Портал:Әдәбият/Шәп мәкалә/Архив
21.4.2011-17.12.2011
[вики-текстны үзгәртү]Хуҗа Насретдин — мөселман Көнчыгышының күренекле фольклор каһарманы, кыска юмористик әкиятләр персонажы. Еш кына аның чынбарлыкта яшәгәне әйтелсә дә, моңа җитди дәлилләр юк.
Хуҗа Насретдин әкиятләре төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәтта кытай әдәбиятларында киң таралган. Кавказ арты һәм Балкан халыклары фольклорларында да аның турында кыйссалар бар.
09.04.2011 — 20.04.2011
[вики-текстны үзгәртү]«Җырлар дәфтәре» - Габдулла Тукайның Җаекта яшәгән чагында үз кулы белән төзелгән татар халык җырлары җыентыгы.
Тукай 1896 елдан Җаекта урыс классына урысча өйрәнергә йөри башлый һәм, замандашлары истәлекләренә караганда, шул чаклардан ул халык җырларын дәфтәрләренә терки бара. 1946 елда бер дәфтәр табыла, ул зәңгәр тышлы гади мәктәп дәфтәре була, ә тышлыгына Тукай үзе «Тетрадь для списывания ученика 1-го класса А.М.Тукаева» дип язып куйган була. Җыентык 27 җыр текстыннан торган. Тукай бу җыентыкны аерым китап итеп чыгарырга да теләгән. Ул кулъязманы Бертуган Шәрәфләр нәшриятына тапшырган да була, ләкин соңыннан бу уеннан баш тарта.
Җыентык беренче тапкыр «Г.Тукай. Халык әдәбияты» дип исемләнгән китап составында басылган, аннары 1955 елда Габдулла Тукай әсәрләренең беренче дүрт томлыгының 2 томына, шулай ук 1985 елда икенче биштомлыкның 2 томына кертелә.
30.03.2011-09.04.2011
[вики-текстны үзгәртү]«Аң» журналы — 1912 елның 15 декабреннән Казанда ике атнага бер тапкыр чыга башлаган матур әдәбият, нәфис сәнгать һәм әдәби тәнкыйть журналы. Баш мөхәрир булып Әхмәтгәрәй Хәсәни исәпләнгән.
Журнал бер төркем татар прогрессив яшьләре тәкъдиме буенча 1912 ел ахырында оештырыла. Габдулла Тукай һәм аның дусты Фатих Әмирхан «Гасыр» китап нәшриятенең бер оештыручысы, мөхәрире Әхмәтгәрәй Хәсәнине журналның мөхәрире булырга күндерәләр. Журналның беренче санында, иң беренче биттә Тукайның бер шигыре басыла:
Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән, Эшкә дәгъват итте безне кемдер изге нам белән |
Журнал эшендә Тукай, Ф.Әмирхан һәм Г.Ибраһимов бик актив катнашканнар. Бу «өчлектән» башка, Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Солтан Рахманкулов, Нәҗип Хәлфин, Г.Кәрәм, Кәрим Тинчурин, Сәгыйть Сүнчәләй, Садри Җәлал һәм башка бик күп әдипләр дә әсәрләрен бу басмага җибәргәннәр.
1918 елның мартында журнал чыгудан туктый.
Эчтәлеге, рәсемнәре, техникасы ягыннан замандаш журналлары арасында алдынгысы булып исәпләнгән. Ул әдәбият, сәнгать, әдәби тәнкыйть мәсьәләләре буенча, алда торган бурычлар турында тирән бәхәсләр ачып, мәдәният, театр-сәхнә казанышларын яктыртуга киң урын бирә. Монда татарлар арасында беренче булып, укучыларны классик рәссамнарның репродукцияләре белән таныштыра башлый. Ә 1915 елда «Альбом (сәнәгы нәфисә мәҗмугасы)» исемле журнал кушымтасы бастырып чыгара.
20.03.2011-30.03.2011
[вики-текстны үзгәртү]Мольер яки де Мольер әфәнденең тормышы — Михаил Булгаковның романы.
"Де Мольер әфәнденең тормышы" дигән исем 1956 елда авторның хатыны тарафыннан бирелә. Ә чынлыкта, Булгаковның бөтен архив документларында, авторның машин-язмасында Мольер исеме кулланылган.
