М7 «Идел»
| ||
| ||
---|---|---|
М7 «Идел» Россия харитасында | ||
Ил | Россия Федерациясе | |
Регионнар | Мәскәү өлкәсе Владимир өлкәсе Түбән Новгород өлкәсе | |
Статус | федераль | |
Биләүче | дәүләт | |
Идарә ителә | Росавтодор | |
Озынлык | 1351 км | |
Баш | Мәскәү | |
Шәһәрләр | Владимир (171—193 км), Түбән Новгород (414 км), Казан (820 км) | |
Ахыр | Уфа (1351 км) | |
М7 «Идел» – Россиядә федерация әһәмиятендәге автомобиль юлы. М7 “Идел” федераль автомобиль юлы Россиянең Европа өлешен Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән тоташтыра. Ул Мәскәүдән Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан аша Уфага килә һәм Е22 Европа маршрутының бер өлеше булып тора. “Иртеш”, “Себер”, “Байкал” һәм “Амур” трассалары М5 трассасының дәвамы булып саналса да, Россиянең Европа өлешен Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән тоташтыручы төп автомобиль юлы — М7. Е22 Европа маршруты Бөекбритания, Голландия, Германия, Швеция, Латвия һәм Россия территорияләре аша үтә. Уфа янында М5 «Урал» трассасы белән кушыла.
1351 чакрым озынлыгындагы М7 “Волга” Крит яисә “Берлин — Екатеринбург” 2нче Панъевропа транспорт коридорының бер өлеше булып тора, Е22 уникаль Европа маршруты составына керә, Алабугадан Уфага кадәр участогы шулай ук Е017 Европа маршрутына карый. Магистральне Булгаково, Инҗәр, Белорет аша Уфадан Магнитогорскига һәм арытаба Кәртәле аша Казакъстан белән дәүләт чигенә кадәр сузу проекты бар иде, әмма төрле сәбәпләр аркасында ул расланмады.
Маршрут
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]http://kiziltan.ru/useruploads/KT_200-201_19_10_13.pdf(үле сылтама)