Эчтәлеккә күчү

Мәктәп (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәктәп (журнал) latin yazuında])
«Мәктәп»
Tөр

педагогик-методик басма


Нәшер итүче

«Сабах» ширкәте

Нигезләнде

1913

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1914

Төп офис

Казан

«Мәктәп» («Мәктәб») — 1913-1914 елларда Казанда татар телендә айга 2 тапкыр нәшер ителгән тәрбияви-педагогик һәм методик басма (журнал). Барлыгы 25 саны дөнья күрә. Мөхәррире — Шиһаб Әхмәров (1882-1966). 1914 елда башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы аркасында басма чыгудан туктап кала.

XX гасыр башында татар халкында тәрбияви-педагогик басмалар нәшер итү ихтыяҗы туа. 1907 елда «Тәрбияи-әтфаль» журналының 5 саны, 1908 елда «Тәрбия» журналының 4 саны дөнья күрә. 1909-1910 елларда Әстерханда мулла Габдрахман Галиев тарафыннан уку-укыту һәм дини әхлак басма буларак «Мәгариф» журналы нәшер ителә. Абунәчеләре аз булу сәбәпле чыгудан туктый[1]. 1913-1914 елларда Ырынбурда ике атнага бер «Мөгаллим» журналы нәшер ителә, барлыгы 9 саны чыга[2].

1913 елның 21 февралендә (6 мартта) Казанда Габделвәли Әхмәдуллинның «Көтепханәи Сабах» ширкәте каршындагы «Өмет» басмаханәсендә «Мәктәп» журналының беренче саны дөнья күрә. Ул Романовлар патша династиясенең 300 еллыгына багышлана. Беренче санда Габдулла Тукайның «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре» шигыре, Әхмәтзәки Вәлидинең «Рус дәүләте һәм Романовлар Йорты патшалык иткәндә мөселманнар», Г. Батталның «Юбилей һәм Троицк татарлары», Һади Атласиның «Безнең мәктәбләр» мәкаләсе һ.б. урнаштырылган.

Журналның мөхәррире — Шиһаб Шәрәфетдин улы Әхмәров (1882-1966). Журналны чыгаруда язучылар, педагоглар, журналистлар, мәдрәсә мөгаллимнәре, университет шәкертләре, зыялылар катнаша. Авторлар арасында Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Фәхрелислам Агиев, Фатих Сәйфи-Казанлы, Нәҗип Думави, Муса Бигиев, Әхмәтһади Максуди, Әхмәтзәки Вәлиди, Мәхмүтфуат Туктаров, Габделбари Баттал, Газиз Гобәйдуллин, Шакир Мөхәммәдъяров, Габдулла Гыйсмәти, Мөхетдин Корбангалиев, Фәхрелбанат Сөләймания һ.б. булган.

Журналның тематикасы киң диапазонлы була: аның битләрендә уку-укыту, белем-тәрбия турында хәбәрләр, фәнни, тарихи, икътисади мәкаләләр, мәктәп фәннәре һәм аларның программалары, мәктәп-мәдрәсәләр тарихы, хөкүмәтнең мөселманнарның мәгариф эшенә мөнәсәбәте, сәнәгать–һөнәр мәктәпләре, дини мәсьәләләр, хатын-кыз мәгарифе, чит илләрдәге (Европа илләре, Төркия, Америка) мәгариф һәм мәктәпләр, дәреслекләр - яңа китаплар, матбугат һәм әдәбият-сәнгать яңалыклары, тел белеме, тарих укыту мәсьәләләре күтәрелә. Танылган шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре, хезмәтләре бирелеп бара. Мәшһүр (җәдиди) мәдрәсәләр турында очерклар урнаштыра. Мөгаллимнәр өчен фикер алышу һәм хәбәрләшү урыны бурычын үти. Шулай ук басмада татарларның үзатамасы турында «Төркиләрме? Татарлармы?» дигән бәхәс тә алып барыла.

1914 елда башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы аркасында басма чыгудан туктап кала. 1914 елның 17 октябрендә соңгы саны чыгарыла.

1918 елның ноябрендә Казанда чыга башлаган «Мәгариф» журналы «Мәктәп» башлап җибәргән тематик юнәлешләрне уңышлы дәвам итә. Басма Ватандашлар сугышы чорында туктап торганнан соң, 1921 елда кабат чыга башлый.

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  1. В. Гарифуллин. «Мәктәп»тән башланган «Мәгариф». «Мәгариф», 2017 ел, № 10.