы
Берлин панорамасы


Жандарменмаркт мәйданы
Жандарменмаркт мәйданы

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.berlin.de/berlin-im-ueberblick/geschichte/die-mittelalterliche-handelsstadt/
  2. ISIL- und Sigeladressen mit Koordinaten ausgestattetБерлин дәүләт китапханәсе, 2016.
  3. 3,0 3,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  4. 4,0 4,1 https://vrttaal.net/taaladvies-taalkwestie/berlijn
  5. https://sjp.pwn.pl/so/berlinczyk;4414120.html
  6. https://sjp.pwn.pl/so/berlinianka;4414118.html
  7. 7,0 7,1 archINFORM — 1994.
  8. Artikel 2 (1) // Vertrag zwischen der Bundesrepublik Deutschland und der Deutschen Demokratischen Republik über die Herstellung der Einheit Deutschlands — 1990.
  9. http://data.un.org/CountryProfile.aspx?crName=Germany
  10. http://www.gesetze-im-internet.de/einigvtr/art_2.html
  11. Artikel 1 // Конституция Берлина
  12. Zum Wettstreit um den höchsten Gipfel Berlins
  13. Artikel 55 (2) // Конституция Берлина
  14. Artikel 38 (1) // Конституция Берлина
  15. Artikel 84 // Конституция Берлина
  16. http://www.klimabuendnis.org/nc/kommunen/das-netzwerk.html
  17. http://www.mayorsforpeace.org/english/membercity/map/europe.html
  18. https://www.c40.org/cities/berlin/
  19. https://cn.wtcf.org.cn/citys/3470-2.html
  20. Alle politisch selbständigen Gemeinden mit ausgewählten Merkmalen am 31.12.2022DESTATIS, 2023.
  21. https://www.destatis.de/DE/Themen/Laender-Regionen/Regionales/Gemeindeverzeichnis/Administrativ/04-kreise.html
  22. 22,00 22,01 22,02 22,03 22,04 22,05 22,06 22,07 22,08 22,09 22,10 22,11 http://www.berlin.de/special/immobilien-und-wohnen/stadtteile/
  23. https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf
  24. https://www.berlin.de/rbmskzl/aktuelles/pressemitteilungen/2023/pressemitteilung.1366074.php
  25. https://www.berlin.de/rbmskzl/politik/senatskanzlei/internationales/staedtepartnerschaften/#headline_1_9
  26. https://en.unesco.org/creative-cities/creative-cities-map
  27. https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/LaenderRegionen/Regionales/Gemeindeverzeichnis/Administrativ/Aktuell/05Staedte.html
  28. Alle politisch selbständigen Gemeinden mit ausgewählten Merkmalen am 31.12.2018 (4. Quartal)Federal Statistical Office.
  29. https://www.kba.de/SharedDocs/Publikationen/DE/Statistik/Fahrzeuge/FZ/2017/fz1_2017_pdf.pdf?__blob=publicationFile&v=3
  30. Stadtplan Berlin - Berlin.de
  31. Explore - Mastodon Berlin
  32. http://www.europeanplates.com/information/german-city-codes.html

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]