Әсәр Мольер турында. Аны биографик әсәр дияргә мөмкин,шулай ук монда башка элементлар да бар. Гомумән, әсәр Булгаковның ирекле теле белән язылган.
Булгаковның тормышы вакытында роман нәшер ителмәгән. Беренче тапкыр 1962 елда "Яшь гвардия нәшриятында, Бөек кешеләрнең тормышы сериясендә нәшер ителә.
1932 елның июлендә Булгаков Газета-журналлар нәшрияты белән Бөек кешеләр тормышы сериясеннән Мольер турында китап язуга килешү төзи. Әсәрнең беренче исеме "Җайдак де Мольер. Жан Батист Поклэн де Мольерның авторның драматургия турында кайбер уйланулары катыш тулы тормыш тасвирламасы . " була.
Эш 1933 елның 5 мартында тәмамлана. 8 мартта Булгаков кулъязманы редакциягә тапшыра. 1933 елның апрелендә сериянең редакторы Александр Тихонов киңәйтелгән рецензия язып җибәрә. Ул Булгаков талантын таныса да, әсәрне кабул итми.
10.03.2011-20.03.2011
[вики-текстны үзгәртү]Мастер һәм Маргарита — Михаил Булгаковның романы. Романның жанрын ачыклау кыен, чөнки әсәр күп катламлы һәм үз эченә сатира, фарс, фантастика, мистика, мелодрама кебек жанрларны һәм жанр элементларын ала. Роман cюжеты буенча бик күп театр куелышлары һәм нәфис фильмнар эшләнгән.
Роман авторның үз гомере вакытында нәшер ителми. М. Булгаков үзе аның совет власте чорында басылачагына ышанмаган. Ләкин авторның үлеменнән 26 ел үткәч, әсәр ССРБда, кыскартылган вариантта нәшер ителә һәм совет интеллигенциясе арасында популярлыкка ирешә.
01.03.2011-10.03.2011
[вики-текстны үзгәртү]Китапханә — басма һәм язма истәлекләрне саклаган, аларны ачык куллану мөмкинлеге булган махсус бина. Хәзерге вакытта китапханәләрдә шулай ук электрон язмалар сакланырга мөмкин.
Милли китапханәнең максаты булып шушы дәүләттә чыгарылган, аңа берәр бәйләнеше яки укучыларның ихтыяҗы булган барлык әдәбиятның саклануын һәм укучыларга аларны уку өчен уңай шартларны тәэмин итү тора. Милли китапханәләрдә мөһим булган басмаларның иң кимендә бер данәсен булдыру өчен нәшер итүчеләргә басманың бер данәсен бу китапханәләргә җибәрү шарт буларак куела. Русиядә ике милли китапханә бар — берсе Мәскәүдә (Русия дәүләт китапханәсе), икенчесе Петербургта (Русия милли китапханәсе).
Өлкә китапханәләре милли китапханәләрнең филиаллары ролен уйныйлар. Мондый китапханәләрнең булуы үзәктән еракта урнашкан регионнар өчен аеруча әһәмиятле. Урал һәм Себер өлкә китапханәләренә шулай ук басмаларның бер данәсе зарури рәвештә җибәрелергә тиеш.
Шулай ук киң кулланылышта булган әдәбият белән тәэмин итүче китапханәләр, уку йортлары китапханәләре, сукырлар өчен һәм махсус әдәбият (ноталар, дәүләт стандартлары, рәсми документлар һ.б.) саклаучы китапханәләр һ.б. була.
21.02.2011-01.03.2011
[вики-текстны үзгәртү]«Гарри Поттер» (ингл. «Harry Potter») — популяр инглиз язучысы Джоан Роулингның дөньякүләм мәшһүр булган романнар сериясе. Серия җиде китаптан тора, һәм китап Гарри Поттер исемле тылсымчы егет тормышын сурәтли. Бөтен җиде китап бестселлер булып санала һәм күп телләргә тәрҗемә ителгән, ләкин роман татар теленә тәрҗемә ителмәде. Беренче китап 1997 елның 26 июнендә чыкты, соңгысы исә 64 телдә 325 миллион тираж белән чыкты (инглиз телендә 2007 елның 21 июлендә).