Земфира Рамазанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Земфира Рамазанова latin yazuında])
Земфира
Туган телдә исем Земфира Тәлгать кызы Рамазанова
Туган 26 август 1976(1976-08-26) (47 яшь)
Уфа, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре җырчы, җырлар авторы
Бүләк һәм премияләре Ш. Бабич премиясе (1999)
Сайт рәсми сәхифәсе

 Земфира Викиҗыентыкта

Земфира Тәлгать кызы Рамазанова (1976 елның 26 августында, Уфа) — Россия җырчысы, музыкант, композитор, җырлар язучы. Иң популяр хатын-кыз рок-музыкантлар вәкиле. Ш. Бабич премиясе лауреаты (1999).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Земфира Уфада татар гаиләсендә 1976 елда туган. Заманында әбисе (әнисенең әнисе) башкорт буларак ялгыш язылганга күрә, матбугатта аның турында ярым-татар, ярым-башкорт дип язу таралган[1][2]. Әтисе — Тәлгать Талха улы Рамазанов, тарих укытучысы, татар нәселеннән. Әнисе — Флорида Хаким кызы, табибә.

Балачак чорында музыкаль мәктәптә (фортепиано классы) укый һәм анда җырлый башлый. Баскетбол белән шөгыльләнә, 1990 елда Россия юниор хатын-кызлар җыелмасының капитаны булды. Земфира гитарада бик яхшы уйнарга өйрәнә. Урамда «Кино», «Аквариум», «Наутилус-Помпилиус» төркемнәренең җырларын башкара.

Уфа сәнгать укуханәсендә укып, аны тәмамлый.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда «Европа-плюс» радиосы Уфаның бүлегендә тавыш операторы булып эшли. Радионың тапшыруы өчен үзенең беренче мәшһүр җырларын — «Снег» (Кар), «Почему» (Нигә), «Синоптик», «Ракеты» — яза.

Земфира иҗатына Radiohead, Queen, Deep Purple, «Аквариум» һәм «Кино» төркемнәре йогынтысы ясаган[3].

1998 елда Уфадан Мәскәүгә күчә. «Zемфира» төркемен оештыра. 1999 елдан алты студия альбомы чыгарыла. Земфираның җырларын бүтән танылган артистлар (Л. Гурченко, И. Чурикова) башкарганнар.

1999 елның 10 маенда Земфираның дебют альбомы чыга. 19 июньдә Земфира Уфада «Серебряный дождь» радиостанциясенең ике еллыгы уңаеннан концертта чыгыш ясый, ә үзенең беренче концерт турын ул 1 сентябрьдә Мәскәүдән башлый. 1999 елның 11 декабрендә төркем беренче «Нашествие» фестивалендә чыгыш ясый[4].

2000 елның 28 мартында икенче альбом премьерасы уза — «Прости меня моя любовь» (Кичер мине мәхәббәтем). «Искала», «Созрела», «Хочешь», «Не отпускай», «Рассветы», «Ненавижу» һәм башка җырлар бик популяр була, төрле музыкаль радиостанцияләрдә еш яңгырый[5]. 1 апрельдә Мәскәүдә «Олимпийский» спорт комплексында җырчының беренче зур концерты уза[6]. 26 августта җырчы Шәйхзадә Бабич исемендәге мәдәният өлкәсендә Башкортстан Республикасы дәүләт яшьләр премиясенә лаек була[7].

2000 елда Якутсктагы концерт вакытында этешү барлыкка килә, аның аркасында унтугыз кеше зыян күрә. Бу вакыйга җырчыга ныклы йогынты ясый, шуңа күрә ул алдагы концертларын туктата һәм бер елга якын сәхнәгә чыкмый[8].

«Zемфира» төркеме үзенең элеккеге составында эшчәнлеген туктата. Яңа альбомны яздыру өчен Земфира «Мумий Тролль» төркеменең музыкантларын — Юрий Цалер һәм Олег Пунгинны җәлеп итә[9].

2002 елның 1 апрелендә җырчының өченче альбомы дөнья күрә — «Четырнадцать недель тишины» (Тынычлыкның ундүрт атнасы)[10]. Җырчы «Нашествие» фестивалендә чыгыш ясый, Чиләбедән яңа гастроль турын башлап җибәрә.

