Нәҗибә Сафина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗибә Сафина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина.jpg
Туган телдә исем Сафина Нәҗибә Әхмәтнур кызы
Туган 2 март 1949(1949-03-02) (70 яшь)
Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк Каен авылы
Яшәгән урын Социалистик урам[d], Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре шагыйрә, журналист

Нәҗибә Сафина — күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк Каен авылында туа. Әтисе Әхмәтнур — авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы була. Нәҗибә сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала. 1967 елда Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми: кияүгә чыгу сәбәпле, 1973 елның башында ук ул Чистай шәһәренә күченә. Үз белгечлеге буенча шәһәр мәктәпләрендә эш урыны булмаганлыктан, берникадәр вакыт мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда Чистай район газетасының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый.

Шәһәр уку йортларында татар теленең чикләнгәннән-чикләнә баруы, күңеле ашкынган әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү өчен матбугат мәйданының тарлыгы туган якларында тел-әдәбиятка булган хөр мөнәсәбәтне күреп үскән Нәҗибәне 1975 елда Башкортстанга әйдәп кайтара. Ләкин андагы мәктәпләрдә дә татар теленә мөнәсәбәт үзгәргән булып чыга. Нәҗибә Краснокама районы үзәгендә — Нифтикам шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә тәрҗемәче, Яңавыл районының Прогресс эшчеләр бистәсе мәктәбендә директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булып эшләп ала, хәтта, янә Татарстанга килеп, Чистай районының Дүртөйле авылы мәктәбендә бер ел үзенең яраткан фәне укыту бәхетенә дә ирешә.

19791983 елларда Нәҗибә Сафина Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәте дәверендә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) «Кама танңары» исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә, бу газета редакциясе каршында «Акчарлак дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплый, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика газета-журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шигырь бәйрәмнәре 1982 елда Өфәдә башкорт телендә чыккан «Йәш көстәр»(«Яшь көчләр») һәм 1984 елда Казанда чыккан «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.

Шулай да яшь каләмнең татар телен яклау һәм пропагандалау юнәлешендә алып барган гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеге кайбер даирәләрдә ризасызлык тудыра, нәтиҗәдә ул «Кама таңнары» газетасында эшләгән урыныннан ихтыярсыз рәвештә китәргә мәҗбүр була 1983—1990 еллар арасында ул Нифтикам шәһәренең автсамосваллар заводында өч елга якын слесарь-токарь, мастр, мөһәндис-конструктор, аннан «Башнефтепромстрой» җитештерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы вазифалары башкара, 1987 елдан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятенә җитәкчелек итә.

1990 елдан башлап Нәҗибә Сафина Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булып эшләде, аннары 1993—1996 елларда «Сөембикә» журналы редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкләде. 1997 елдан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Нәҗибә Сафинаның шигърияте — заманның көрәш ялкыны белән сугарылган миллирухлы, гамьле шигърият. Шагыйрәнең лирик, лирик-публицистик шигырьләре соңгы елларда басылып чыккан җыентгкларда («Таң кошы», 1997; «Әгәр дә уйлаганда...», 2002; «Без — шигырь, тормыш — проза», 2004) урын алды. Нәни укучылары арасында исә ул маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче сәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары белән мәгълүм.

Нәҗибә Сафина — 1997 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Нәҗибә Сафина темасы буенча бит бар

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

  1. Жители.инфо сайты