Көзге матдәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көзге матдәсе latin yazuında])
Эрос астероиды көзге матдәсе белән бәрелеш эзләре белән (Фута, Митра карашы буенча)
Нейтронның бета-таркалышы
Галәмнең төзелеше

Көзге матдәсе яки шәүлә матдәсе, Алиса матдәсе - фараз ителүче көзге кисәкчекләреннән торган матдәнең төре. Кара матдәнең кисәкчекләренә бер ихтимал намзәт.

Элегрәк күп күренекле галимнәр кара матдә суперсимметрияле кисәкчекләрдән торган дип фараз иткәннәр, ләкин 2011-2017 елларда Зур адрон коллайдерында суперсимметрияле кисәкчеләрне тапмаганга күрә, күп галимнәр нәкъ көзге кисәкчеләренә өмет баглый башлаган.

Галәмдә гади күренмә матдә нибары 4-5%, кара матдә якынча 26%, кара энергия 68% тәшкил итә. Кара матдә тормышыбызда зур роль уйный, чөнки кара матдә булмаганда, галактикалар, йолдызлар, планеталар хасил булмаган һәм Кояш, Җир, тереклек барлыкка килмәгән иде, чөнки гади матдә (плазма дәверендә) электромагнит этәрү көче сәбәпле үзе галактикага туплана алмый, ә кара матдә электромагнит кырына битараф, тик гравитацион кыр белән тәэсир итә.

Заманча теория буенча баштарак кара матдә гравитация сәбәпле беришсезлеккә тупланган, ә соңрак гравитацион кыр ярдәмендә гади матдәне үзенә тартып, тупланырга мәҗбүр иткән, шулай итеп, галактикалар, йолдызлар, планеталар һ.б. хасил булган.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көзгедә чагылу симметриясе яки җөплелек электромагнит, гравитацион һәм көчле тәэсир итешүләрендә үтәлә, ләкин зәгыйфь тәэсир итешүдә бозыла.

Тәҗрибә буенча нейтрон таркалышында хасил булган электрон һәм нейтрино тик сул әйләнүгә (спиральлеккә) ия, ә уң спиральлекле нейтрино бөтенләй табылмаган.

Шулай ук тәҗрибәләр буенча микродәрәҗәдә гадәти тәэсир итешү күзәтелми, һәр тәэсиргә каршы тәэсир табылмаган.

Әлеге феноменны аңлатсын өчен Австралия галимнәре Фута һәм Митра көзге кисәкчекләре булуын фараз иткәннәр. Бу фараз буенча "һәр гади кисәкчекнең көзге иптәше бар".

CPT-теорема буенча Галәмнең көзге күренеше - импульслар, урнашу урыннары уйланма яссылыкта чагылганда (җөплелек инверсиясе), бөтен матдә антиматдәдә алмаштырганда (коргы инверсиясе) һәм вакыт буенча борылганда - безнең Галәмгә тиң була.

СР үзгәртүе матдә антиматдәгә әверелдерә, ләкин СР симметриясе кайбер очракта бозыла, шуңа күрә көзге матдәсе антиматдәгә тиң булмый.

Эзләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер кометалар билгесез сәбәптән кайдадыр юкка чыккан, бу күренешне мөмкин аңлату - шул кометалар көзге матдәсеннән торгандыр.

Гади кисәкчекләр көзге кисәкчекләре белән туры итеп тәэсир итә алмый, без гади матдәдән торганга күрә көзге матдәсеннән торган дөньяны күрә алмыйбыз.

Әгәр көзге матдәсе чыннан да бар икән, калын дивар аша яктылык үтә ала, нәкъ әлеге тәҗрибә хәзер актив тикшерелә. Диварга төшүче кайбер фотоннар көзге фотоннарына әйләнә ала (парафотонга), парафотоннар гади матдә белән тәэсир итми инде һәм дивар аша узып бара, соңрак алар нормаль фотоннарга кире әйләнә ала һәм аларны күзәтеп була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]