Роман Бучацкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роман Бучацкий latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 26 март 1896(1896-03-26)
Туу урыны Новая Прага[d], Александрия өязе[d], Херсон губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 25 декабрь 1937(1937-12-25) (41 яшь)
Үлем урыны Уфа, РСФСР, СССР

Бучацкий Роман Зиновьевич (26 март 1896 ел, Херсон губернасы Яңа Прага авылы — 25 декабрь 1937 ел, Уфа) — «Уралнефть» трестының беренче җитәкчесе, Башкорт АССР ы Ишембай шәһәре һәм Ишембай районында нефть табуның беренче оештыручысы.

Роман Зиновьевич Бучацкий Башкортстан гына түгел, шулай ук ССРБ-ның бөтен көнчыгышында нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертә. «Востокнефть» трестында эшләгән чорында ул туп-тура Башкорт АССР-ының Ишембай шәһәрендә һәм Ишембай районында эзләнү-күзәтчелек эшләрен һәм нефть чыгаруны оештыру эшләре белән җитәкчелек итә. 1929 елның 27 октябреннән «Уралнефть» тресты белән җитәкчелек итә[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роман Зиновьевич Бучацкий 1896 елның 26 мартында Херсон губернасының Александрийский районы Яңа Прага авылында мал сәнәгатьчесе приказчигы гаиләсендә туган.

1903 елда малай гаиләсе белән Екатеринослав шәһәренә күченә. Сигез яшеннән Роман Гоголь исемендәге башлангыч шәһәр училищесында укый. Мәктәпне тәмамлагач, 13 яшеннән әзер күлмәкләр кибетендә эшли. Берничә айдан соң теш техник остаханәсенә укырга керә. 1910 елдан Екатеринослав шәһәрендә Брянск заводының күпер цехында һәм механика цехында токарь ярдәмчесе булып эшли.

1916 елда Волынь җәяүле полкына хәрби хезмәткә чакырыла, 3 айдан — 7нче Лубянск гусар полкында хезмәт итә. Шул ук елда Австрия фронтында яралана. Таганрог шәһәрендә дәвалана. Бу шәһәрдә Таганрог гарнизон комиссиясе депутаты итеп сайлана. 1917 елның апрелендә ары дәвалану өчен Екатеринослав губернасының Верхне-Днепровск шәһәренә күчерелә.

1917 елда Р. З. Бучацкий социал-демократлар (большевиклар) партиясенә керә.

1917 елда аны Екатеринослав шәһәренә Эшче һәм сугышчы депутатлары советы каршындагы хәрби секциягә күчерәләр. 1918 елда Украинаның немец оккупациясе вакытында Р.З. Бучацкий Бердянск комитетына күчерелә һәм аннан Махноның партизан отрядына җибәрелә. Бу отрядта ул 1919 елның мартына кадәр була. Махно Совет власына хыянәт иткәннән соң ул чакыртып алына һәм Донбасс эшчеләре продотрядына сугышчы итеп җибәрелә, Деникин гаскәрләре килгәнгә кадәр Таврия губернасында эшли. 1919 елның июнендә Совет власы органнары Таврия губернасыннан Херсон губернасына эвакуацияләнә, анда Бучацкий Ананьев өязенең совет органнарында эшли. Август «кулаклар» күтәрелеше вакытында атырга хөкем ителә, әммә төнлә кача. 1919 елның сентябрендә аны Донбасс эшчеләре төркеме белән Балта шәһәренә эвакуацияләделәр, анда ул 397 нче совет укчылар полкына кызылармеец булып керә, соңыннан хуҗалык бүлеге начальнигы урынбасары һәм политработник була.

1920 елда Роман Зиновьевич Алтын улусы крестьяны кызы Екатерина Дмитриевна Сартаковага өйләнә, бер елдан соң уллары туа.

Бучацкий Р. З. продагент, Продкомиссар, Губпродком коллегиясе әгъзасы, округ башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1922 елда Роман Зиновьевичның әтисе вафат була. 1905 елга кадәр социаль-демократлар («меньшевик») әгъзасы апасы Татьяна Зиновьевна Нарым краенда сөргендә булганлыктан, Р.З. Бучацкий гаиләсе белән Уралга күчәргә мәҗбүр була. Аннан соң өч энесе Давид, Моисей һәм Матвей аның белән бергә Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә эшли.

