Ислам Беляев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ислам Беляев latin yazuında])

Ислам Габделхак улы Беляевтатар язучысы, шагыйрь.

Ул 1926 елның 14 мартында Татарстанның Тәтеш кантоны Уразлы авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, ул армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1954 елдан ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында эшли башлый. 1958-1959 елларда Ислам Беляев газетаның баш мөхәррире була.

1959-1964 елларда ул КПСС өлкә комитеты инструкторы, 1964-1967 елларда РСФСРның кинематография буенча Дәүләт комитеты кинохроникасы Казан студиясендә баш мөхәррире, 1967 елда Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир, редакция мөдире вазифаларын башкара.

Аның «Кояшлы таулар» (1966), «Кояш законы» «1969), «Язгы яшен» (1976), «Чәчәк куям» (1978) исемле шигырь китаплары бар, документаль материалга нигезләнгән «Солдат төймәсе» (1974), «Степные тетради» (1982) повестьларын басыла.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]