Котлас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Котлас latin yazuında])
Котлас
Карта
Ил Россия
Өлкә Архангельск өлкәсе (кыйтга өлеше)
Шәһәр бүлгесе Котлас
Координатлар 61°15'тн, 46°39'кнч
Нигезләнгән 1957
Мәйдан 80 км²
Мәркәз биеклеге 80 м
Халык саны 60 562 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 81837
почта индекслары 165300-165313
Рәсми сайт kotlas-city.ru
Кардәш шәһәрләр Северодвинск[1]

Котлас (рус. Котлас) — Архангельск өлкәсендә шәһәр, Котлас районының административ үзәге.

Халык саны — 60 562 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 73 516 кеше.[2]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Котлас Вычегданың Төньяк Двинага кушылу урынында, Архангельсктан 600 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша. Төньяк тимер юлының Котлас узел станциясе; «Котлас» аэропорты.

Шәһәр аша Р157 (Урень — Шарья — Никольск — Котлас), һәм Котлас — Сольвычегодск — Коряжма — Сыктывкар автоюллар баралар.

Котластан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Архангельск ~ 585 км Воркута ~ 1185 км
(тимер юл буенча)
Сольвычегодск ~ 22 км
Вельск ~ 483 км
Петрозаводск ~ 1025 км
Җилләр розасы
Җилләр розасы
Коряжма ~ 25 км
Сыктывкар ~ 326 км
Санкт-Петербург ~ 1175 км Бөек Устюг ~ 62 км
Түбән Новгород ~ 679 км
Киров ~ 580 км

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уртача еллык температура — +2,0 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,2 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 79%
Котлас климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 5,5 4,3 14,5 26,9 31,7 33,9 35,5 35,2 28,7 21,6 10,6 5,5 35,5
Уртача максимум, °C −9,6 −7,6 −0,1 7,9 15,6 20,9 23,5 19,5 13,0 5,3 −3,1 −7,4 6,5
Уртача температура, °C −13 −11,4 −4,6 2,5 9,3 14,9 17,6 14,1 8,6 2,5 −5,6 −10,5 2,0
Уртача минимум, °C −16,8 −15,3 −8,9 −2,2 3,6 9,1 12,0 9,5 5,0 0,0 −8,3 −13,8 −2,2
Абсолют минимум, °C −47,1 −44,9 −36 −29,9 −12,8 −3 −0,8 −3,6 −7,1 −22,5 −36,8 −44,9 −47,1
Явым-төшем нормасы, мм 37 29 28 31 47 68 74 65 53 52 49 43 576
Чыганак: Һава торышы һәм климат

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Котлас бакалтае. XX гасыр башы.

1379 елда хәзерге Котлас тирәсендә Стефан Пермский комилар арасында христиан динен таратырга башлаган.

Котлас 1899 елда Пырас коми авылы урынында Вятка—Котлас тимер юлының соңгы станция янындагы бистә буларак нигезләнә.

1917 елда станция янындагы бистә һәм якындашы өч авыл берләштерү юлы белән шәһәр статусын ала.

1920-1950-елларда — репрессияләнгәннәр һәм раскулаченныйлар өчен озату пункты.

1941 елда Коноша — Котлас — Воркута (Печора тимер юлы) тимер юлы эксплуатациягә бирелә.

1943 елда ГУЛаг системасына кергән Котлас хезмәт белән төзәтү лагере (Котласлаг) оештырыла.[3]

1950-елларда Котлас составына Лименда шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1911[4] 1926[4] 1931[4] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[2]
~600 ~4 000 ~5 500 ~17 300 52 608 55 661 61 454 68 021 60 647 60 562

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 96,4% 97,4%

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суднолар төзү һәм суднолар ремонтлау заводы, агач эшкәртү комбинаты.

Электромеханика, силикат кирпеч, эре панельлы йортлар салу заводлары; ашлык продуктлары комбинаты.

Төньяк елга пароходчылыгының филиалы.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Санкт-Петербург дәүләт су элемтәләр университетының филиалы

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.severodvinsk.info/?idmenu=237
  2. 2,0 2,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-15 
  3. http://www.memo.ru/history/NKVD/GULAG/r3/r3-207.htm
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 http://www.mojgorod.ru/arhangel_obl/kotlas/
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-17 
  11. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-17 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]