2004 елда Земфира Мәскәү дәүләт университетының философия факультетына укырга керә. Беренче кышкы сессия вакытында ул яңа альбом яздыруга бәйле рәвештә академия ялын ала, әмма факультетта яңадан торгызылмый һәм 2006 елның августында университеттан куыла[11].

Земфира 2016 елда «Олимпийский» СК концертта

2005 елның 1 мартында дүртенче альбом дөнья күрә — «Вендетта». Альбом Россиядә 2005 ел өчен иң күп сатыла торган релизга әверелә һәм 2006 елда «Рекордъ» премиясендә «Елның ил альбомы» номинациясендә җиңүче була[12].

2007 елның 1 октябрендә «Спасибо» (Рәхмәт) альбомы чыга[13]. Альбомның төп партияләре Дмитрий Шуров (пиано), Константин Куликов (труба), Дэн Маринкин (барабан), Алексей Беляев (бас), Юрий Топчий (гитара) белән бергә языла. Альбомның чыгуына «Мальчик» радиосинглы һәм Рената Литвинова төшергән «Мы разбиваемся» җырына видеоролик әзерлек була.

Рената Литвинова белән хезмәттәшлектә берничә клип ясый. Шушы хезмәттәшлектә «Зелёный театр в Земфире» («Земфираның Яшел театры») нәфис фильмы төшерелгән. Әлеге фильм Земфираның 2007 елның 8 июнендә Мәскәүнең Горький паркында урнашкан Яшел театрда узган концерт видеоматериалларыннан тора[14].

2008 елның 30 августында җырчы Казанда «Тынычлыкның яратылышы» фестивалендә чыгыш ясый.

2013 елның 15 февралендә «Жить в твоей голове» альбомының официаль чыгышы була.

Земфира Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ябылу тантанасын «Мы разбиваемся» җыры белән тәмамлый[15].

2016 елда Земфира «Маленький человек» (Кечкенә кеше) туры кысаларында Россиянең 20 шәһәрендә чыгыш ясый, шулай ук Белоруссиядә, Эстониядә, Литвада һәм Латвиядә концертлар куя[16].

2021 елның 26 февралендә 12 җырдан торган «Бордерлайн» альбомы дөнья күрә[17].

МХО эшли башлагач, ул Парижда, Франциядә яшәргә күченде.

Альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998—1999: «Земфира»
  • 2000—2001: «Прости меня моя любовь»
  • 2002—2003: «Четырнадцать недель тишины»
  • 2004—2006: «Вендетта»
  • 2007—2008: «Спасибо»
  • 2009—2010: «Z-Sides»
  • 2011—2013: «Жить в твоей голове»
  • 2014—2021: «Бордерлайн»

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Земфира: «Я — татарка!»// «АиФ в Татарстане». 31 марта 2013
  2. Земфира призналась в Казани, что она — татарка, archived from the original on 2013-10-04, retrieved 2013-06-04 
  3. ОК. Земфира, archived from the original on 2017-05-15, retrieved 2013-06-04 
  4. Земфира в продаже с 26 августа 1976 года. әлеге чыганактан 2017-05-15 архивланды.
  5. Главные диски десятилетия. әлеге чыганактан 2012-02-04 архивланды. 2021-03-15 тикшерелгән.
  6. Олимпийский в Земфире
  7. Сергей Кудряшов (02 сентябрь 2000). Уфа задыхалась от нежности.
  8. Евгений Мухтаров (21 сентябрь 2000). Опасные гастроли.
  9. Дегустация альбома Zемфиры: надо правильно выбирать синглы
  10. Земфира поздравит с 1 апреля Коммерсантъ
  11. Земфиру отчислили с философского факультета МГУ
  12. Вадим Пономарёв. Самым продаваемым альбомом 2005 года стала "Вендетта" Земфиры. әлеге чыганактан 2009-04-03 архивланды.
  13. "Я перестала быть рок-исполнительницей" Коммерсантъ
  14. Земфира без купюр
  15. В Казани завершилась церемония закрытия Универсиады
  16. Земфира завершила тур "Маленький человек" концертом в Москве
  17. Земфира выпустила новый альбом "Бордерлайн" в полночь Российская Газета