Гөнүл Пултар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөнүл Пултар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гөнүл Пултар
Г.Пултар.jpg
Тугач бирелгән исеме: Fahriye Gönül Pultar
Туу датасы: 3 ноябрь 1943(1943-11-03) (75 яшь)
Туу урыны: Төркия, Истанбул
Ватандашлык: ТөркияFlag of Turkey.svg Төркия
Эшчәнлек төре: галимә, җәмәгать эшлеклесе
Иҗат итү еллары: 1979 — х. в.
Юнәлеш: проза, пубдицистика
Жанр: роман, сценарий, эссе, мәкалә
Иҗат итү теле: төрек, инглиз
Дебют: 1979 - «Dünya Bir Atlıkarınca»
Бүләкләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Гөнүл Пултар (төр. Gönül Ayda Pultar, 1943 елның 3 ноябре, Төркия, Истанбул) — галимә, язучы, филология докторы, Америка мәдәнияте һәм әдәбияты белгече, Бөтендөнья татарлар лигасы (1997 елдан, вариант: 2003 елдан[1]) һәм «Мәдәният тикшеренүләре» җәмгыяте рәисе. РИ Дәүләт Думасы депутаты, хокук белгече Садри Максудиның (18781957) оныгы, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Әдилә Айданың (1912-1992) кызы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 3 ноябрендә Истанбулда төрек-татар гаиләсендә туган. Төркия илчесе булган әнисенең эш урынына бәйле, башлангыч белемне төрле илләрдә (Франса, Нидерландлар, Югославия) алган. Бакалавриатны Истанбулдагы Роберт көллиятендә(төр.) (хәзерге Босфор университеты) тәмамлаган. «Чагыштырмалы әдәбият» белгечлеге буенча Әнкарадагы Урта көнчыгыш техник университетында филология докторантурасын тәмамлаган. Журналист булып эшләп ала. Аннары академик фән юлын сайлый. Әнкарадагы Билкент университетында, Истанбулдагы Босфор университетында, Бахчашәһәр университетларында укыткан, фәнни хезмәткәр булган. 1998 елда Гарвард университеты Лонгфелло институтының штаттагы хезмәткәре буларак, анда гыйльми эзләнүләр үткәрә.

Төркиядәге Америка тикшеренүләре җәмгыяте рәисе урынбасары вазифасын башкара. Чит илләрдәге тел, милләт юнәлешендә эшләүче гыйльми-тикшеренү оешмаларында, берлекләрдә әгъза булып тора. 1999 елда Төркиядә милли тикшеренүләр берлеге оештыра. Америка Кушма Штатларында нәшер ителүче «Популяр мәдәният» журналының редколлегия әгъзасы, «Төркиядәге Америка тикшеренүләре» (ингл. Journal of American Studies of Turkey) журналының оештыручысы һәм баш мөхәррире. Мәкаләләре Америка һәм Аурупа илләрендә, һиндстан, Япония матбугатында дөнья күрә.

Фән белән җәмәгать эшчәнлеген бергә алып бара. Бөтендөнья татарлар лигасы һәм «Мәдәният тикшеренүләре» җәмгыяте рәисе. Садри Максудиның тормыш һәм иҗат юлын популярлаштыру максатында төрки җөмһүриятләр (бигрәк тә Татарстан) белән тыгыз элемтәләр урнаштыра[2]. 1992 елда Беренче татар корылтаена (Садри Максудиның икенче кызы Наиләнең улы Али Вахит Турхан һәм үзенең өч баласы белән) килә[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елда «Дөнья — куласа» исемле беренче романы белән язучы буларак таныла. Фильм өчен язган сценарие белән Төркиядә (1965) һәм «Lettre à un Ami» эссесы белән Франсада (1970) беренче урынны алган. Америка мәдәнияте һәм әдәбияты буенча тикшеренүләре Төркиядә, Америка Кушма Штатларында дөнья күргән гыйльми хезмәтләр җыентыкларында басыла. АКШ, Нидерландлар, Алмания, РФ, Япония, Һиндстан һәм Төркия гыйльми журналларында басылган күп санлы энциклопедик мәкаләләр авторы.

Кайбер әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Пултар (у), уллары Сәлҗүк, Гәрәй, кызы Эрэн, туганнан туганы Али Вахит (с)

Бабасы — РИ Дәүләт Думасы депутаты, хокук белгече Садри Максуди (1878-1957), әбисе — алтын приискысы хуҗалары Рәмиевләр нәселеннән Камилә Шакир кызы Рәмиева (?—1970)[4].

Әнисе — Гадилә Садри кызы Максудова (Әдилә Айда). Әтисе — Рәшит Мазһар Айда (төр. Reşid Mazhar Ayda). Сеңлесе — Гөлнур Учок, икътисадчы.

Ире — фән эшлеклесе Мостафа Пултар(ингл.) (1940). Балалары: кызы Эрэн, уллары Гәрәй, Сәлҗүк (төр. Giray, Eren, Selçuk Pultar).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлеге» медале — «диаспорада татар мәдәниятен популярлаштырган өчен»
  • 2007ТР Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты.
  • 2014 — аның хөрмәтенә «Мәдәниятләрара юлчы. Гөнүл Пултар» исемле юбилей китабы басылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рушания Алтай. Гөнүл ханым. «Сөембикә», 2008, март.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]