Мәстүрә Сакаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәстүрә Сакаева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәстүрә Сакаева
Мәстүрә Сакаева.jpg
Туган 15 гыйнвар 1916(1916-01-15)
Бүздәк, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 16 май 2007(2007-05-16) (91 яшь)
Уфа, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре уролог

Мәстүрә Сакаева (Мәстүрә Фәхретдин кызы Сакаева, 15 гыйнвар 1916(1916-01-15), Бүздәк, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе16 май 2007(2007-05-16) (91 яшь), Уфа, Башкортстан, Россия) — табибә, Sickle and Hammer.jpg Социалистик Хезмәт Каһарманы (1969)

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәстүрә Фәхретдин кызы Сакаева[1] 1916 елның 15 гыйнварында Башкортостан Республикасының Әҗдәк районы Табанлы Күл авылында туа. Милләте татар[2] . Әнисе Сакаева Хәдичә - Кудашевлар һәм Кудаяровлар нәселеннән. Әтисе Фәхретдин Сакаев та данлыклы гаиләдән.

Мәстүрә гаиләдә алты баланың иң кечкенәсе булган. Әтисе белән әнисе җәй көне игенчелек белән шөгыльләнә, ә кышын Уфага китә, анда икмәк пешерү йортына яллана. Ире вафат булгач, хатын-кызга гомеренең бөтен авырлыгын үз җилкәләренә төшерергә туры килә. Берүзе алты бала тәрбияләп үстергән, аякка бастырган.

Энесе Мәстүрәгә табиб булырга киңәш итә. Мәстүрә риза була һәм мединститутка укырга керә. Өченче курста булачак тормыш иптәше Мөбарәк Ильясов белән таныша. Гаилә тормышы кыска булып чыга. Мөбарәкне, хәрби табиб буларак, Саратов медицина академиясенә җибәрәләр. 1941 елның маенда кызлары Роза туа. Бөек Ватан сугышы башлану гаиләнең барлык планнарын өзгән. Ирен фронтка алалар. 1942 елда Мәстүрәгә ире хезмәт иткән госпиталь бомбардировка астына эләгүе һәм лейтенант Ильясов хәбәрсез югалуы турында хәбәр ителә. 1941 елда Башкорт медицина институтын тәмамлый.

1941 елда Өфенең 1741 санлы эвакуация госпиталендә табиб-ординатор булып эшли башлый. Өфенең эвакогоспиталендә башлык Беренче Мәскәү медицина институты профессоры И.М. Эпштейн була, ул Мәстүрәне үз белгечлеге белән мавыктыра. Урта Азиядән килгән профессор Леонид Крайзербурд җитәкчелегендә Мәстүрә операция ясарга өйрәнгән.

1947 елдан башлап Г. Г. Куватов исемендәге Башкорт республика клиник хастаханәсенең табиб-урологы, урология бүлеге мөдире, бөер үзәге мөдире булып эшли[3].

Мәстүрә Фәхретдин кызы урология һәм нефрология хезмәтен үстерүгә һәм Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә бөер үзәген булдыруга зур өлеш кертә. 1963 елның ноябрендә М.Ф. Сакаева «Ясалма бөер» бүлекчәсе оештыра. Урологик авырулар клиникасын өйрәнү, аларны диагностикалау һәм дәвалау методларын камилләштерү белән шөгыльләнә.

Совет халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендәге зур казанышлары һәм дәвалауның яңа ысулларын гамәлгә кертүе өчен СССР Югары Советы Президиумының 1969 елның 4 февралендәге карары белән М.Ф. Сакаевага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Лаеклы ялга киткәнче 1990 елда Г. Г. Куватов исемендәге хастаханәнең бөер үзәге табибы, консультанты булып эшли. Иҗтимагый эш белен шогыльленә: Уфа шәһәренең Киров районы сугыш һем хезмет ветераннары советы президиумы әгъзасы итеп сайлана, Башкорт республика хатын-кызлар оешмасында консультацияли. Мәскәүдә зур халыкара конференцияләр эшендә катнаша: Азия Һәм Африка халыклары бердәмлеге (1970), Азия Һәм Африка илләре хатын-кызларының теләктәшлеге (1976).

Башкорт АССРның атказанган табибы (1966).

Сакаева Мәстүрә Фәхретдин кызы 2007 елның 16 маенда Өфе шәһәрендә вафат була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Роза, оныгы Аида - шулай ук табиблар.

Фәнни эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәстүрә Фәхретдин кызы - 50дән артык фәнни хезмәт авторы. Аның укучылары булып Башкортостан республикасының табиб-урологлары, нефрологлары, хирурглары, галимнәре, дәвалау-профилактика учреждениеләре җитәкчеләре тора.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Ф. Сакаева истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең бөер үзәге бинасында мемориаль такта урнаштырылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои труда / сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа : Китап, 2011. — 432 с. : ил. -ISBN 978-5-295-05228-6.
  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 5. П-С. 2009. −576 с. ISBN 978-5-88185-072-2.; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]