Википедия бәхәсе:Татарча язучы викимедистлар төркеме

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарча язучы викимедистлар төркеме latin yazuında])

Кабул ителүе турында имзаланачак килешү һәм мөгәмәлә кодексына керүче төп элементлар:

"Викимедиячеләре" яхшырак яңгырый минемчә. IlnarSelimcan (бәхәс) 2 июл 2017, 22:41 (UTC)[җавап бирергә]

Күчерергә теләсәгез, мин каршы түгел. ст суффиксын шәхсән миңа яче яңгыравы ышамаганы артында гына сайладым.--frhdkazan (бәхәс) 3 июл 2017, 09:19 (UTC)[җавап бирергә]

Исеме турында аңлатма

  1. Исеме төркем җисеменә һәм Викимедиа хәрәкәте принципларына туры килергә тиеш
  2. Вариантлар
    1. "Татар телле викимедистлар"/"Татарча язучы викимедистлар" катнашучылар төркеме - Tatar/Tatar language Wikimedians User Group - Группа участников "Татароязычные викимедисты"/"Викимедисты, пишущие на татарском языке"
    2. Татар телле Викимедиа җәмгыятенең катнашучылары төркеме - Tatar language Wikimedia Community User Group - Группа татароязычных участников сообщества Викимедиа / пишущих на татарском языке
  3. Исем теркәү комитеты ягыннан раслана


  • Хөрмәтле frhdkazan, Сез тәкъдим иткән атамада (Татар телле Викимедиа җәмгыяте кулланучылар төркеме) рәттән килгән 3 Иялек килешендәге исем булу укуны-аңлауны авырайта, берәрсенең кушымчасын күрсәтсәк, уку җиңеләя: Татар телле Викимедиа җәмгыятеНЕҢ кулланучылар төркеме.--Әмир (бәхәс) 14 дек 2017, 17:59 (UTC)[җавап бирергә]
Грекларның бер варианты
Мексика ПТУсы

Тимерхан әфәнде белдергәнче, Сәләт викимәктәбен үстерү өчен татар телле төркеме бик файдалы булыр иде кебек. Эмблема турында уйлаша башладым. Уң яктагы Мексика һәм сулдагы Греция коллегаларыбызның эмблемалары дизайнындагы фикерләр бик ышады. Монтерей ракушкасы яки Греция харитасы урынына татарларның заманча калфак һәм кәләпүшне урнаштырып була, мәсьәлән. Шулай ук бөтен дөньяның хатын-кызларына матур чигелгән читекләребез дә ошый. Абдулла әфәнде белән чәршәмбе көнне уйлашырбыз кебек.--frhdkazan (бәхәс) 10 дек 2017, 15:08 (UTC)[җавап бирергә]

Кабырчык (ракушка) ул көчле символ, аралашуга, үсүгә ишарә итә. Безгә нәрсә ясарга турында бераз уйларга кирәктер--A.Khamidullin (бәхәс) 10 дек 2017, 19:02 (UTC)[җавап бирергә]

Tec de Monterey исемле мексикан ПТУ сайтында символлары факел ялкыны булуын күрдем — ягъни Вики-төркемнәре эмблемаларында кабырчык дип атаганым шуның яки аларның символик хайваннары булган тәкә мөгезенең Викимедиа Фондының түгәрәгенә стилизация генә булып чыкты. Бер уйласам, безгә исә горурланырлык читек белән кәләпүш арасына Сабан туе сөлгеләре бәйләнгән багананы да урнаштырып була кебек — эмблема яшьләр белән эшләгәндә кулланачак, шул ук арада борынгы бабалардан бүгенге көнгә үк барып җиткән мәдәни мирасыбызга хөрмәт йөзе белән караганыбызны белдерәчәк. --frhdkazan (бәхәс) 10 дек 2017, 20:02 (UTC)[җавап бирергә]
    • Bez tatar tarixi simvolların kürsätergä tieşbez. Elek bezdä tübätäyle globus simvol bularaq bulğandır. Läkin dini simvollar millätne berläştermäs, çönki tatarlar arasında möselmannar ğına tügel, xristiannar h.b. bar, keräşennär alar da bezneke. Böten tatar xalqınıñ tarixın Altın Urda tarixı berläşterä, anıñ simvolları berse yabalaq bulğan. Şuşı bilge TatWiki öçen bik urınlı, çönki yabalaq - aqıl, ziräklek simvolı, Böyek Tatarstan simvolları - zilant häm yabalaq bulğan, menä sıltamalar.
Һоланд тарихчысы Карл Алярд буенча Бөек Татарстаннның ике байрагы: Зилант белән һәм Кара Ябалак белән булган.
Пьер Дюваль Д’Аббевиль "Бөтендөнья җәгърафиясе" буенча шулай ук Бөек Татарстанның гербында ябалак сурәтләнгән

Тарихи чыганаклар буенча Бөек Татарстанның берничә байраклары булган. Һоланд тарихчысы Карл Алярд китабына караганда "Бөек Татарстан патшасының" ике байрагы булган:

"Бөек Татарстанның байрагында аждаһа (Бараҗ) сурәтләнә, икенче сары төсле байракның үзәгендә кара ябалак сурәтләнә"[1].

