Манчыл мәдрәсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Манчыл мәдрәсәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Манчыл мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1841 ел1918 ел
Адрес Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Көнбатыш Себер генерал-губернаторлыгы,
Тубыл өязе, Манчыл

Манчыл мәдрәсәсе, Сәйдуковлар мәдрәсәсе — 18411917 елларда Төмәннән ерак булмаган Манчыл авылында эшләгән җәдиди мәдрәсә. Манчыл мәдрәсәсе — яңа ысул буенча укытуга бөтен Россия мәдрәсәләре арасында беренчеләрдән булып күчкән мәдрәсә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән шәһәреннән ерак булмаган Манчыл (Малчын) авылында 1841 елда ачылган мәдрәсәне 18411871 елларда сәүдәгәр Габделниязов, 18711917 елларда сәүдәгәр бертуган Сәйдуковлар (Нигъмәтулла, Рәхмәтулла, Хәбибулла) үз хисабына тоткан. Мәдрәсәне матди яктан тотуда, шәкертләрне тәрбияләүдә бигрәк тә Нигъмәтулла Карымшак улы Сәйдуков (18291901)[1] аеруча зур роль уйнаган. Сәйдуковлар мәдрәсәсенә Тубыл губернасының татарлар яшәгән өязләреннән башлангыч мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган ир балалар кабул ителгән. Мәдрәсәдә 1880-еллар ахырында 280 шәкерт, 1910 елда 300 шәкерт укыган. Шәкертләр мәдрәсәдә рәсми рәвештә 7 ел укырга тиеш була, фарсы һәм рус телләрен өйрәнүчеләр ун елга кадәр мәдрәсәдә кала алган. Мәдрәсә һәрберсе иркен өч бүлмәдән торучы өч бинада урнашкан була, читтән килгән шәкертләргә алар торак булып та хезмәт иткән.

Мәдрәсәдә укучыларга зур таләпчәнлек күрсәтелгән. Биредә югары белемле укытучылар: Истанбул мәдрәсәсен тәмамлаган Мостафа мөгаллим, Казан мәдрәсәсен тәмамлаган Госманов, Бохарада һәм Казанда белем алган Мөхәммәтйосыф Сәгыйтов, Троицк мәдрәсәсен тәмамлаган Фәйзулла Абдулов, шагыйрь Мәүлекәй Юмачиков һ. б. укыткан. Мәдрәсә мөдәррисе булып Истанбул университетын тәмамлаган Ибраһим Бурундуков хезмәт иткән.

Мәдрәсәдә шәкертләрне һәм укытучыларны уку әсбаплары, дәреслекләр, башка кирәкле әдәбият белән җитәрлек күләмдә тәэмин иткәннәр. 18841888 елларда таштан салынган ике катлы Манчыл мәчете эчендә китапханә өчен махсус бүлмә каралган. 1913 елда анда 2 200 том басма һәм кулъязма китап тупланган. Нигъмәтулла Сәйдуков борынгы кулъязмаларны Бохарадан һәм Төркестаннан алдырган, аеруча кыйммәтләрен 1880 елда хаҗга барган җиреннән алып кайткан.

Иганәче Сәйдуковлар, махсус фонд булдырып, шәкертләрнең белемгә омтылышын күтәрү өчен төрле ысуллар кулланган: яхшы укучы шәкертләрне иң беренче чиратта форма белән тәэмин иткәннәр, соңгы 7нче елны укучыларга унар сум ярдәм биргәннәр, мәдрәсәне бик яхшы тәмамлаучы шәкертләрне үз хисапларына Казан, Уфа, Ырынбур мәдрәсәләренә, чит илгә — Истанбул, Каһирә, Мәккә, Мәдинә мәдрәсәләренә укырга җибәргәннәр. 1878 елда Манчыл мәдрәсәсен уңышлы тәмамлаган 40 шәкерт илнең төрле төбәкләрендәге мәдрәсәләргә белем арттыру өчен җибәрелгән[2].

Сәйдуковлар кыз балаларны укытуга да игътибар бирә. Үз хисапларына (5 мең сумга) Манчылда яңа ысул белән укытучы кызлар мәдрәсәсе салдыра.

Дәресләр тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәкертләрне укыту Аурупа илләрендә кулланылучы тавыш (аваз) методы буенча, нигездә, татар телендә алып барыла. Тарих, җәгърафия, математика, биология, физика, химия һ. б. дөньяви фәннәр даими укытыла. Мәдрәсәне үз карамагында тотучы байлар теләге буенча, шәкертләргә хисап (бухгалтерия) буенча да мәгълүмат бирелгән. Рус телен өйрәтүгә зур әһәмият бирелгән. 1905 елгы инкыйлабтан соң парта, кара такта, акбур, җәгърафия хариталары һ. б. иркен кулланыла башлый.

Дин сабагы һәм дөньяви фәннәрдән тыш, хезмәт дәресләре дә кертелгән. Шәкертләр күн эшкәртү, агач эшкәртү, киез ката басу кебек һөнәрләргә өйрәтелгәннәр.

Беренче бүлек (ибтидаи)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Коръән Кәрим (Коръәнне өйрәнү)
  • Тәҗвид (Коръәнне уку тәртибе)
  • Гыйльме хәл (сорау-җавап формасында ислам дине кагыйдәләре)
  • Төрки-татарча уку
  • Матур язу һәм диктант
  • Файдалы мәгълүматлар (сату-алу, гуаһлык бирү, никахлашу, аерылышу һ. б. турында)
  • Ислам тарихы
  • Математика
  • Әхлак

Икенче бүлек (игъдадия)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гарәп теле һәм әдәбияты
  • Диктант һәм инша (төрки-татар)
  • Фарсы теле
  • Тарих
  • Мантыйк (логика)
  • Дин гыйлеме
  • Мирас хокукы
  • Ислам кануннары
  • Мөселманлык хокукы чыганаклары
  • Хәдис (Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләгән сүзләр)
  • Коръән тәфсире (аңлатып бирү)
  • Математика (хисап)
  • Әлҗәбр (алгебра)
  • Җәгърафия
  • Табигать белеме
  • Догматика (гакаид, дини тәгълиматның ышану мәҗбүри дип санаган төп кагыйдәләре)
  • Педагогика

Өченче бүлек (рөшдия)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче бүлектә укытыла торган фәннәргә өстәмә пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәле, гомуми тарих, гигиена, рус теле укытылган.


« Сәйдуковлар мәдрәсәсе яңа ысулга күчкән вакытта Россиянең башка урыннарында яшәгән мөселманнарның бу ысул турында төшенчәләре дә булмаган[3]
»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 187-190нчы бит. ISBN 5-298-01052-0
  2. Фоат Вәлиев. Себер мәдрәсәсе. «Казан утлары», 1990, сентябрь.
  3. Эфиров А. Ф. Нерусские школы Поволжья, Приуралья и Сибири. Москва, 1948, 14нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 212нче бит
  2. «Мирьат», 1909 ел, 22нче сан, 15нче бит
  3. «Шура», 1913 ел, 17нче сан, 517нче бит