Нәзнинә Сабитовская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәзнинә Сабитовская latin yazuında])
Нәзнинә Сабитовская
Туган телдә исем Нәзнинә Газиз кызы Сабитовская
Туган 1931(1931)
Татарстан, Казан
Милләт татар
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыкант, мөгаллим
Балалар улы Рөстәм Литвинов, оныгы Булат
Ата-ана
  • Газиз Шакир улы (1893-1972), хезмәткәр (әти)
  • Фатыйма Госман кызы (1907-1983) (әни)
Кардәшләр Резеда Сабитовская

Нәзнинә Сабитовская (Нәзнинә Газиз кызы Сабитовская) — музыкант, югары дәрәҗәле педагог. Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елда Казанда туган. Казан музыка укуханәсен (хәзер Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте) (1950), Казан дәүләт консерваториясен (1955) тәмамлаган.

Хезмәт баскычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Сабитовская китабы. 2012

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәзнинә Газиз кызы Сабитовскаяның язмышы Казан консерваториясе язмышы белән тыгыз бәйләнгән: 50 елдан артык иҗади һәм иҗтимагый тормышы, 30 елдан артык гомуми фортепиано кафедрасы мөдире, барлык Россия төбәкләре буенча таралган шәкертләре.

Хезмәт юлы солист, концертмейстер, педагог, җитәкче вазыйфаларын эченә ала. 1960-1970 елларда бигрәк тә тыгыз иҗат итә: ССРБ бик күп шәһәрләрендә гастрольләрдә, Мәскәүдә, Ленинградта һ.б. шәһәрләрдә узган татар музыкасы ункөнлекләрендә даими катнаша. Аның белән бергә Казан опера театрыннан һәм филармониядән җырчылар һәм башкаручылар Зариус Шихмурзаева, Зөләйха Хисмәтуллина, Георгий Хоҗаев, Венера Шәрипова, Эмиль Җәләлетдинов, Әлфия Заһидуллина, Идеал Ишбүләков, Азат Аббасов, Ренат Ибраһимов чыгыш ясый. Татарстанның күренекле шәхесләре Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Натан Рахлин, Алмаз Монасыйпов, Валентин Берлинский, Николай Якушенко, Марк Литвинов, Мөнирә Булатова, Яков Гиршман , Рафаэль Мостафин белән иҗади дуслык берләштерә.

Нәзнинә Газиз кызын Татарстан композиторлар берлеге корылтайлары һәм пленумнарында өр-яңа әсәрләрне башкару өчен даими чакыралар. Татарстан радиосында вокал, камера-уен коралы, балалар музыкасын яздыра. 1970 елларда Нәҗип Җиһанов тәкъдиме белән Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Филармониянең сәнгать шурасы (худсовет) җитәкчесе буларак, яңа концерт программаларын кабул иткәндә, таләпчәнлек белән беррәттән, башкаручыларга хәерхаклык та күрсәтә.

Н.Г. Сабитовская армый-талмый татар музыкасына хезмәт итә. Рөстәм Яхин һ.б. татар композиторларының фортепиано өчен әсәрләрен беренче башкаручы була. Татар авторларының һәм Идел буе композиторларының балалар өчен язган әсәрләре җыентыкларын төзи һәм мөхәррирли. Татар музыкасын ансамбль белән башкару өчен күчерүгә дә (переложение) зур хезмәт кертә: музыка мәктәпләре өчен махсус программа төзи.[1]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сабитовская Н. Г. Музыка воспоминаний. Казан: ООО «Рокета Союз», 2012.[2]
  2. Сабитовская Н.Г. Яшь пианист. Балалар өчен фортепиано пьесалары. Казан, 1975.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Маклыгин А. Пространство созидания. «Казань», 2004, № 6.
  • Кастрицкая Л.Ф. Полвека с консерваторией. Штрихи к портрету Н. Г. Сабитовской. китапта: Из педагогического опыта Казанской консерватории: Прошлое и настоящее: Казан, 2005.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]