1923 елда Роман Зиновьевич Чиләбе округы башкарма комитетында әгъза һәм Округ башкарма комитеты әгъзасы була. 1924 елның апрелендә Чиләбе шәһәреннән Эрбет шәһәренә гомуми бүлек мөдире сыйфатында, соңрак - Округ башкарма комитеты рәисе урынбасары сыйфатында була, һәм исәп комиссиясе рәисе һәм вакытлыча Эчке саудәнең округ бүлеге мөдире булып эшли. 1926 елда Пермь округ финанс бүлеге мөдире вазифасына тәгаенләнә, биредә 1928 елның башына кадәр эшли, аннары Пермь округ район башкарма комитетының рәисе урынбасары итеп сайлана. Җаек советларының ике чакырылыш өлкә башкарма комитеты әгъзасы булып тора.

1929 елда Р.З. Бучацкий «Уралнефть» тресты идарачысы итеп тәгаенләнә, 1931 елда ул «Востокнефть» тресты җитәкчесе. Бөтен вакытын күбрәк Бучацкий Стәрлетамак (Ишембай) нефть разведкасына бирә. Бу чорда иң мөһиме-планлаштыручы органнарны яңа бораулауларга нигез салу зарурлыгына инандыру иде. Бәхеткә күрә, инандыру И. М. Губкин, А А. Блохин ярдәмендә катлаулы булмый.

1930 елның мартында «Уралнефть» тресты җитәкчеләре К. А. Румянцев[2] һәм Р. З. Бучацкий нефть сәнәгатенең эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм корамаллар алу өчен Алманиягә һәм АКШ-ка командировкага җибәрелә[3].

30 нчы елларда «Уралнефть» тресты ССРБ өчен мөһим булган чит ил белән эшләүгә преференция ала. Бораулау комплектациясе өчен АКШ-тан «Микән-Мур» фирмасының тимер вышкалар, «Юза», «Рида» һәм «Симплекс» тибындагы шарошкалы бораулар китерү оештырыла. 1930 елда яңа техниканы үзләштерү өчен «Уралнефть» трестыннан АКШ-ка ун эшче һәм белгеч җибәрелә.

«Востокнефть» тресты идарачысы Р.З. Бучацкий 1932 елда болай дип билгели: «Ары бораулауның уңай нәтиҗәләре булган очракта нефть кудыручы завод, Стәрлетамак нефть үткәргече нефть ташыган урынга кадәр кирәкле энергетик база проектлаштырылырга тиеш» ("Башкортстан вышкасы" гәзите. – 1932. – 8 июль)[4].

1934 елда Бучацкий Ишембай авылында нефть промысласы директоры итеп тәгаенләнә. Аның махсус белеме булмаса да, ул күп укый, Бакыла нефть эшен өйрәнә, Алманиядә һәм АКШ-та промыселларда була. Болар бөтенесе дә Ишембай шәһәрендә аның турыдан җитәкчелеге астында эшләнә.

Хатыны аның белән аерылыша һәм Свердловск шәһәрендә кала, Уфа фатирында аның әнисе белән ун бишьеллык улы Владимир яши.

Бучацкий— Ишембай нефть промысласы проекты авторы. Ул булачак Ишембай касабасы өчен урын күрсәтә. Сайлаулы урында бараклар төзелә башлый. Бучацкий беренче нефтне сату һәм саклау буенча күп көч сала.

1937 елның язында «Главнефть» оешмасын - ССРБ авыр сәнәгать Халык Комиссариатының нефть сәнәгате Баш идарәсен тикшерү башлана.

1936-1938 елларда нефть сәнәгатендә җитәкче инженер-техник хезмәткәрләрнең бер өлеше репрессияләнә. Репрессияләр шулай ук «Башнефть» тресты хезмәткәрләренә дә кагыла. Ишембай нефть промысласында Роман Зиновьевич Бучацкий директорлыгы сыйфатында түбәнәйтелә, чөнки ул «Востокнефть» тресты белән җитәкчелек итә, һәм аның кул астында Уралдан алып Сахалинга кадәр нефть сәнәгате була.

1937 елның апрелендә Бучацкий контрреволюцион оешмалар катнашучысы кебек кулга алына. Роман Зиновьевичны промысел фатирында кулга алалар, Аны контрреволюцион эшмәкәрлектә гаеплиләр.

Бучацкийэше белән шөгелләнүче туган якны өйрәнүче Владимир Леонтьевич Игнатьевич профкомы рәисе Сәрвәй Бикбовның язмаларын таба. Аңа Бучацкийның җитәкчелек итү алымнары ошамый. 1935 елның июнендә бу эш ВКП(б) өлкә комитеты бюросында тикшерелә. Карар ителә - Бикбовның сигналлары вакытлы, ләкин промысла нәтиҗәле эшкә яхшы кәеф, хезмәткәрләрнең югары яваплылыгын һәм яхшы хезмәт дисциплинасы сизелә, әммә чит элементларга каршы көрәш җитәрлек кимәлдә алып барылмый.