Пьер Дюваль Д’Аббевиль "Бөтендөнья җәгърафиясе" китабында шулай ук Бөек Татарстанның гербында ябалак булганын яза[2].

Tatar tarixi çığanaqlarına kürä emblemada qabırçıq, käläpüş urınında ziräklek simvolı - yabalaq quyırğa kiräk.

--Kitap (бәхәс) 11 дек 2017, 17:05 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле Kitap әфәнде, фикерләрем Викимедиа хәрәкәте эчендә танылачак кулланучылар төркеме эмблемасы турында гына — боларның үз стандартлары бар һәм алардагы һәрбер элементның урынлылыгын әле аңлата алырга кирәк. Мәҗүсилек чорыннан килгән Сабан туе, аның йолалары, элементлары (баганасы һәм өстенә бәйләнгән селгеләре), бүгенге кәләпүш һәм читекнең нәрсә икәнен дөньядагы һәрбер татар кешесе таный һәм аңлата алачак танылу комитетына. Бүгенге көнгә бәйлелеге булмаган тарихи хариталар һәм символлар очрагында (ябалак, аҗдаһа), аеруча бар татарча сөйләшүчеләр аларны безнеке дип танымаганда, күпкә авыррак. Бу очракта Викимедиа җәмгыяте глобусы яки Викимедиа Фонды эмблемасы һәм аларның астында «Татарча язучы викимедистлар төркеме» язуы күпкә отышлырак чыга. Эмблемалар турында аңлатма.--frhdkazan (бәхәс) 11 дек 2017, 18:09 (UTC)[җавап бирергә]

Alaysa, käläpüş bulsın. Käläpüşle globus tatar xalqın yaxşı tanıy. Şul Wiki emlemasında qabırçıq urınında käläpüş surätlänäse, bu simvolda Saban tuyı da,tatar mädäniäte dä, Wiki berlege dä. Qarşı bulmasağız, konsensus nigezendä qabul iteler.--Kitap (бәхәс) 12 дек 2017, 15:58 (UTC)[җавап бирергә]


Вариантлар[вики-текстны үзгәртү]

Tatar Wikimedia Community User Group (1)
Tatar Wikimedia Community User Group (2)

Кәләпүшле берничә вариант әзерләдем. Текст, элементлар зурлыгы, урнашуы буенча тәкъдимнәр көтәм.--frhdkazan (бәхәс) 13 дек 2017, 13:11 (UTC)[җавап бирергә]

Tatar Wikimedia Community User Group (3)
Tatar Wikimedia Community User Group (4)
Tatar Wikimedia Community User Group (5)
Tatar Wikimedia Community User Group (6)
Tatar Wikimedia Community User Group (7)
Tatar Wikimedia Community User Group (8)
Tatar Wikimedia Community User Group (9)
Tatar Wikimedia Community User Group (10)
Tatar Wikimedia Thematic Organization

Төркемне формалаштыру[вики-текстны үзгәртү]

Хезмәттәшләр, минемчә, төркемне теркәү вакыты җитте. Түбәндәге фикерләребез буенча, исемебез буларак, "Татар телле Викимедиа җәмгыятенең катнашучылары төркеме" һәм, эмблемабыз буларак, Фәрһад әфәнде әзерләгән 1 нче рәсемне тәкъдим итәм. Беренче әгъзалар итеп, мине, frhdkazan һәм A.Khamidullin күрәм.

Әгәр тагын теләүчеләр булса, төркем битенә имзаларын куюны үтенәм. 31 нче августны гаризаны мин җибәрәчәкмен. Тимерхан (бәхәс) 26 авг 2018, 09:34 (UTC)[җавап бирергә]

  • Гариза тутыра башладым. Төркем исемен "Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме"нә үзгәртергә кирәк дигән карарга килдем, чөнки татар телле дигәне катнашучылары сүзенә карый.--Тимерхан (бәхәс) 31 авг 2018, 17:20 (UTC)[җавап бирергә]

Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә ТатВикида бәйге оештыру[вики-текстны үзгәртү]

Frhdkazan, A.Khamidullin, Әмир, Kitap, Marat-avgust, Хабиль Сәхәбиев, Milli, Erzianj jurnalist, соңгы ике атна дәвамында берничә тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белән очраштым. Татар Википедиясендә уртак бәйге үткәрү идеясе туды. Шул идеяне киңәйтеп, бәйге битенең проектын әзерли башладым. Фикерләрегезне ишетәсе килә. Һәм аны үткәрергә Риза я Каршы булуыгызны белдерсәгез иде. --Тимерхан (бәхәс) 26 гый 2019, 12:08 (UTC)[җавап бирергә]

  1. Karlus Alard "King of Tataria". Published in Russian as early as in 1709.
  2. Duval d'Abbwille La Geographie Universelle (1676).