Мирас Иделбаев
Мирас Иделбаев Мирас Иҙелбаев | |
---|---|
Мирас Иделбаев | |
Тугач бирелгән исеме: | Мирас Хәмзә улы Иделбаев |
Туу датасы: | 9 декабрь 1945 (78 яшь) |
Туу урыны: | Баймак районы, Ишбирде авылы |
Ватандашлык: | РСФСР→ ССРБ→ Русия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1984-хәзергәчә |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | роман, повесть, хикәя |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Сынау» (1984) |
Премияләр: | Р.Гарипов премиясе (2006) |
Мирас Иделбаев (Мирас Хәмзә улы Иделбаев, баш. Мирас Хәмзә улы Иҙелбаев) – язучы, галим. Филология фәннәре докторы (2001). БР атказанган мәгариф хезмәткәре (1995). Р.Гарипов премиясе лауреаты (2006). Профессор.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1945 елның 9 декабрендә БАССР Баймак районы Ишбирде авылында туган. Уфада дәүләт университетын (1970) тәмамлаган. 1970 елдан Сибайда: радиокомитетның Урал арты буенча үз хәбәрчесе, комсомолның Сибай шәһәр комитеты бүлек мөдире (1973). 1974 елдан Уфада: «Башҡортостан уҡытыусыһы» (Башкортстан укытучысы) журналында (1974-1977), тарих, тел һәм әдәбият институтында (1977-1983), БДУ да (1983 елдан) эшли. «Башкорт тел системасында авыз иҗаты» темасына филология фәннәре докторы (2001) диссертациясен яклый.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Сынау» (1984), «Юлдашлар» (1989) исемле китапларга кергән хикәяләрендә заманның әхлак мәсьәләләрен күтәрә. «Юлай улы Салават» (1994) повестенда С. Юлаев тормышы тасвирлана. «Кызыл карлар», «Декабрь йолдызлары» китаплары, Кобагыш-чәчәнгә багышланган «Идел-йорт» (2014) романы бар.[1][2]
Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
250 фәнни хезмәт авторы. Борынгы һәм урта гасырлар төрки әдәбиятлар тарихын, башкорт авыз иҗатын өйрәнә. Башкорт әдәбиятын укыту методикасын һәм теориясен үстерә. «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) автордашы.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хатыны — Гөлфия Юнысова, шагыйрә, «Башҡортостан ҡыҙы» журналы мөхәррире.
- Улы Урал; көйязар, улы Артур, «Башҡорт йәштәре иттифағы»н оештыручы[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рәми Гарипов премиясе (2006)
- БР атказанган мәгариф хезмәткәре (1995)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1987)
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ БР әдәби картасы
- ↑ Башинформ
- ↑ Башфорум, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-08-17
- 9 декабрь көнне туганнар
- 1945 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Баймак районында туганнар
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Журналистлар
- Тарихи романнар авторлары
- Филология фәннәре докторлары
- Вуз укытучылары
- БДУ укытучылары
- Профессорлар
- Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәрләре
- Рәми Гарипов премиясе лауреатлары