Тимер Йосыпов: юрамалар арасында аерма
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = ''Тимер Йосыпов''<br/><small>''Тимер Йосопов''</small> | рәсем = Т.Йосыпов.jpg | рәсем_зурлыгы = 220p…» |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 79: | Юл номеры - 79: | ||
[[Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре]] |
[[Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре]] |
||
[[Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары]] |
[[Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары]] |
||
[[Төркем: |
[[Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре]] |
||
[[Төркем:ССРБ язучылары]] |
[[Төркем:ССРБ язучылары]] |
||
[[Төркем:Русия язучылары]] |
[[Төркем:Русия язучылары]] |
18 ноя 2014, 22:40 юрамасы
Тимер Йосыпов Тимер Йосопов | |
---|---|
Туган телдә исем | Тимербай Йосыф улы Мөхәммәдиев |
Туган | 31 май 1938 (85 яшь) Түбән Әпсәләм, Дуван районы , БАССР |
Үлгән | 16 март 2016 (77 яшь) Уфа, Россия |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ССРБ→РФ |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | Салават Юлаев премиясе (1998) Рәми Гарипов премиясе (1993) Фатих Кәрим премиясе (2003) |
Сайт | http://storona.ucoz.ru/ |
Тимер Йосыпов (псевдоним, чын исеме Тимербай Йосыф улы Мөхәммәдиев[1], баш. Тимер Йосопов, Тимербай Йосоп улы Йосопов) – шагыйрь. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1998). Башкортстанның халык шагыйре (2003).
Тәрҗемәи хәле
1938 елның 31 маенда БАССР Дуван районы Түбән Әпсәләм авылында туган. Өлкенде урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1967), Мәскәүдә әдәбият институтын (1979) тәмамлый.
Мәктәпне тәмамлагач, Кыйгы районы газетасында әдәби хезмәткәр, Чаткы (Саткы ?)шәһәрендә йөк ташучы булып эшли. Югары белем алгач, Бөрҗән районы Аскар авылында укыта.
1968 елда Уфага килгәч, «Башкортстан пионеры» газетасында, язучылар берлегендә әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре (1973-1977), идарә рәисе урынбасары (1983-1988) булып эшли.[2]
Иҗаты
1960 еллар башында мабугатта чыккан уңышлы әсәрләренең берсе – «Тормыш» исемле шигырьләр шәлкеме. Беренче китабы – «Икмәк исе» (1968). Автор шигырьләрендә, поэмаларында авыр сугыш еллары, тормыштагы фаҗигале хәлләр темасына еш мөрәҗәгать итә. Лирикасындагы нечкә тойгылар ватандарлык пафосы белән тыгыз үрелеп бара. Туган тел, табигать, шәхес турында уйланулар шигъриятенең төп темасын тәшкил итә. Кобаерлар яза. 15 шигырь һәм поэмалар китабы нәшер ителгән.[3]
Китаплары
- Икмәк исе (1968)
- Еллар чылбыры (1971)
- Алтын тузан (1975)
- Учак яна (1978)
- Хәтеремнең тере кузлары (1980)
- Ташкын (1982)
- Олатайлар юлы (1984)
- Кыя өстендә уйлану (1988)
- Килде заманалар (1990)
- Пеште җир җиләккәйләре (1998)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Башкортстанның халык шагыйре (2003)
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988)
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)
- Салават Юлаев премиясе (1998) - «Пеште җир җиләккәйләре» (1998) китабы өчен
- Рәми Гарипов премиясе (1993)
- Фатих Кәрим премиясе (2003)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971)
Чыганаклар
1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
2. Тимер Йосыпов сайты(рус.)
Сылтамалар
Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
БР мәдәният тормышы сайты(рус.)
Сергей Синенко блогы(рус.)
Искәрмәләр
- 31 май көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- 16 март көнне вафатлар
- 2016 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкортстан язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- Журналистлар
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Башкортстан халык шагыйрьләре
- ССРБ язучылары
- Русия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Әдәбият институтын тәмамлаучылар