Исмәгыйль Шәрәфиев
Исмәгыйль Шәрәфиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Исмәгыйль Шәрәфиев |
Туган | 18 апрель 1953 Казан, РСФСР, СССР |
Үлгән | 22 июнь 2017 (64 яшь) Татарстан, Россия |
Яшәгән урын | Адоратски урамы, Казан[1] |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Исмәгыйль Шәрәфиев (Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев, 18 апрель 1953, Казан, РСФСР, СССР — 22 июнь 2017, Татарстан, Россия) — журналист. 1973-1974 елларда «Социалистик Татарстан» гәҗите әдәби хезмәткәре, 1974-1989 елларда «Татарстан яшьләре» гәҗитендә: тәрҗемәче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары. 1989-1990 елларда «Идел» журналының җаваплы сәркатибе. 1990 елдан вафатына кадәр «Татарстан яшьләре» гәҗитенең баш мөхәррире.
2017 елда «Бәллүр каләм» бәйгесендә Гран-при («Лада Калина» автомобиле) бирелгән — «күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен»[2].
2017 елның 22 июнендә каты авырудан соң Казанда вафат. Туган ягы Әтнәдә дәфен ителгән.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Роза Фатыйх кызы, озак еллар «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан») газетасында корректор булып эшләгән.
улы Искәндәр; кызы Айгөл, журналист, «Бүгенге төрки каганат. Бөек Ефәк Юлы» китабы авторы. [3]
оныклары Солтанбулат, Нуриябану, Солтанбәк[4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ «Татарстан яшьләре» мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат. Азатлык Радиосы, 22.06.2017
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Исмәгыйль Шәрәфиевнең хатыны Роза Шәрәфиева: «Шушы көнгә кадәр ул минем янда». Интертат, 4.05.2023
- ↑ «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 29 июнь, 2нче биттә