Динара Гыйматова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динара Гыйматова latin yazuında])
Динара Гыйматова
Туган телдә исем Динара Наил кызы Гиматова
Туган 18 ноябрь 1986(1986-11-18) (37 яшь)
ССРБ, РСФСР, Әстерхан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы ( нәфис гимнастика), тренер
Балалар улы Даниял
Сайт dinaragimatova

Динара Гыйматова, Динара Наил кызы Гыйматова, Dinara Nail qızı Gimatova (1986 елның 18 ноябре, ССРБ, РСФСР, Әстерхан) — спортчы (нәфис гимнастика), тренер, 2002—2008 елларда Россия һәм Азәрбайҗан җыелма командалары өчен чыгыш ясаган. Азәрбайҗанның 5 мәртәбә абсолют чемпионы. РФ халыкара класслы спорт мастеры. Халыкара гимнастика федерациясе (FIG) бәяләмәсе буенча, дөньякүләм класслы гимнастка.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Динара Наил кызы Гыйматова

1986 елның 18 ноябрендә Әстерханда татар гаиләсендә туган[1]. Нәфис гимнастика белән 5 яшеннән шөгыльләнә. 1996 елда Россия яшүсмерләр җыелма командасы составына кертелә[2]. 1999 елда Мәскәүдә узган Бөтенроссия яшүсмерләр уеннарында туп белән күнегүләрдә икенче урын һәм булавалар белән күнегүләрдә һәм предметтан башка күнегүләрдә өченче урынны ала[3].

2000 елда Aeon Cup дәрәҗәле турнирында җиңү яулый. Аннары Азәрбайҗан өчен чыгыш ясый һәм үзенең яңа командасы составында 2007 елгы дөнья чемпионатында бронза медаль яулый. 2008 елгы Олимпия уеннарында катнашканнан соң, Динара тренерлык эшенә күчә. Самира Мостафаева(рус.), Алия Гәрәева һәм Азәрбайҗанның яшүсмерләр (юниорлар) төркеме белән эшли. 2012 елдан Динара Россиянең юниорлар җыелма командасы тренерларының берсе. 2013 ел сезонында Мария Титова(рус.) белән эшли[4]

Әстерхан чорындагы тренерлары — Ольга Николай кызы Довгаленко, Надежда Сергей кызы Холодкова. Мәскәүдә тренерлары — Людмила Александр кызы Тихомирова, Ирина Александр кызы Винер-Усманова(рус.), Вера Николай кызы Шаталина[5]. Мәскәү дәүләт педагогика университетын(рус.) тәмамлаган (2007).

2000 елда Япониядә клуб дөнья чемпионаты җиңүчесе.

2000 елда Япониядә клуб дөнья чемпионатының команда составында көмеш призеры.

Азәрбайҗанның 5 тапкыр абсолют чемпионы. Дөнья, Европа чемпионатлары, Дөнья Кубогы этаплары һәм төрле халыкара турнирлар призеры.

2008 елда Пекиндагы Олимпия уеннарында катнашучы.

2005 елдан 2008 елга кадәр — Халыкара гимнастика федерациясе(ингл.) (FIG) белән хезмәттәшлек итүче «Longines» фирмасының йөзе (рәсми илчесе)[6].

20082013 елларда — Россия җыелма командасы тренеры.

2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарындаАлия Гәрәеваның тренеры.

Мәскәүдә яши.

Спорт күрсәткечләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спорт бүләкләре
Дөнья чемпионатлары
Бронза Патры, Греция 2007 (команда)
Европа чемпионатлары
Бронза Бакы 2007 (команда)

2005 елда Бакыда узган дөнья чемпионатында һәм шул ук елда Мәскәүдә узган Европа чемпионатында команда зачетларында 5нче урынны алган.

2003 елда Бакыда узган Дөнья Кубогы этабында бер көмеш һәм ике бронза медаль, Тьеда(рус.) (Франция) узган Гран-прида бронза яулаган.

2004 елда Бакыда узган Дөнья Кубогы этабында булавалар белән күнегүдә өченче урын алган.

2005 елда Мәскәүдә Гран-прида ике бронза медаль яулаган.

Бакыда узган Азәрбайҗан гимнастика федерациясе Кубогында тасма һәм булавалар белән күнегүләрдә көмеш медаль алган, Россия—Азәрбайҗан матчы очрашуында күп төрле ярышны берләштергән дисциплинада (многоборье) җиңүче.

2006 елда Италиядә клуб чемпионатында икенче урын һәм Япониядә клуб дөнья чемпионатында 4нче урын ала.

2007 елның февралендә Эстониядә халыкара турнир җиңүчесе.

  • 2002, Гранада, Европа чемпионаты: 18нче урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье).
  • 2003, Будапешт, дөнья чемпионаты: 8нче урын — туп; 8нче урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье).
  • 2004, Киев, Европа чемпионаты: 10нчы урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье).
  • 2005, Бакы, дөнья чемпионаты: 9нчы урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье); 7нче урын — тасма белән күнегүләр.
  • 2005, Мәскәү, Европа чемпионаты: 7нче урын — скакалка.
  • 2007, Патры, дөнья чемпионаты: 13нче урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье); 8нче урын — тасма белән күнегүләр; 3нче урын — команда белән.
  • 2007, Бакы, Европа чемпионаты: 7нче урын — тасма белән күнегүләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]