1936 елның авгусында Бучацкийга аның 1923 елда троцкистларга кушылып китүен искәртәләр. Промыслада өч көн үткән фирка җыелышында, Зиновьевич аклана: «Мин 7 өлкә кергән трест белән җитәкчелек иттем, һәм, әлбәттә, пычрак эш кылган кешеләр дә килгәндер".

Бучацкий эшләвен дәвам итә, әммә җыелышның яңа дәгүәләр барлыкка килә. Берничә көн дәвам иткән нефть промыселларының гомуми фирка җыелышы карар чыгара, анда болай диелә: «Захаров, Борзенко һәм Самострел ышыгы астында Бучацкий һәм Жоров җитәкчелегендәге шымчылык һәм корткычлык «Башнефть» трестының бөтен мөһим участкаларын ялмап алды».

Җыен Бучацкийны ВКП(б) сафыннан чыгара, әммә бу вакытта ул Уфа төрмәсендә була. 113 көннән соң, Бучацкий үз өстенә күп нәмәләрне ала - имеш троцкистлар оешмасында катнаша (аның 14 катнашучысының исемен әйтә), берничә ел партиягә һәм Совет власына каршы контрреволюция көрәше алып бара, төзелеш срокларын суза һәм акчаны күп объектларга тиешсез тотына, «эшчеләрнең саулыгына зарар итсен өчен» шәһәрне җайсыз урында төзи, йортларны җимерерлек итеп төзи...». 1937 елның 4 апрелендә Бучацкийны кулга алалар.

Ябык хөкем 1937 елның 25 декабрендә Уфада үтә. Р. З. Бучацкий РСФСР ҖК 58 статьясының өч пункты буенча хөкем ителә һәм шул ук көнне Уфа төрмәсе ихатасында атып үтерелә. 1957 елның сентябрендә аклана.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишембай шәһәре урамнарының берсе Роман Бучацкий исемен йөртә.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветераны: из истории развития нефтяной и газовой промышленности. Вып. 23. – М.: ЗАО «Издательство «Нефтяное хозяйство», 2010. –256 с.
  • Игнатьев В. Л. Первый из первых / В. Игнатьев // Восход.-2008.-10 января.-С.3.
  • Игнатьев В. Л. Ишимбай: век XX.-Уфа: Информреклама, 2005.-528с.
  • Игнатьев В. Л. "Бучацкий: человек и легенда "/ В. Игнатьев //Восход.-2000.-27 июля.-С.2
  • Морозова, Т Стерлитамакский рабочий.-2010.-12 января. Родился 04.1896г. - Одесская губерния. Р.З. Бучацкий был первым руководителем треста
  • Ишбулатов Р. Ф. Исторические аспекты создания нефтяной индустрии в Урало-Поволжье в 1917-1945 гг. : диссертация кандидата технических наук : 07.00.10.- Уфа, 2007.
  • Шарафутдинов, О.Б. Уткин, Ю.В. Линия судьбы / О.Б. Шарафутдинов, Ю.В. Уткин .-М.: Гелиос, 2002.-192с.
  • Газета "Стерлитамакский рабочий" от 12 января 2010г. Статья Татьяны Морозовой.
  • Рахманкулов Д. Л., Ишбулатов Р. Ф., Аглиуллин А. X., Вильданов Ф. Ш. Роман Зиновьевич Бучацкий - выдающиеся организатор нефтяных предприятий Урало-Поволжья в годы выполнения первых пятилетних планов развития народного хозяйства (1929-1937 гг.). // История науки и техники-2006-№5-С. 151-164.
  • Курятников, Владимир Николаевич. О геополитических аспектах создания новой нефтяной базы на востоке СССР в 30-е - 50-е гг. XX столетия. Часть II // Вестник СамГУ. 2006. (дата обращения: 06.12.2015). (неопр.).

Научная библиотека Киберника: cyberleninka.ru/article/n/o-geopoliticheskih-aspektah-sozdaniya-novoy-neftyanoy-bazy-na-vostoke-sssr-v-30-e-50-e-gg-hh-stoletiya-chast-ii#ixzz3tWfCJa64

https://web.archive.org/web/20151208173409/http://www.vestnik-samgu.samsu.ru/gum/2006web10-1/hist/3-6.pdf

Бучацкийның шәхси эшләре Ишембай тарих-крайны өйрәнү музее архивында саклана

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]