Калып:Баш бит/Вакыйгалар/13 июнь
БМОда Халыкара альбинизм авыруын искә алу көне,
Бразилиядә Туристлар көне,
Кыргызстанда Хәтер көне,
Маҗарстанда Уйлап табучылар көне, һ.б.

- 922 — Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү рәсми тантанасы уза.
- 1920 — АКШ почта хезмәте балаларны почтадан җибәрүне тыючы кагыйдәне кабул итә.
- 1921 — татар язучысы, тәрҗемәче Гарәфи Хәсәнов туа.
- 1937 — татар композиторы Ренат Еникиев дөньяга килә.
- 1938 — хәрби диңгезче, Сан-Франциско шәһәренең шәрәфле ватандашы Әсхәт Җиһаншин туа.
- 1939 — күренекле татар язучысы Гомәр Толымбай репрессияләр корбаны була.
- 1944 — Алмания беренче тапкыр канатлы Фау-1 ракеталарын куллана.
- 1957 — Ринат Дасаев, ССРБ футболчысы дөньяга килә.
- 2000 — Төньяк һәм Көньяк Кореяләр җитәкчеләре арасында беренче очрашу.