Олег Газманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Газманов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Олег Газманов

Олег Газманов. 2010 ел
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Олег Михайлович Газманов

Туу көне

22 июль 1951(1951-07-22) (68 яшь)

Туу урыны

Калиниград өлкәсе, Гусев шәһәре

Эшчәнлек еллары

Һөнәрләр

музыкант, композитор, продюсер

Моң

поп, поп-рок

Кораллар

гитара

Жанрлар

җыр, баллада

Коллективлар

«Эскадрон» ВИА

Лейбллар

Moon Records[d]

Бүләкләр
4 дәрәҗә Ватан алдында казанышлары өчен ордены
http://www.gazmanov.ru/
Милләт

татар-яһүд

IMDb

ID 0311119

Олег Газманов, Олег Михаил улы Газманов, рус. Газманов Олег Михайлович (22.07.1951) — совет һәм рус эстрада җырчысы, композитор, шагыйрь, продюсер, режиссер, РФ атказанган (1995) һәм халык (2002) артисты, техник фәннәр кандидаты, спорт гимнастикасы буенча спорт мастерлыгына кандидат.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елның 22 июлендә Калининград өлкәсе Гусев шәһәрендә туган. Әтисе — һөнәри хәрби, майор Михаил Семен улы Газманов, милләте — татар, әнисе — Зинаида Абрам кызы (1920-2006), хәрби госпиталь табиб-кардиологы, милләте — яһүд[1].
Калининград шәһәренең 8 нче санлы урта мәктәбен, «суыткыч һәм компрессор машиналар һәм җайланмалар» белгечлеге буенча Калиниград югары мөһәндис диңгез укуханәсен (рус. КВИМУ) (1973), «гитара» сыйныфы буенча Калининград музыка укуханәсен (1981) тәмамлаган.
КВИМУ тәмамлагач, әлеге уку йортында укыта, фән белән шөгыльләнә башлый.
Музыка укуханәсен тәмамлагач, «Калиниград» ресторанында, «Атлантик» һәм «Виза», соңрак «Синяя птица», «Галактика» ансамбльләрендә җырлый. 1998 елда үзенең «Эскадрон» ансамблен оештыра.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче башкарган җыры — «Ак кар» (Белый снег) (1969).
Олег Газмановка, композитор буларак, дан-шөһрәтне улы Родион башкаруындагы «Люси» җыры (1988) китерә. Әлеге җыр ССРБ, соңыннан РФ эстрадасында заманча балалар популяр музыкасы юнәлеше башлануга юл ача. Олег Газманов язган җырларны Валерий Леонтьев, Маша Распутина, кече Владимир Пресняков һ.б. үз репертуарына ала.
Ялгыз җырчы буларак, карьерасы 1989 елда «Эскадрон» җыры белән башлана. Әлеге җыр һәм аннан соң язган биш җыры белән хит-парадларның беренче өчлегенә керә.
1992 елда Монте-Карлога The World Music Awards еллык тантанасына Best selling russian artist of the year (Елның иң яхшы сатылучы россияле иҗатчысы) буларак чакырыла. «Эскадрон» альбомы Аурупа илләрендә һәм Канадада уңышлы сатыла.
1989 елдан башлап, «Ел җыры» (Песня года) телефестивалендә катнашып килә һәм лауреат исеме ала.

Олег Газмановның башкару стиле үзенчәлеге — халык фольклоры традицияләрен заманча поп- һәм рок-музыка белән бәйли белүдә [2].

7 мәртәбә «Овация» милли премиясе лауреаты була:

  • 1992 «Ел шлягеры» («Морячка» җыры белән), «Поп музыка солисты» номинацияләрендә.
  • 1993-1994 «Иң яхшы җыр язучы шагыйрь» номинациясендә.
  • 1996-1997 «популяр музыкада ватандарлык юнәлешен үстергән өчен».

4 мәртәбә «Алтын граммофон» премиясенә лаек була (1996, 1999, 2003, 2010).

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1991 — «Эскадрон» Jeff -Records
  • 1993 — «Морячка» SNC-Records
  • 1994 — «Загулял» RDM
  • 1996 — «Бродяга» RDM
  • 1996 — «Москва. Лучшие песни» (җыентык) Эскадрон Records
  • 1997 — «Эскадрон моих песен шальных…»
  • 1998 — «Красная книга Олега Газманова» Эскадрон Records
  • 2000 — «Из века в век. Избранное» (җыентык)
  • 2002 — «Первый раунд — 50!»
  • 2003 — «Мои ясные дни»
  • 2004 — «Господа офицеры — 10 лет» (җыентык)
  • 2005 — «Сделан в СССР»
  • 2008 — «Семь футов под килем»
  • 2011 — «Upgrade» (җыентык)
  • 2012 — «Измерение жизни»
  • 2013 — «Антология» (коллекция басмасы)
  • 2014 — «Перезагрузка» (альбом)
  • 2015 — «Вперёд, Россия!» (альбом)


Видеоклиплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Эскадрон» (1989, реж. О. Газманов)
  • «Морячка» (1991, реж. М. Хлебородов)
  • «Люси» (1988, реж. В. Коротков)
  • «Танцуй пока молодой» (1992, реж. М. Макаренков)
  • «Моя любовь» (1993, реж. А. Разенков)
  • «Аэрофлот» (1993, реж. Г. Илугдин)
  • «Загулял» (1993 , реж. М. Хлебородов)
  • «Закрой мои глаза» (1993, реж. И. Песоцкий)
  • «А я девушек люблю» (1994, реж. И. Песоцкий)
  • «Футбол» (1994, реж. Ю. Фишман)
  • «Балтийский берег» (1995, реж. Ю. Фишман)
  • «Бродяга» (1996, реж. Т. Баркалая)
  • «Москва» (1996, реж. Н. Михалков)
  • «Надежда умирает последней» (1996, реж. Г. Гаврилов)
  • «Мотылек» (1998, реж. А. Петросян)
  • «Мне не нравится дождь» (1998, реж. В. Разгулин)
  • «Этот день» (1998, реж. В. Разгулин)
  • «Мой храм» (1997, реж.С. Дебижев)
  • «Москва» (1997, реж. С.Дебижев)


Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Мин, гомумән, аның кремль-паркет иҗатын яратмыйм. Беркайчан да сәнгатьтә официант булып йөргәннәрне хөрмәт итмәдем[3]
»

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I хатыны — Ирина (1951), улы Родион (1981), җырчы
  • II хатыны — Мария Мавроди (1969), кызы Марианна (2003)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1995 РФ атказанган артисты
  • 2001 РФ халык артисты
  • 2006 Хөрмәт ордены (РФ)
  • 2012 IV дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены
  • 2013 Калининград шәһәренең шәрәфле ватандашы
  • 2013 Сарытау шәһәренең шәрәфле ватандашы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]